Шәһри Казан

Камал театрының баш режиссеры театр әһелләре берлеге рәисе итеп сайланды

Татарстан Театр әһелләре берлегендә 565 әгъза бар. Бу атнада берлек делегатлары, Мәскәүдән килгән хезмәттәшләре белән берлектә, съезд уздырды. Әлеге берлек республиканың 19 театрын һәм тагын берничә иҗат оешмаларын берләштерә. Рухи, иҗади яктан гына түгел, чишеләсе мәсьәләләр, кыенлыклар да якынайта аларны. Бигрәк тә, финанс кыенлыклары.

Белмәүчеләр бар икән, әйтеп үтим әле. Театр әһелләре берлеге бинасы, дөресрәге Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты Казанның Щапов урамындагы 37 нче йортта урнашкан. Бина тышкы яктан да, эчке яктан да әллә ни ялтырап, күзләрне "иркәләп" тормый. Гап-гади, соры бина. Аның эченә узсаң, Актерлар йортында күптән төзекләндерү эшләре башкарылмавы күзгә чалына. Бу искелек бинаның һәр күзәнәген сырып алган. Монда килүчеләрне бер генә нәрсә сөендерә - хезмәт күрсәтүчеләрнең ачык йөзе...

Театр әһелләре съезды 5 елга 1 тапкыр җыела. Анда берлекнең җитәкчесен сайлыйлар, борчыган мәсьәләләре хакында уртага салып сөйләшәләр. Ә проблемалар иҗат кешеләрендә дә муеннан...
Әлеге дә баягы бинага әйләнеп кайтсак, мин анда беренче тапкыр быел җәй булган идем. Бинаның бер өлешен туристик компания арендалавы истә калган. Бу юлы баруымда алар күзгә чалынмады.

Һәр җыелышта да җитәкчеләр, гадәттә, хисап тота, үткәндә башкарылган эшләрне барлый. 2011 елдан Татарстан Театр әһелләре берлеген җитәкләгән Фәрит Бикчәнтәев сүзләренчә, Актерлар йортында берничә ел элек косметик ремонт ясалган. Бинаның түшәме бик начар хәлдә булган һәм узган ел ТР Мәдәният министрлыгының максатчан программасы нигезендә, аны да төзәтүгә ирешкәннәр. Кеше күп булганлыктан, съезд башында берәү кондиционерларны кушарга сорады. "Җылы булуына рәхмәт әйтегез! Юкса, түшәмгә бәс куна иде! Хәзер без ремонт ясадык, монда чаралар уздырып була", - диде Фәрит Бикчәнтәев, ярым шаяртып һәм шатланып.

Берлекнең тагын бер зур эше - интернет уздыру. Безнең чорда интернетсыз эшләүне күз алдына да китереп булмый. Мин көн дә эшкә киләм һәм кушылачак компьютерымның интернетка тоташтырылган булуы минем өчен гадәти хәл. Ә кем өчендер бу экзотикага тиң булырга мөмкин икәне минем башыма да килми иде. Сүз уңаеннан, Актерлар йортына интрнет челтәре "Таттелеком" оешмасы җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин ярдәме белән кертелгән. Әлеге шәхес турында күп сөйләргә кирәкмидер. Ялагайлану дип кабул итмәгез, әмма аның ярдәмендә төзекләндерелгән чишмәләр, ачылган һәйкәлләрне үз күзләрем белән күргәнем бар. Республика өчен шундый эшләр башкаручыга рәхмәттән кала тагын нәрсә әйтергә мөмкин!?

Республикада театр сәнгатен үстерүдә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның да өлеше зур, билгеле. Аның ярдәме белән, театрларга өстәмә грантлар бирелә. "Без бит иҗат кешеләре. Кайчагында һәрвакытта да эшләнелә торган әйберләрне эшләмичә, башка әйбер иҗат итәсе килә. Ә моның өчен театрларның мөмкинлекләре юк. Грантлар безгә шундый мөмкинлекләр ача", - ди берлек рәисе.
Рөстәм Нургали улы ярдәме белән, берлекнең кунак йорты булдырган. Әлеге кунак йортын Театр әһелләре берлегенең теләсә кайсы әгъзасы, теләсә кайчан арендага алып тора ала. "Анда өйдәге кебек матур, чиста, җайлы", дип реклама да бирде Фәрит Бикчәнтәев бу йортка.

Хәзерге вакытта Татарстан Театр әһелләре берлегендә 565 әгъза исәпләнә. Соңгы съезд үткәннән соң берлекнең 52 әгъзасы бакыйлыкка күчкән, 193 иҗат кешесе берлеккә алынган. "Хәзер яшьләр берлеккә кергәндә, "Бу миңа нәрсәгә кирәк? Нәрсә бирә соң?" дигән сорауларны сирәгрәк яңгырата. Димәк, берлекнең дәрәҗәсе азмы-күпме үсә", - дип сөенде иҗтимагый оешма җитәкчесе. Тик коммерция оешмалары арасында гына Татарстан Театр әһелләре берлеге зур дәрәҗәдә саналмый булса кирәк. Чөнки алар белән элемтәләр урнаштыру, бергә килешеп эшләү, иганәчелек мәсьәләсе кискен тора икән.

Реклама

Аның каравы, ветеран артистларга, яшьләргә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелә. Соңгы 5 елда матди ярдәмгә мохтаҗ булган әгъзаларга 678 тапкыр ярдәм күрсәтелгән. ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан ял йортларына бирелә торган квота нигезендә бушлай 289 юллама тапшырылган.

Моннан тыш, каты авыруы сәбәпле, кыйммәтле дәвалауга мохтаҗ әгъзаларга, РФ Театр әһелләре берлеге тарафыннан 35 тапкыр 70 әр мең сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Театр әһелләре берлегенең 37 се исә пенсияләренә өстәмә 300 сум (!) ала, ТР Хөкүмәте, иҗади казанышлары өчен 2 сенә 5 мең сум күләмендә пенсия түли.
Актерлар йортында хәтта китапханә дә гамәлдә һәм 5 елда ул 277 китапка арткан.

Съезд утырышында катнашкан РФ Театр әһелләре берлеге җитәкчесе Александр Калягин гына Татарстан артистларына шелтә белдерде. Беренчедән, ул безнекеләрне җәй көне уздырыла торган халыкара театр мәктәбенә заявкаларны аз җибәрүләрен әйтеп узды. "Халыкара театр мәктәбендә искиткеч педагоглар белем бирә. Сәер хәл, әмма анда Татарстаннан катнашырга теләүчеләр аз, гәрчә яшәү өчен чыгымнарны Россия Театр әһелләре берлеге үз өстенә алса да", - диде ул бу хакта. РФ Театр әһелләре берлеге тарафыннан режиссерлар өчен уздырыла торган иҗат лабораториясенә дә татарстанлылар йөрми икән. "Ник килмисез!?" дип сорагач, Фәрит Бикчәнтәев: "Йөрибез, йөрибез" дип җавап кайтарды аңа. Тик Александр Александрович кына үз сүзендә булды: Килмисез! Йөрмисез..."

Шулай да мактау сүзләрен дә кызганмады Александр Калягин.
- Татарстанда, чыннан да, көчле режиссура дияр идем. Татарстанның төп милли театрының режиссеры берлекне җитәкләве аеруча сөендерә. Бикчәнтәевне җитәкче буларак та, иҗатчы буларак та югары бәялибез. Бүген дөньяда катлаулы вәзгыять. Мондый шартларда безгә бергә, бердәм булырга кирәк. Шул очракта гына без көчле булып кала алабыз. Сезнең республика, башкалар белән чагыштырганда, театраль юнәлештә алдынгылардан санала. Сездәге эш тәҗрибәсен Россиянең башка төбәкләрендә дә кулланырга кирәк, - диде Мәскәүдән килгән кунак.
Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исә театр әһеләренә шатлыклы хәбәр җиткерде - Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортындагы тулаем төзекләндерү эшләренә хөкүмәттән финанс ярдәм күрсәтеләчәк.

Сүз уңаеннан, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе итеп кабат Фәрит Бикчәнтәев сайланды. Аның ярдәме белән, Татарстан Театр әһелләре берлеге алга таба да зур үрләр яулаячагына ышанасы килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: