Шәһри Казан

ТЕЛ – юмалаучыга да корал, дуамалчыга да

Һиндстан рәссамы Ани Кей борын, терсәк, маңгай белән рәсем ясап караганнан соң, картиналар язу өчен тел иң кулае дигән нәтиҗәгә килгән. Буяу белән эшләү баш авырту, күңел болгану кебек билгеле бер дәрәҗәдәге кыенлыклар тудырса да, «бу ысул белән эшләүче әлегә мин генә» дигән фикер, күрәсең, уеннан кире кайтырга ирек бирми...

Реклама

Һиндстан рәссамы Ани Кей борын, терсәк, маңгай белән рәсем ясап караганнан соң, картиналар язу өчен тел иң кулае дигән нәтиҗәгә килгән.
Буяу белән эшләү баш авырту, күңел болгану кебек билгеле бер дәрәҗәдәге кыенлыклар тудырса да, «бу ысул белән эшләүче әлегә мин генә» дигән фикер, күрәсең, уеннан кире кайтырга ирек бирми торгандыр.
Рәссам тора-бара буяуларга иммунитет барлыкка килүенә өмет итә. Аның «яланган» эшләре арасында Леонардо да Винчиның бер картинасының күчерелмәсе дә бар. Киңлеге 2,4 метр булган ул эшне 5 ай дәвамында ялый рәссам. Үзе эшләгән сынлы сәнгать институтының җитәкчелеге ризалык биргән очракта, тел белән эш итү алымнарын студентларына да өйрәтмәкче Ани Кей.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: