Шәһри Казан

Татарга скрипка ят түгел

Татар музыка сәнгатендә Шамил һәм Камил Монасыйповлар аерым урын алып тора. Алар - татар музыкасын дөньякүләм дәрәҗәсенә күтәрү өчен үзләреннән зур өлеш керткән күренекле шәхесләр. Бүген без аларның берсе - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге дәүләт бүләкләре иясе, Казан дәүләт консерваториясе профессоры, танылган скрипкачы Шамил...

Реклама

- Шамил Хәмитович, татар халкы тормышында гармун, баян һәм тальянның нинди роль уйнавы турында тәфсилләп сөйләшмәсәк тә, барысы да мәгълүм. Ә менә Сез гомерегезне багышлаган уен коралы - скрипка халкыбыз күңелендә нинди урын алып тора дип саныйсыз? Скрпиканы татарлар кайчан үз итә башлаганнар?
- Казанга кайтып эшли башлагач, мин татарларда скрипка тарихы, аның килеп чыгышы, үсеше белән ныклап кызыксынырга тотындым. Күренекле скрипка остасы Заһид Хәбибуллинның, башкаларның уйнавын тыңладым. Уйнау техникасы да, драматургиясе дә үтә катлаулы булган әлеге уен коралының традицияләренә бәйле мәгълүматлар җыя башладым, кыллы уен коралларының тарихы бик ерак заманнарга барып тоташканын белдем. Ризаэддин Фәхретдиннең «Асар»ында, мәсәлән, XVII-XVIII гасырларда яшәгән скрипкачылар хакында сүз алып барыла. Борынгы Кытай чыганакларыннан да күп кенә мәгълүмат табарга була. Билгеле булганча, төрки халыклар сузып җырларга яратканнар. Кыллы җәя белән уйный торган ысулларны, дөньяда беренче буларак, төрки халыклар үзләштергәннәр, дигән фикергә килдем. Кытай һәм Урта Азия чыганаклары да шуны раслый. Безнең борынгы бабаларыбыз атка атланып йөргәннәр, ук белән җәядән атканнар. Җәядән аткан ук та үзенчәлекле бер көй чыгара бит. Хәзер дә Африкада яшәүче берничә кеше шундый коралда уйный. Татарстанда да андыйлар бар икән.
Кыллы уен коралларында уйнау - бик зур тарихлы культура. Татарларда скрипка тарихы борынгы төркиләрдәге кубыз (кыл-кубыз) традицияләре белән бәйләнгән. Борынгы чыганакларда IХ гасырның атаклы төрки акыл иясе, шагыйрь һәм композитор Коркыт ата турында мәгълүматлар сакланган. Ул кубыз дип аталган кыллы музыка уен коралын уйлап тапкан, үзе дә анда бик оста уйнаган. Кубыз төрки халыкларда бик нык таралган уен коралы була. Хәтта бер татар халык мәкалендә дә: «Кубыз тартсаң - көй була, бүрәнә тартсаң - өй була», - дип әйтелә. Коркыт ата вафат булганнан соң, аның кабере өстенә кубыз куйганнар. Төркиләр кубызны аның җаны белән бәйләп караганнар, югары дөнья белән элемтә ысулы дип уйлаганнар. Димәк, татарларның кыллы уен кораллары белән кызыксынулары бик борынгыдан килә. Скрипка исә ХVIII гасырдан бирле татарларның иң яраткан уен коралларының берсе булып тора. ХХ гасыр башында татар яшьләренең Шәрык клубында скрипкада уйнаучылар шактый булган. Скрипка ул - кешенең җанын ачып сала торган уен коралы. Татар кешесен скрипкадан башка күз алдына китереп булмый...
- Скрипка белән гомерлек дуслыгыгыз кайчан һәм ничек башланып китте?
- Татар халкы элек-электән музыкага тартылган. Чыннан да, халык рухы музыка аша беленә бит. Безнең Монасыйповлар нәселе музыканы бик яраткан. Әтием «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган чакта ук курайда уйнарга өйрәнгән булган. Шуңа күрә, үз балаларының да музыка уен коралларында уйнавын теләгән. Ләкин әти сугыштан инвалид булып кайтты. Әтинең дә хәле авыр, еллар да катлаулы булган чакта гаиләдә дүрт балага да музыка мәктәбендә белем алырга мөмкинлекләр булмый. Ә миңа бәхет елмайды. Ворошилов исемле кеше миңа музыка белемен бушлай алырга ярдәм итте. Алар әти белән бер дивизиядә хезмәт иткәннәр. Шулай итеп, мин музыка дөньясына кереп киттем.
- Сез Казан музыка көллиятендә укыгансыз, Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге музыка-педагогия институтында белем алгансыз. Шунда ук аспирантураны да тәмамлагансыз. Казанга нигә кире кайтырга булдыгыз? Мәскәүдә карьера баскычыннан күтәрелер өчен мөмкинлекләр дә күбрәк булмас идеме соң?
- Мин язмыш дигән нәрсәгә ышанам. Укып бетергәч, Харьковка, Уфага, тагын берничә шәһәрдә эшкә чакырганнар иде, әмма Казан күңелгә якынрак булды. Кайвакыт кеше, киресенчә, катлаулырак юлны эзли, диләр. Казанга кайткач, башта эш булмады. Музыка көллиятендә миңа нибары 5-10 дәреслек ставка тапканнар иде. Бернигә дә карамастан, эшләдем, үз өеңә кайту ул - үзе зур бәхет.
- Шамил абый, Сез күренекле профессор, Казан дәүләт консерваториясендә 1970 елдан бирле студентларга скрипка серләрен өйрәтәсез, озак еллар татар музыкасы кафедраларын җитәкләдегез. Татарстан Республикасының дәүләт квартетында беренче скрипкачы, шулай ук даими рәвештә мастер-класслар алып барасыз, ачык дәресләр бирәсез. Боларның барысына да ничек өлгерәсез?
- Музыка ул - минем тормышым, шуңа күрә, барысына да өлгерергә, музыканы төрле яктан өйрәнергә тырышам. Башкалар да музыкабызның бай тарихы белән тирәнрәк танышсыннар иде. Гомумән алганда, татар музыкасы тарихы, аның талантлы шәхесләренең иҗаты тирәнтен өйрәнүне көтә. Безнең күп кенә күренекле музыкантларыбыз турында язылган китаплар, язмалар биография кебек кенә бирелә, аларның иҗатына тулы анализ ясалмый. Кызганыч ки, мәдәниятебезне, аның тарихын яктыртучы китапларыбыз бик аз. Музыка тарихы белән тирәнрәк кызыксына башлагач, миңа күп кенә олуг шәхесләр, аксакаллар белән аралашырга туры килде. Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче, Ренат Еникеев, Фасил Әхмәтов кебек бөек шәхесләребез турында яздым. Бер өлкәдә кайнагач, барысы белән кызыксынасың да, шөгыльләнәсең дә. Тырышканда, вакыт табыла. Яшьләребезнең татар музыкасы белән ныклап шөгыльләнүләрен теләр идем. Заман үзгә, дөньяда үзгәрешләр бара. Бүген кеше үзе булдырганны, үзе теләгәнне эшләргә, әмма беренче чиратта үзенең рухи тормышы турында кайгыртырга тиеш.


Дөньядагы иң кечкенә уен коралы

guysnation.com


Көньяк Кытайның Гуанчжоу шәһәрендә яшәүче скрипкачы 1 см зурлыгындагы скрипка ясап, дөнья рекордын куйган. Аны ясау өчен, оста җиде ел вакытын сарыф иткән. Башта ул 3,5 см лы скрипка ясап карый. Ул әлеге уен коралларының кисәкләрен өрәңге агачыннан 0,1 мм лы ланцет белән ясаган, соңыннан җилем белән бер-берсенә беркетеп куйган.

Страдивари скрипкасының серләре...
Һәрбер скрипкачы Страдивари скрипкасында уйнау турында хыяллана. Страдивари (Страдивариус) Антонио (1644-1737) - атаклы итальян скрипка ясау остасы. Аның тарафыннан ясалган искиткеч матур яңгырашлы һәм зәвыклы формага ия 1000нән артык скрипка сакланган. Страдивари скрипкалары дөньядагы иң кыйммәтле уен коралларының берсе санала.
Күпме генә тырышсалар да, галимнәр Страдивари ясаган уен коралларының ни өчен шулай искиткеч матур яңгырашка ия булуларын аңлата алмыйлар. Шулай да моның сере оста кулланган агач төрендә дип саныйлар. 1640-1720 елларда кояшның активлыгы бик түбән була, шуңа күрә, Европада ул заманда кышлар бик салкын тора. Нәтиҗәдә, агачлар бик акрын үсә, нык, каты була. Мондый материал исә скрипка ясау өчен бик кулай. Хәзер дә скрипка ясау өчен тау башларында үскән агачлар файдаланыла. Температура үзгәрешләре аркасында, алар сыгылмалы һәм тавыш үткәрүчәнлекләре дә югары була икән.

Сез беләсезме?
- Профессиональ симфоник оркестрдагы йөздән артык музыкантның утыздан артыграгын скрипкачылар тәшкил итә.
- Скрипка, төзелешен физика һәм акустика күзлегеннән чыгып караганда, иң катлаулы уен коралы санала. Ул төгәл көйләүне таләп итә.
- Без белгән формадагы скрипка XV-XVI гасырларда барлыкка килгән. Скрипка ясау остасы Гаспаро Бертолотти Италиядәге Брешии шәһәрендә яшәгән. Аның укучысы Джованни Паоло Маджини соңыннан үзенең мәктәбен булдырган.
- Скрипкачы Никколо Паганинины тыңлаган тамашачылар экстазга бирелә торган булалар.
- Шунысы кызыклы: скрипка баш мие эшчәнлеген яхшырта икән. Атаклы галимнәр тикмәгә генә бу уен коралын үз итмәгәннәр. Мәсәлән, Эйнштейнның скрипкада яхшы уйнавы билгеле. Германиядә узган иганәчелек концертларының берсендә ул скрипкада уйный. Икенче көнне газеталар аның турында «артист һәм бөек музыкант, виртуоз скрипкачы» дип язып чыгалар. Эйнштейн, әлеге язмаларны дусларына күрсәтеп: «Мин беренче чиратта атаклы скрипкачы!» - дияргә яраткан.
- Моцарт язган әсәрләр арасында ике скрипка өчен иҗат ителгән шундый үзенчәлекле бер дуэт бар. Әсәрне башкаручылар бер-берсенә капма-каршы карап басалар һәм ноталар язылган кәгазьне ике арага куялар. Һәрбер скрипкачы үз партиясен бер үк нота кәгазеннән карап уйный, әмма төрлесе төрле яктан. Әсәрнең уртасында алар очрашалар һәм һәрберсе үз юлы белән уйнауларын дәвам итә. Нәтиҗәдә, төгәлләнгән, бик матур көй барлыкка килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: