Шәһри Казан

«Тавыш кына түгел, баш та кирәк»

Марсель ВӘГЫЙЗОВ исеме татар тамашачысына таныш булуына шикләнмим. Бөтен дәрәҗәле конкурсларда диярлек алдынгы урыннар алган егетне кем генә белми икән? Р.Ваһапов, соңрак И.Шакиров исемендәге, аннан «Татар моңы» кебек конкурсларда үзенең матур тавышы белән таң калдырган егет һаман иҗади эзләнүдә. Былтыр ул Казан тамашачысына үзенең сольный концертын да тәкъдим итте, ике...

- Марсель, сүзне синең иҗатыңдагы яңалыклардан башласак, дөрес булыр кебек - нәрсәләр дип янып йөрүең?
- Беренче концертымнан соң үз алдыма максат куйган идем - ел да Казан тамашачысы каршында имтихан тотарга җыенам. Икенче концертым язын булыр дип көтелә, шуңа әзерләнәм. Өченче альбомлык җырлар тупланды - аларны хәстәрләп тапшыру кирәк.
- Теләче егетенең сәхнәдә үз-үзен табуына остазы Венера Ганиева сәбәпчеме?
- Әлбәттә. 2000 елны аның классына укырга керүем, шундый җырчының укучысы булу - минем өчен зур горурлык. Тормышымда шундый кеше очравына, аның аркасында сәхнәгә чыгуыма мин бәхетле.
- Аның иң саллы киңәшләренең берсен булса да әйтеп кит әле.
- Һәрвакыт әйтә торган сүзе: «Нинди генә борчуың, проблемаң булса да, аны сәхнә артында калдырып чыгарга кирәк. Җырчы җаны-тәне белән җыр эчендә булырга тиеш». Үзем мин әлеге сүзләргә өстәп, җырчыга тавыш кына түгел, баш та кирәк диясем килә.
- Репертуар сайлауга ничек килдең?
- Мин сәхнәгә классик юл белән килдем. Җырлый башлаган гына вакытта күбрәк шул юнәлеш белән эшләдем. Без үскәндә бит ретро җырларга игътибар кимеп, модага эстрада килеп кергән чак иде. Ә Казанга килгәч, мин шул ретро җырлар киңлегенә килеп кердем, аларның матурлыгы белән хозурландым, дисәм дә була. Эстрада җырларына мөрәҗәгать итсәм дә, миңа иң мөһиме - аларның мәгънәле, сыйфатлы булуы.
- Иң танылган җырларың дип кайсыларын атар идең?
- «Сагыну» җырының көен үзем яздым, сүзләре - Мостафа Ногманныкы, «И, Ходаем, саулык сорыйм синнән» дигәнен Фирзәр Мортазин белән Рәис Гыймадиев иҗат итте. Күбрәк ретро җырлар яратам - аларны кешегә чыгару да җиңелрәк, халык та яратып кабул итә. Фәрит Хатыйпов, Мөдәррис Газетдинов иҗатына мөрәҗәгать итәм, яңа җырлар да яздырдык.
- Уку тәмамлаганнан соң икеләнеп калмадыңмы? Бездә бит бик күпләр сәхнәгә тартыла, көндәшлек тә шактый зур.
- Икеләнү булды. Җырлап кына тормыш алып бару да җиңел түгел. Минем бүген рәсми эшли торган хезмәт урыным бар.
- Җырга илткән юлга кыскача гына бәяләмә бирсәк...
- Биш яшемнән үзлегемнән гармунда уйнарга өйрәндем. Әти үзе укуын тәмамлаганнан соң, Казанга китеп, баянчы булырга теләгән. Әлеге хыялын минем аша тормышка ашырды дисәм дә буладыр. Җырчылыкка китү теләгемне шатланып кабул итте ул. Беренче җыр язылу тарихын сиңа сөйлим әле - җыр әзер, ә аранжировка ясатырга акча юк. Мин кайтып әтигә мәсьәләне аңлаттым инде. Ул вакытта цветмет, торба заманы - күрше авылда ташландык фермадагы торбаларны алып, шуларны сатып, аранжировкалык акча эшләдек. Пластик торбалар мине сәхнәгә чыгарды, дисәм дә буладыр.
- Гаиләң белән дә таныштырсаң...
- Хатыным Гүзәл белән гастрольләр вакытында таныштык. Ул Асаф Вәлиев төркемендә биеп йөри иде. Хәзер өйләнешүебезгә биш ел. Улыбыз Шамилгә яшь ярым. Мәхәббәт, минемчә, тиз кабынып, тиз сүнә торган хис. Хөрмәт, аңлашып яшәү, бер-береңә игътибарга күчәдер инде ул.
- Миңа калса, иҗатыңда бөтен мөмкинлекне файдаланмыйсың...
- Ялкаулык бар инде ул. Әмма күп нәрсә матди якка да төртелә - продюсер булса, гел шушы тармакта гына эшләсәм, күбрәк эш кылыр идем. Шәхси чаралар да вакытны йота.
- Үзеңә ниләр теләр идең?
Ходай Тәгалә бүген нәрсәм бар - шуннан, сәламәтлектән аермаса ярар иде. Концертлар куеп, сәхнәдән аерылмый яшәсәм иде.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: