Шәһри Казан

Татарстан композиторларын дөньяга танытты (Тукай премиясенә кандидат)

Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләрен бирү буенча дәүләт комиссиясе Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский, Татарстан композиторларының музыка антологиясен төзегән өчен, 2013 елның Тукай премиясенә тәкъдим ителде.

Реклама

Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, әлеге җыентык турында фикерен белдергәндә: «Бу дәрәҗәдәге эш татар профессиональ музыка дөньясында беренче тапкыр башкарылды. Ул Татарстан композиторлары һәм оркестры өчен дә зур бүләк булды», - диде.
Аның сүзләренчә, моңарчы татар профессиональ музыкасы үрнәкләре Мәскәү, Ленинград белгечләре тарафыннан яздырылган булган, әмма 4-5 елга бер тапкыр гына. «Бу дәрәҗәдәге җыентык соңгы тапкыр 1989 елда төзелде, аннан соң бик озак вакыт бернәрсә дә эшләнмәде», - дип хәбәр итте Кәлимуллин. Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский әлеге эшкә татар музыкасы җәүһәрләренең дөньякүләм танылмавы белән килешә алмыйча алына.
«Татар композиторларының иҗат җимешләрен дөньяда белмиләр. Ул шул ук чорда иҗат ителгән башка бернинди музыкага охшамаган, аның үзенең милли, татар үзенчәлеге бар. Без үзебез өчен бөтенләй яңа яңгыраш ачабыз. Без аны бөтен дөньяда күрсәтергә телибез һәм без аңа әзер. Бу Татарстан һәм Россия өчен дә чын мәгънәсендә кабатланмас милли проект булды», - дип әйткән иде ул әлеге җыентык өстендә эшне башлар алдыннан. Антологиянең беренче тәлинкәсенә (дискына) татар музыкасына нигез салган классикларның кабатланмас әсәрләре керде. Әйтик, анда Фасил Әхмәтов симфонияләре, Алмаз Монасыйповның «Муса Җәлил» симфоник поэмасы, Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан өзекләр, «Убырлы карчык белән шайтан биюе», «Туй биюе» әсәрләре, Нәҗип Җиһанов симфонияләре, Александр Миргородскийның Сәйдәшев җырларына увертюра-фантазияләре, Салих Сәйдәшевнең «Кызыл армия маршы» урын алды.
Икенчесендә тыңлаучылар хозурына хәзерге заман хатын-кыз композиторларының әсәрләре тәкъдим ителә. Алар арасында Мәсгудә Шәмсетдинованың «Чыңгызхан» симфониясе һәм башка әсәрләре, Резеда Ахиярованың «Моңлы сазым» симфоник поэмасы, Зөлфия Раупованың «Алтын гыйбадәтханә» симфоник картинасы, Елена Анисимованың «Шудон Гур» симфоник фантазиясе бар.
Өченче тәлинкәдә хәзерге заман ир-ат композиторларының уникаль әсәрләрен табып була. Мәсәлән, анда күренекле композиторлар Анатолий Луповның «Татар каприччиосы», Ренат Еникеевнең зур симфоник оркестрының «Рапсодиясе», мәрхүм Шамил Тимербулатовның «Җиңүнең хатын-кыз йөзе» симфониясе, Рәшит Кәлимуллинның симфоник фрескалары, Александр Чайковскийның «Аксак Тимер станы» («Шәһре Елец, Мәрьям Ана һәм Аксак Тимер турында риваять» операсыннан өзек) урын алган. Әсәрләрнең гомуми озынлыгы 176 минут. Антология әзерләнеп бетеп, 2013 елда киң катлау тамашачыларына тәкъдим ителде.
Бу проектны тормышка ашыру өчен, Александр Сладковский тарафыннан бик зур эш башкарылды. Татарстан композиторларының музыка антологиясен яздырыр өчен, 2012 елда Зур концертлар залында махсус тавыш яздыру сессияләре үткәрелде. Татарстан дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский дөньяда танылган тавыш яздыру компанияләре белән хезмәттәшлек итүче һәм Берлинда урнашкан танылган b-sharp лейблы белгечләрен чакырды. Тарихта беренче тапкыр, татар композиторлары музыкасы Sony Music, RSA Red Seal Records компаниясе тарафыннан яздырып алынды. Бу, үз чиратында, татар музыкасы җәүһәрләренең дөнья каталогларына керүен аңлата.
Татар композиторлары антологиясе коммерция максатыннан эшләнмәде. 5 мең данәдә чыккан бу тәлинкәләргә баштан ук сорау бик зур булды. Татарстан сәнгатен танытучы бу җыентыклар 2013 елгы Универсиада кунакларына, альбомны тәкъдим итү чарасына килүчеләргә бүләк ителде. Алар татарлар сибелеп яшәгән Россия төбәкләренә һәм ерак чит илләрдәге музейлар, мәктәпләр һәм китапханәләргә җибәрелде. Әлеге антология Берлин, Париж, Вена, Нью-Йорк һәм Лондондагы музыка өлкәсендәге тәнкыйтьчеләргә юлланды.
Татарстан композиторлары антологиягә кергән әсәрләренең яңгырашыннан һәм башкару осталыгыннан бик канәгать калды.
Композитор Анатолий Луппов, мәгълүмат агентлыклары сорауларына җавап биргәндә: «Сез беләсезме, «Татар каприччио»сы - оркестр өчен иҗат ителгән концерт. Минем аны төрле оркестрлар башкаруында ишеткәнем бар, әмма Александр Сладковский аны феноменаль, фантастик дәрәҗәдә башкарды. Алар әсәрне бик яхшы, хәтта идеаль дәрәҗәдә яздыра алды. Мин бигрәк тә укучыларым - Шәмсетдинова, Раупова, Тимербулатов, Анисимова, Кәлимуллин әсәрләре яздырылуына шатмын. Үземнең әсәрем - «Татар каприччиосы»ның антологиягә керүенә куануымнан бигрәк, аның шулхәтле профессиональ дәрәҗәгә җитүенә шатланам. Александр Сладковскийга моның өчен рәхмәтемне белдерәсем килә, аңа кадәр бу эшне башкаручы булмады, һәм аның бу хезмәте, һичшиксез, тарихка кереп калачак», - дип әйтте.
Композитор Резеда Ахиярова әлеге антология турында болай диде: «Миңа бу җыентык зур тәэсир ясады. Инде арабыздан киткән һәм хәзерге коллегаларымның әсәрләрен тыңлаудан чын мәгънәсендә ләззәт алдым. Һәм үземнең дә алар белән бер рәттә булуыма горурланам. Иҗади әсәрләрне югары дәрәҗәдә башкарыр өчен шулкадәр хезмәт куйган оркестрыбызга һәм маэстро Александр Сладковскийга зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Бу - Татарстанның музыка сәнгатендә зур вакыйга, андый җыентыкны күптән ишетәсе килгән иде һәм, бәхеткә, бу көн килеп җитте.»
Вафатына ярты ел кала, композитор Шамил Тимербулатов да антология хакында фикерен белдергән иде: «Бу антология буенча хәзер безнең оркестрны Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә беләләр. Әлеге хезмәт бер ел эчендә югары үрләргә ирешкән оркестрыбызның сыйфатын күрсәтә. Ул хәзер Россиянең иң яхшы оркестрына әверелде.
Безнең татар музыкасын беләләр, ләкин ничектер аерым-аерым җирләрдә генә. Хәзер татар музыкасы җәүһәрләрен бөтен дөнья беләчәк. Моны бәяли белергә кирәк. Һәм бу эшне бер кеше - Александр Сладковский башкарды».
Антология өстендә эш тәмамланганнан соң, оркестр да, композиторлар да үзләре өчен мөһим нәтиҗә ясады: бик күп хезмәт куеп, киңкүләм тамашачыларны җәлеп итәрдәй сыйфатлы продукт тудырырга өйрәнергә кирәк. Маэстро Александр Сладковский, әлеге антология өстендә эшне тәмамлаганнан соң, болай диде: «Мин Татарстан композиторларының музыкасын теләсә нинди дәрәҗәдә, теләсә кайсы дөнья сәхнәсендә таныту өчен инструмент ясадым. Сыйфатлы продуктларыбыз булса, аның белән һәрвакыт кызыксыну булачак һәм заллар шыгрым тулып торачак».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: