Шәһри Казан

Театрга мәхәббәт белем учагында кабына

Театрга мәхәббәт балачактан уяна икән, ул гомер буе сүрелми торгандыр. Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә дә, әнә шул максатны күздә тотып булса кирәк, театр фестивале оештырганнар. Әлеге эштә башлап йөрүчеләрнең берсе - режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали.

Реклама

Биредә башлангыч сыйныфлардан башлап өлкәннәренә кадәр спектакльләрдән өзекләр әзерләгәннәр иде. Киемнәре, декорацияләре өчен дә шактый хезмәт куйганнар. Җиңүчеләр рәтенә кергәннәре арасында бары тик яхшылыкка, мәрхәмәтлелеккә өнди торган әсәрләргә генә урын бирелгән. Сыйныф җитәкчеләре дә балаларны өйрәтүгә шактый көч түккәннәр. Беренче урынның 6а сыйныф укучыларына бирелүе очраклы түгел. Алар Илгиз Зәйни тарафыннан үзгәртеп язылган «Кәҗә белән сарык» әсәрен уңышлы сәхнәләштерүләре белән аерылып торды. Төрле номинациядә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырганда Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов: «Мондый фестиваль, беренчедән, балаларны татарча сөйләшергә өйрәтсә, икенчедән, театрның киләчәге бар икәнен күрсәтә», - дип, үз фикерен белдерде.
Укучылар арасында чын артистлык сәләте белән аерылып торганнары да бар. Аларның эшен бәяләгән режиссер Раил Мөхетдинов та беренче урынга лаек булган балалар уенын «чын артистлар кебек» дип билгеләп үтте.
Гимназия директоры, Казан шәһәр Думасы депутаты Камәрия Хәмидуллина киләчәктә дә бу фестивальнең дәвамлы булачагына ышаныч белдерде.
Балаларның спектакльләр уйнаганын караганнан соң, Туфан Миңнуллинның: «Театр карап чыккан кешенең беркайчан да сугышканын күргәнем юк», - дигән сүзләре искә төште. Үзләре киләчәктә сәнгать юлыннан китмәсәләр дә, бу балалар театрны ярата торган тамашачы булырлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: