Шәһри Казан

Татар сәнгатен җиһанга танытучы (Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә кандидатлар)

Мин һәр иртәдә шәмаилләр астында уяндым, беренче адымнарымны да шушы шәмаилле өйдә атладым. Шул пыяладагы бизәккә гашыйк идем. Аннан әтиемнең җиң сызганып, яратып, Репинны, Левитан эшләрен күчереп ясап утырганы бүгенгедәй хәтердә. Яныннан китмичә, ул ясаган рәсемнәрне ниндидер бер могҗиза караган кебек күзәтә идек... - дип искә ала Розалина Шаһиева үзенең...

Реклама

Күрәсең, бәрәкәтле орлыклар күңел төпкеленә шул чагында ук салынып, үз сәгатен көткәндер. Чөнки, шагыйрь булам, дип, университетка кергән кызның әле шактый гына дәртләнеп фарсы телен өйрәнәсе, «XIX гасырның икенче яртысындагы рус шигъриятендә фарсы чалымнары» дигән темага диплом эше язып, факультет тарихында моңа кадәр күрелмәгән уңыш белән аны яклыйсы, шигърият дип янып-көясе, пединститутта бер ел ассистент булып эшләп аласы бар.
Идел буе төбәгендә күрелмәгән резонанс тудырып, тәүге тапкыр «Зур Идел» күргәзмәсе ачылу, халыкның сынлы сәнгатьне дәррәү килеп рухланып кабул итүе, шул җирлектә Харис Якупов, Лотфулла Фәттаховларның исемнәренең зур яңгыраш алуы үзенекен итми калмый. Р.Шаһиеваны сынлы сәнгать музеена шушы дулкын алып килә. 1958 елда гына оешкан Сынлы сәнгать музееның хәзерге бинага күчкән генә мәле була ул. Күп тә үтми, икенче катта 7 залны тутырып, Болгар чорыннан алып бүгенге көнгә кадәрге татар сынлы сәнгате экспозициясен булдыру бәхетенә ирешәләр. Әлеге беренче стационар фәнниэкспозиция эзсез калмый. Г.Ф.Сөләйманова белән берлектә, «Декоративное-прикладное искусство казанских татар» дип аталган бүгенге көндә дә кулдан төшми торган гаҗәеп монографик альбом басылып чыга. Алай гына да түгел, бу эш Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә.
Озак та үтми, кече фәнни хезмәткәр вазифасын өлкән фәнни хезмәткәргә, аннан Татарстан сәнгате бүлеге мөдире вазифаларына алыштыра ул. Сынлы сәнгать музеенда эшләү белән беррәттән
(1968-1991еллар), 1974-1981 елларда ТР Фәннәр академиясендә аспирантурада уку, педагогия институтында, КДУда культурология буенча дәресләр бирү аны янә бу өлкәдә яңа үрләргә күтәрә. Газета-журналларда язмалары күренгән Розалина Шаһиевага рәссамнар юкка гына тартылмый. Һәркемнең үз иҗатын халыкка җиткерәсе килүе табигый хәл. Матур яза, ләкин бу әле сәнгатьне белү түгел кебегрәк сүзләр дә килеп ирешә. Әмма күп тә үтмәс, сүз җиткерүчеләр үзләре үк, әлеге мәсьәләнең аналитик ягына да кереп китеп, сәнгать әсәренең нәрсәдән торуын, нинди буяулар-төсләр белән бирелүен кеше күңеленә үтеп керерлек итеп, образлар аша шәрехләвен күреп-танып, Шаһиеваны: «Сәнгать белеме акуласы», - диячәкләр әле. Шулай булмый ни, университетта укыганда ук студентларның фәнни җәмгыяте рәисе булып юкка гына тормады ләбаса ул! Тора-бара нинди генә каталоглар чыгармый да нинди генә түрәләр исеменнән мәкаләләр әзерләми Розалина Гомәр кызы. Аның рәссамнар, сынчылар иҗатының асылына төшеп, төсләргә манып язылган саллы мәкаләләрен (ә аларның саны инде 300дән арткан), чыгарган саллы-саллы альбомнарын, мөкаддимәләрен укыйсың да, йа Хода, бирсәң бирәсең бит адәм баласына шуның кадәр акыл-зиһен, сурәтнең үзен күрмичә дә, аны тоярлык итеп, җелегенә төшеп тасвирлардай аһәңле сүз куәсе, фикер сөреше, дисең. Ике-өч телдә эш иткәндә дә шул камиллекне, мәгънә тирәнлеген саклавын гына күр! Саный китсәң, шактый булыр иде. Татар сынлы сәнгате классигы Лотфулла Фәттахов, рәссам һәм сынчы Әхсән Фәтхетдинов турында монография, рәссамнар Фиринат Халиков һәм Абрек Абзгильдин турында альбомнар, «Борынгы Казан», «Бакый Урманче» күргәзмәләренең каталоглары һ.б. Әле бит аның безнең күзгә-башка күренмичә, чит ил басмаларында чыкканнары да бихисап. Һәр эш үзенчә якын, әлбәттә, шулай да, нинди хезмәтне аерып күрсәтер идегез, дим әңгәмәдәшемә.
- Беренче чиратта, мөгаен, сынчылар Нигъмәтуллиналар-Рогожиналар династиясе иҗат иткән эшләр тупланган «Тукайга мәхәббәт иле» альбом-мәҗмугасын әйтер идем. Тукайның балачагына багышланган эшләрдә шундагы егәрне, күтәренкелекне тоясың. Дөрес, сынны әвәләгән чималлары бик нәзберек, алар аны үзләре уйлап чыгарганнар. Әмма бу да алар файдасына. Ул гипс кына, йә булмаса бетон яки бронза булса, бәлкем, ул болай булмас та иде. Буыннардан-буыннарга күчәсе искиткеч милли эшләр алар, - ди Розалина ханым, кыскача гына тукталып.
Күп еллар дәвамында күптөрле мәдәни комиссияләрдә жюри әгъзасы буларак та Р.Шаһиеваның саллы, төпле фикерләренә колак сала киләләр. «Казан» милли мәдәният үзәге каршындагы «Хөррият» һәйкәлен торгызу идеясен дә ул күтәреп чыга бит заманында.
Вакыт чылбыры һәм егәр
1991 елдан бүгенгә кадәр Казан милли мәдәният үзәгендә фән һәм милли мәдәният музее буенча директор урынбасары вазифасын башкаручы (1991 елдан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Рәссамнар берлегенең идарә әгъзасы, сәнгать белеме секциясе рәисе) Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Р.Шаһиева - Казан милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеена нигез салучыларың берсе. Аны юктан бар иткән, экспонатларын берәмтекләп үз аягы белән эзләп тапкан кеше буларак та горурлана ала ул. Бүген әлеге музей фондларында 50 мең берәмлек экспонат саклана. Бу - чын милли хәзинә. Юкка гына ЮНЕСКОның музейлар комитеты әгъзасы бөекбританияле Ив Джонс аны Көнчыгыш Европаның иң яхшы музейларының берсе дип белдерми инде. Әлбәттә, экспонатлар үзеннән-үзе генә кулга килеп кермәгән, ә коллекционерлар, рәссамнар, сынчылар, галимнәр белән даими, эзлекле эш нәтиҗәсе. Монда аның музейчы, сәнгать белгече буларак кына түгел, ә сәясәтчеләргә хас алдан күрүчәнлек белән, кыйммәтле сәнгать әсәрләрен янәдән Татарстанга кайтартуын, кулга төшерү максатларында дипломатларча эш йөртә белүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Юкса «Казан таҗы», «Казан тәхете» кебек эшләрнең күчерелмәләрен эшләтү мөмкин булыр идеме икән?! Гомергә ачылмаган йозаклар ачыла бит!
- Казан тәхете турында бөтен галимнәр сөйли, ә нинди икәнен белмиләр иде. Мәскәүнең «Корал Палатасы»нда «Казан таҗы» артыннан йөргәндә, музейның директор урынбасары: «Менә бу тәхетне атаклы тәнкыйтьче Стасов, татарларныкы, дигән», - ди. Карыйбыз - анда тәхетләр шактый. Равил Фәхретдинов исә: «Менә бу тәхет - безнеке», - диде. Икенче галимебез өченче тәхетне күрсәтә. Мин исә Стасов әйткәненә күз салдым, чөнки бу чын-чынлап татар сандыгына охшаган. Бизәге дә композиция ягыннан безнеңчә төзелгән. Төрки халыкларның тәхете биек булмый. Алар аны ишләгәннәр, өстәгәннәр - бу күренеп тора. Безгә үз вакытында, күчерелмә-реконструкция музее, дип, тел-теш тидерергә маташучылар да булды. Әмма мондый зур музейга 18 реконструкция ул күп түгел. Әле менә сөенечле хәл: кайчандыр көмештән XII караган Болгар чигә асылмасы ясаткан булсак, бүген аның төп нөсхәсен таптык, - дип, табышлары белән дә уртаклашып алды Розалина ханым.
Әле бит эш мондагы белән генә бетми. Розалина Гомәр кызы бер үк вакытта Казан милли мәдәният үзәге филиаллары - Бакый Урманче музеен, Илдар Зарипов студия-галереясын, Әмир Мәҗитов музейларының фәнни концепцияләрен эшләүче дә. Казан милли мәдәният үзәгенә караган әлеге мәйданнарда нинди генә колачлы күргәзмәләр ачылмый да, әлеге фондларда саклана торган әсәрләрне кайларда гына күрсәтмиләр. Әлбәттә, бу эшнең үзәгендә, һәрвакыттагыча, Розалина Шаһиева була.
Хәер, ул үтеп кергән даирәләрнең чуты-чамасы юк. Шигъриятме ул, сәнгатьме - ул аларның һәр икесенә эчкерсез, ихлас хезмәт итә. Аларны торып-торып, бер-беренә куәт биргән аерылгысыз бер илаһи йомгакка чорный бара. «Халык сәнгате җәүһәрләре үзе үк чын шигърият», - диюе дә, музейга ябышып ятуы да шуннан киләдер. Ә бит заманында С.Хәкимнең шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иткәннән соң, кабаттан ТР Сынлы сәнгать музеена «кереп баткан»ын күреп, аны «бу бәладән» йолып калырга теләүчеләр дә була. Сибгат Хәкимнең: «Кит музейдан. Син коеп куйган шагыйрә ләбаса», - дип үгетләүләренә генә бирешмәгәч, олпат шагыйрь үзенчә барын аңлатып, ике бит тутырып, хат та язып карый. Тик җаны теләгән - елан ите ашаган, ди бит. Розалина Шаһиева да үз урыныннан купмый. Алда берсе икенчесенең үкчәсенә басып килгән мавыктыргыч эшләр торганда, кая китсен. Сәнгатьнең теләсә нинди сәясәттән алдан атлавын да тоймый калмагандыр. Чит илләрдә, халыкара күргәзмәләрдә, югары даирәләрдә Татарстан сәнгатен тәкъдим итү, андагы ялкынлы чыгышлар үзе үк сайланган юлның тайпылышсыз икәнен дәлилли килгәндер (Будапешт-1993, Абу-Даби-1994, Истанбул-1994, Беларусь-Минск-1996, Мәскәүдә, Кремльнең съездлар сараенда, Манежда-1996-1998, Италия-Пиза шәһәре-2002, Париж-ЮНЕСКО-2001, Финляндия-Хельсинки-2002). Мәскәүдә «Татар халкының рухи мәдәнияте» дигән күргәзмә вакытында Шәрык халыклары музее директоры, Р.Шаһиева чыгышыннан соң: «Татарларның интеллекты турында һәрчак югары фикердә идем, шуңа тагын бер кат инандым», - ди. Бу инде сәнгать белгече Розалина Гомәр кызы Шаһиевага гына түгел, ә Тукайлы татар милләтенә бирелгән бәһа дә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: