Шәһри Казан

«Татар җыр сәнгате бөтен дөньяга үрнәк була ала»

Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач-2013» татар җыры һәм музыка уен-коралларының VII төбәкара ачык фестиваль-конкурсы барышында жюри рәисе булган ТРның халык артисты Миңгол Галиев шундый фикерне әйтте. Аның сүзләре белән килешми мөмкин түгел.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында узган фестиваль татар халкының моңлы җырларга бай булуын, Сара апа Садыйкова тарафыннан берсеннән-берсе матур җырлар иҗат ителгәнлеген, сәләтле балаларның да күплеген тагын бер кат раслады.
Фестивальнең үзенә килгәндә, ул иң беренче тапкыр 2004 елда 4 нче татар гимназиясе директоры Илхания Вахитова башлангычы белән оештырылган. Баштагы мәлдә ел саен үткәрелсә, хәзер ике елга бер генә тапкыр уза. Быел исә ул җиденче тапкыр үтте. Фестивальдә 7-10, 11-14, 15-17 яшь төркемнәренә кергән балалар дүрт төрле номинациядә көч сынашты. «Инструменталь-соло», «Инструменталь ансамбль» номинацияләренә сайлап алу туры 4 нче гимназиядә узса, «Вокал-соло», «Вокаль ансамбль» номинацияләре буенча көч сынашу яшь тамашачылар театры сәхнәсендә барды. Гала-концерт та шунда узды. Жюри әгъзалары итеп ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Земфира Сәйдәшева, ТРның халык артисты Лидия Әхмәтова, җырчы Зөлфия Зарипова чакырылган иде. Конкурска балалар Казан шәһәреннән һәм республика районнарыннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә килгән. Миңгол абый Галиев, моның ише конкурслар бик кирәк, ди. «Талантлы балаларыбыз да, шөкер, елдан-ел арта бара. Тик аларны дөрес үстерергә кирәк, чөнки татар җыр сәнгатенең үзенең төгәллеге, эчкерсезлеге һәм ягымлы моңы белән бөтен дөнья сәнгатенә үрнәк булырлыгы бар. Бу фестиваль-конкурс кына түгел, ә Сара апаны искә алу кичәсе дә. Оптимистик елмаюы белән ул гел күз алдымда тора. Аның белән беренче тапкыр очрашуыма да илле елдан артык вакыт узган. Сара апа сәхнәне изге урын дия иде. Салкын клубларда да чыгыш ясарга туры килде безгә. Бервакыт шулай, клубта бик салкын, өстегезгә киегез, дигәч, сәхнә ул - изге урын, анда бишмәт белән чыкмыйлар, диде. Җаен тапты үзе, алайса мин болай итәм, камзулымны урындык артына элеп куям да тамашачы алдына сәхнәгә чыккач, матур гына итеп алып иңемә салам, ди. Сара апага булган хөрмәтем бик зур, аның исемендә узган конкурска да килми кала алмадым», - дип, истәлекләре белән бүлеште Миңгол абый.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: