Шәһри Казан

«Татарстанның кара алтыны»

«Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Татарстанның кара алтыны» дип аталган күргәзмә ачылды. Ул тулысынча «Татнефть»нең 70 еллыгы уңаеннан игълан ителгән бәйге кысаларында башкарылган эшләрдән тора. Бәйгенең оештыру комитетын «Татнефть» ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Фәхраз улы Тәхаутдинов җитәкләве үзе үк бу чараның компания өчен никадәр җитди эш булуын күрсәтеп тора иде.

Реклама

Ачылышта ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, «Татнефть» ААҖнең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе, Татарстан Рәссамнар берлеге, Россия һәм ТР рәссамнарының иҗади берлеге, ТР мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашты. Приз фонды бер миллион сумны тәшкил итүче бәйгенең җиңүчеләренә премияләр тапшыру ачылышның иң тантаналы һәм көтеп алган мизгелләре иде. Монда кем отты: рәссамнармы, әллә үзләрен тарихка кертеп калдырган нефтьчеләрме? - дип гәп куерту хәтта урынсыздыр да. Иң мөһиме - һәр ике якның тырышлыгы белән сынлы сәнгатьтә озак еллар дәвамында өзелеп торган «алтын чылбыр» ялганды. Олы-олы ап-ак чаннар, көне-төне җир куеныннан кара алтын суыручы сиртмәле коелар, бораулау вышкалары, башка җирдә күзгә-башка чалынмаган махсус техника... - Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарына тәүге тапкыр юлы төшкән кеше, мөгаен, иң тәүдә әнә шуларга игътибар итәдер. Быел исә, «Татнефть»нең 70 еллыгы уңаеннан республика рәссамнары арасында игълан ителгән иҗади бәйге кысаларында, кылкаләм осталары әлеге үзгәлекне өйрәнергә дип махсус бардылар. Нефть төбәгендә узган ике көнлек иҗади тур аларның булачак эшләренә оеткы салырга тиеш иде. Һәм әйтергә кирәк, компаниянең нефть һәм газ чыгаручы идарәләрнең производство һәм социаль объектларында, «Татбурнефть идарә итүче компаниясе» ААҖдә, «Татнефтегаз» эшкәртү идарәсендә булып, нефтьчеләр, бораулаучылар белән якыннан аралашу эшнең асылын аңларга, теманың төбенә төшәргә ярдәм итте. Өлкән буын рәссамнар өчен бу тема ят түгел иде, әлбәттә. Чөнки заманында Татарстан Рәссамнар берлегендә, «Төзелеш», «Уңыш» төркемнәре белән беррәттән, Харис Якупов җитәкчелегендә «Нефть» төркеме дә эшләп килде. Әлеге акциянең үз чиратында әнә шул элеккеге традицияләрне яңартуда бер адым булуы бәхәссез. Ике этапта узган бәйгенең беренче өлешендә электрон юл белән юлланган 200дән артык эскизның нибары 146сы гына икенче этапка узды. Жюри саллы. Аның составына «Татнефть» ААҖ, ТР Мәдәният министрлыгы, Россия Сәнгать академиясе вәкилләре, ТР Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева һәм рәссамнар керде. Март аенда старт алган бәйгенең нәтиҗәсен инде «Хәзинә» милли сәнгать галереясында күреп хозурлана алабыз. Бәйге үз максатына иреште: беренчедән, нефть елъязмасы - Ромашкино нефть ятмалары ачылганнан башлап, бүгенге көнгә кадәр югары кимәлдә башкарылган сынлы сәнгать әсәрләре белән ныгытылды. Икенчедән, бу бигрәк тә яшь буын рәссамнарга яңа тема «ятмаларының» кайда ятуына юл күрсәтте, чөнки күбесенең бу җиргә тәүге басуы иде. Хәтта әнә Әлмәттә шәхси күргәзмәләрен ике елга бер уздырып торучы Рөстәм Хуҗин иҗатына да яңалык алып килә бәйге. Озак еллар дәвамында басылып эшләгән борынгы Болгар темасыннан соң, «Ромашкино нефть ятмалары ныгытмаларында» дигән эше аның үзе өчен чып-чын ачыш була. Яңабаштан әлеге теманы өйрәнергә, аңа баштанаяк кереп чумарга мәҗбүр була ул. Моңа кадәр скважиналарны читтән генә күргән рәссам сугыш чорында эшләгән беренче хатын-кыз нефтьчеләрнең истәлекләрен укып тетрәнә, дөнья кадәр фотоархивны күздән кичерә. Сугыш чорында аларның ничек итеп кышкы чатнама суыкларда япа-ялан басуларда катып-өшеп, ач-ялангач көе буровойларда эшләүләре - бар да образлар аша күз алдына килеп баса. Бәйгедә беренче премиягә лаек булган рәссам эшен комиссиягә тапшырганчы ук бәянең иң саллысын, хәрби хатыны булып, бер җирдән икенче җиргә күченеп гомер иткән әнисеннән ала. Остаханәгә килеп эшне күрүгә: «Бу - минем тормышым. Без шулай яшәдек», - дип елап җибәрә ул. Монда рәссамның киндергә нинди егәр, мәгънә салуы гына аз, ә башкаларның ни тоюы, кичерүе дә мөһим шул. Кемдер: «Аркаларым чымырдап куйды», - ди икән, димәк, рәссам максатка ирешкән дигән сүз.
- Югары сәнгатьтә элек-электән гади кеше тормышы һәрвакыт үзәктә булды. Рәссам үз халкына хезмәт итәргә тиеш, - ди Рөстәм Фәит улы.
Бәйгегә тапшырылган эшен ул әлегә төгәлләнмәгән дип саный. Чөнки рәссам аны инде 3 эштән торган әсәр - триптих буларак күзаллый. Яшьләрдән аермалы буларак, бәйгедә катнашучылар арасында бу теманы 30-40 ел дәвамында үз итүче рәссамнар да юк түгел. Әйтик, беренче премия лауреаты, Татарстанның халык рәссамы Олег Кульпин (Лениногорск): «Бу тема безнең белән яши», - ди икән, юкка түгел. Чөнки 1974 елда Лениногорск каласына килгәннән бирле нефтьчеләр арасында ул. Рәссамның чын мәгънәсендә «утны-суны» кичкән темасы бу. Ни өчен дигәндә, 1983 елда Баулы музеена нәкъ менә нефтьчеләр темасына башкарылган 50ләп эше куелган шәхси күргәзмәсе, янгын чыгып, көлгә әйләнә. Тагын 3 елдан СССР Рәссамнар берлегенә кергәндә, ул янә нефтьчеләр темасына багышланган эшләрен тәкъдим итә. Әлеге бәйгенең шушы дәрәҗәдә куәт алуына да алар - көньяк-көнчыгыш төбәк рәссамнары «гаепле», чөнки нәкъ менә төбәк рәссамнары арасында бәйге уздыру нияте белән тотыналар бу эшкә. Тора-бара әлеге тәкъдим республика дәрәҗәсендәге чарага әверелә.
* * *
Бәйге барышында 70 еллык тарихы булган Татарстан нефте үз тарихын рәссамнар белән бергәләп бер кат күздән кичерде, үз геройларын барлады. Ә алар бихисап. «Әлмәтнефть» идарәсенең 61 нче ДНСында оператор булып эшләүче Ләлә ханым Кочемасова да - шул йөзәрләгән нефтьчеләр армиясенең бер вәкиле. Бүгенге чор герое дибез аны.
* * *
Оештыручылар вәгъдә иткәнчә, иң яхшы эшләр Милли сәнгать галереясы фондларын тулыландырып кына калмас, ә бәйгедә катнашкан эшләрне нефть идарәләре дә сатып алыр дип ышанасы килә. Картиналарын кая, ничек урнаштырырга белми йөдәгән рәссамнар өчен бусы да зур стимул. Финалга чыккан эшләрне нефть төбәкләрендәге шәһәрләрдә дә күрәчәкләр.

«Татарстанның кара алтыны» бәйгесенең җиңүчеләре
«Живопись» - киндердә сюжетлы-тематик эш:
1нче премия - Рөстәм Хуҗин
2нче премия - Сергей Царев
3нче премия - Анатолий Егоров

«Күмәк портрет»:
1нче премия - Александр Шадрин

«Портрет»:
1нче премия - Илгизәр Самакаев
1нче премия - Зөфәр Гыймаев
3нче премия - Тамара Самойлова

«Эпик пейзаж»:
1нче премия - Николай Петров
2нче премия - Александр Иншаков
3нче премия - Виктор Хрулев
3нче премия - Валерий Пиянзин

«Графика» - сюжетлы-тематик композиция»:
1нче премия - Вера Карасева
2нче премия - Сергей Репнин
3нче премия - Андрей Максютин
3нче премия - Александр Артамонов

«портрет»:
1нче премия - Рөстәм Әхмәтов
3нче премия - Михаил Кузнецов

«Кулланма-гамәли сәнгать»:
1нче премия - Олег Кульпин
2нче премия - Юрий Некорыстнов
3нче премия - Николай Карасев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: