Шәһри Казан

Татарча беренче шигъри слэм уза

Халыкара туган тел көне уңаеннан Казанда бер генә позитив чара да узмый, дисәм, ялгышам икән. Чөнки «Татар мохите» оешмасы булып тупланган бертөркем өлкән яшьтәге милләттәшләребезнең бу көнне «Казан» милли мәдәният үзәгенең зур залында җыелышып концерт куюы ачыкланды. Ә менә яшьләр Актерлар йорты бинасында урнашкан «Театральное» кафесында татар телендә беренче мәртәбә...

Реклама

Халыкара туган тел көне уңаеннан Казанда бер генә позитив чара да узмый, дисәм, ялгышам икән. Чөнки «Татар мохите» оешмасы булып тупланган бертөркем өлкән яшьтәге милләттәшләребезнең бу көнне «Казан» милли мәдәният үзәгенең зур залында җыелышып концерт куюы ачыкланды. Ә менә яшьләр Актерлар йорты бинасында урнашкан «Театральное» кафесында татар телендә беренче мәртәбә шигъри слэм уздырырга ниятләгән.
«Слэм - шигъри бәйгенең популяр форматы. Биредә шигырьләрнең сыйфатын гына түгел, ә аларны башкару рәвешен дә исәпкә алып бәя бирелә. Бу - шигъри сүз көрәштерү. Моңарчы Казанда рус телендә мондый форматтагы бәйгеләрнең инде узганы булган», - дип аңлатты миңа оештыручылар.
Мин слэмны татфак студентларының «Әллүки» түгәрәге оештыра торган «Шигъри Сабантуй» бәйгесенә охшаганрак чарадыр дип аңладым. Хәер, әле барып күрмәгән килеш бу бәйгенең ни-нәрсә икәнен төгәл әйтә алмыйм.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: