Шәһри Казан

«Татарның милли кыңгыравы» (Аяз Гыйләҗевне искә алып)

Үткән җомгада Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай һәм РСФСРның Максим Горький исемендәге дәүләт бүләкләре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премияләре иясе Аяз Гыйләҗевнең «Сайланма әсәрләре»нең 3 томын тәкъдир итү кичәсе узды. «Татарның милли кыңгыравы» дип аталган әлеге чара Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай...

Үткән җомгада Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай һәм РСФСРның Максим Горький исемендәге дәүләт бүләкләре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премияләре иясе Аяз Гыйләҗевнең «Сайланма әсәрләре»нең 3 томын тәкъдир итү кичәсе узды.
«Татарның милли кыңгыравы» дип аталган әлеге чара Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге кысаларына гына сыймыйча, «телекүпер аша» үз тамашачысын Мәскәү шәһәре укучылары арасында да тапты.
Кичә барышында сүз һәр томның үзенчәлеге хакында гына да бармады (аны интеллектуаль басма дип тә, тиңе булмаган дип тә атадылар), ул үзеннән-үзе Аяз ага белән булган хатирәләргә ялганды. Әдипнең хатыны Нәкыя апа томнарның фәнни мөхәррире, төзүчесе, институтның Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең татар әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдиновага олы рәхмәтләрен җиткерде.
Хәзер инде сүз әдипнең алты томлыгы турында бара. Әле анда да җыйган төпләнмәләренең дүрттән бер өлеше генә керә икән. Тагын 6 том булырлык материал бар, диләр. Бу көннәрдә «Йәгез, бер дога» әсә­ре урыс теленә тәрҗемә ителә башлаган.
- Бу әсәрне тәрҗемә итәргә кирәк, - дип, Минтимер Шәймиев матди ярдәм күрсәтте. Инде Наил Ишмөхәммәтов тә­вәккәлләп, эшкә тотынды, - ди Нәкыя апа.
Аяз Гыйләҗев фондының филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Хатыйповны «Һөнәри осталык һәм кыюлык» дип аталган махсус бүләк белән зурлавы да юкка түгел иде. Әсәрнең дөньяга чыгу чорында әдәби тәнкыйть тарафыннан шактый кыйналуы һәм шушы җирлектә әдәбият галиме Фәрит Хатыйповның «Өч аршын җир»не яклап, «Совет әдәбияты» журналында мәкалә бастыруы заманында үзе бер егетлек була. Шундый ук бүләккә әлеге әсәрне я төрекчәгә тәрҗемә иткән Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фатих Котлы да лаек булды. Әсәр Төркиядә өч ел эчендә өч тапкыр басылып чыккан. Тәрҗемәче бер үк вакытта әдипнең «Җомга көн кич белән...» әсәрен һәм хикәяләрен дә тәрҗемә итә.
Сүзен-сүзгә
Искәндәр Гыйләҗев:
- Безнең әти уникаль кеше иде. Бер кешегә дә охшамаган. Аның уникальлеге бөтен юнәлештә дә сизелә иде: тормышка, иҗатка, балаларга мөнәсәбәт, китап уку, балык тоту, гөмбә җыю... Шушы уникальлек вафат булганнан соң менә шушы өчтомлыкта да, хәзер алты томлыкта дибез инде, чагылыш тапкан дип саныйм. Чөнки мондый кабатланмас җыентык, әле, кызганычка, дип әйтимме, бер язучыга да тәтемәгән. Чөнки бу җыентык, русча әйткәндә, цельный. Ул үз эченә әдәби әсәрләрне генә түгел, ә ул әсәрләрнең нинди атмосферада тууын күрсәтә. Анда әдәби тәнкыйть материаллары да, хатлар да бирелә. Ул үзе бер гаҗәеп дөнья. Татар гуманитар фәне белән кызыксынучылар өчен гаҗәеп бер чыганак булып торырлык томнар болар. Татар холкын, татар психологиясен аңларга тырышсаң, татарларның үзара аралашуын, сугышуын, бер‑берен аңларга тырышуын, шушы чорны хисси яктан аңларга теләсәң, әлеге томнарга мөрәҗәгать итәргә киңәш итәр идем.
Ркаил Зәйдулла:
- Гаяз абыйның хатлары - ул инде үзе бер казаныш. Чөнки эпистоляр жанрга игътибар иткән язучы хәзер ул безнең татарда бүтән юк. Ул хат язу дигән әйбер бөтенләй бетте бит. Минем үземдә дә Аяз абыйның 5‑6 хаты бар. Аяз абый үзенең яраткан язучыларының китапларын аерым бер киштәгә куя торган булган.
Хатип Имамов:
- Аяз абыйның усаллыгы, ихласлыгы, батырлыгы җитми безгә. Хатларын сөенеп, елмаеп укыдым. «Әнкәсе», «әннәсе» «кадерле әнкәсе», «сөекле улларым» дип яза белгән, кадерлеләренә карата төчеләнә белгән ул.
Данил Салихов:
- Без аларга баргач, шакката торган идек, Аяз абый ашый торыр иде, сөйли торыр иде. Нәкыя апа кулъяулыгы белән матур гына аның битләрен сөртеп алыр иде. Аяз абый берзаман Зәй шәһәрендә дә яшәп алды. Нишләп Зәйдән кайттың дигәч: «Эй, Гарифларны сагынам, Әхсән Баяннарны сагынам. Мин алардан башка яши алмыйм», - диде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: