Шәһри Казан

Телевидение режиссеры Әхтәм Зарипов: «Мине кыйнаган кешегә рәхмәт»

«Узган белән генә яшәгән кеше - пессимист. Ки­ләчәк белән генә яшәгән кеше - хыялый. Кеше киләчәкне, бүгенгене һәм узганны берләштерә алса, дөрес яши булып чыга», - ди танылган телевидение режиссеры Әхтәм Зарипов. 15 июльдә аңа 80 яшь тулды. «Намус», «Җомга көн кич белән», «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Йолдызлар җитә һәркемгә», «Ташкыннар»...

«Узган белән генә яшәгән кеше - пессимист. Ки­ләчәк белән генә яшәгән кеше - хыялый. Кеше киләчәкне, бүгенгене һәм узганны берләштерә алса, дөрес яши булып чыга», - ди танылган телевидение режиссеры Әхтәм Зарипов. 15 июльдә аңа 80 яшь тулды. «Намус», «Җомга көн кич белән», «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Йолдызлар җитә һәркемгә», «Ташкыннар» - кырыклап әсәр-спектакльне телевизор экранына күчергән остаз әйтүенчә, ул һәрчак үзен кирәкле кеше итеп тойган. Әхтәм ага «ШК»га кичәгесе, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләде.
«1941 елда, ашлык тапшырып, баян алды»
- Алты яшемдә сугыш башлану хәбәрен ишеткәнемне хәтерлим. Ул вакытта әткәй-әнкәйгә ияреп, кабакларга, кыярларга күлдән су сибә идем. Түтәл биек тирес өстендә урнашкан иде. Ул юеш булганга, тайдым да егылып төштем. Авыл баласын кызгану дигән нәрсә юк бит инде, «карап йөрергә кирәк» дип әткәй дә, әнкәй дә өстемне пычратканга тирги. Шул вакытта атка ат­ланган кеше: «Герман сугыш башлаган, Герман сугыш башлаган»,- дип чабып узды. Шулчак әткәй, чиләген төшереп җибәреп: «Беттек»,- диде. Уртанчы абыем бу вакытта клубта булган, бәләкәй гармунын күтәреп, шат күңел белән өйгә кайтып керде. Олы абыем аңардан ник шатланганын сорады. «Минем әле яшем җитмәгән, сугышка алмыйлар»,- дип әйтте. Яше җиткәч, аны барыбер сугышка алдылар, шунда ятып та калды.
Безне мәктәпкә тигәнәк арасыннан тотып алып бардылар. Әнкәйнең, күзегезгә кермәсен, дип тиргәгәнен генә хәтерлим. Без, 1935 елгы балалар, Башкортстанның Илеш районы Тәҗи авыл мәктәбендә 35 кеше укый идек. Мәктәпне көмеш медальгә бетердем, бөтен авыл шаулады. Әмма медале кайтмады. Соңыннан, ул икенче кешегә киткән, дип сөйләделәр.
Мәктәпне, башкалардан калышып, ике елга соңрак бетердем. Мин бит әле колхозда эшләп йөрдем. Дизель ягулыгы ташый идем. Берсендә, мичкәнең бөкесе борылмыйча калып, ягулык агып беткән. Шуның өчен бригадир абзый мине кыйнады. Рәхмәт аңа. Кыйнамаган булса, мәктәпкә кире бармас та идем. Башкалардан ике яшькә олырак булгач, яхшырак укыдым. Математикадан мактыйлар иде, юкса ул кадәр башлы да түгелмен...
1941 елның көзендә иген бик уңды, җыелган бөтен ашлыкны тапшырып, уртанчы абыем шуның акчасына баян алды. Ул вакытта баян районга бер генә кайта иде. Әткәй белән ән­кәйнең сукрануын күрсәң. Абыем армиягә киткәч, баян миңа калды. Абыйсы артист дип, мине «Башмагым» спектаклендә катнаш­тырдылар, Кәрим байны уйнадым. Сигезенче класс­та миңа артист дия­ләр иде инде. Кеше булып күрсәтергә, дисәң, әнкәй ясап куйган кебек иде. Тач шул кеше була да куя. Әткәй сабыр. Маякчы булып эшләде.
Мәктәптән соң, районның мәдәният идарәсеннән шалтыратып, агитбригадага чакырдылар. Әни артистларга гомер-гомергә якты чырайлы булды, фатирга керүче булмаса, үзе эзләп барып алып кайта. 1955 елның декабрендә агитбригада белән Илеш районы Ябалак авылында йөргәндә, Актаныш районы Аеш авылына Минзәлә театры гастроль белән килгән иде. Иптәшләрне калдырып, минзәләлеләрне карарга киттем. Мине үзегезгә аласызмы, дим, алабыз, диделәр. Азмы-күпме кылана белгәнмендер. Икенче көнне үк Минзәлә театры белән китеп бардым.
«Клуб пәрдәләре белән ябындык»
Минзәлә театрындагы чор авырлыгы белән истә калды. Кышкы көн. Сәхнәдә рольләрем юк әле. Бик хәтәр буран. Минзәлә театры Башкортстанда йөри, Татарстанның Байсар авылына чыгарга кирәк. Атлар бирделәр. Яшьләр - җәяү, ә олы артистлар утырып барды. Ул көнне спектакль өзелде, халык көткән-көткән дә, без килмәгәч, таралышкан. Байсар авылының салкын клубында кундык, чи утын яккан булдык. Клуб пәрдәләре белән ябындык. Артист Хәдичә апа Сәлимованың: «Әхтәм аркамны җылытып ятсын», - дип әйткәне хәтеремдә. Башкалар көлә, ирештерә. Шулай төн чыктык.
«Ни чәчсәң, шуны урырсың» спектаклендә миңа зур роль бирделәр. Баш режиссер Сабир абый Өметбаев. Көннәрдән бер көнне Хәдичә апа газета китерде, анда, «Мәскәүнең Щепкин театр училищесына курс җыела», дип язылган. Шунда барырга карар кылдым. «Зәңгәр шәл» спектаклен күрсәтергә Казанга баргач, училищега гаризалар җыючы Һидият Солтанов белән таныштым, минем дә укырга керәсем килә, дидем. Гариза калдыр­гач, Мәскәүгә керәчәкмен, дип уйлап йөрим бит. Августның егермеләрендә артистлар: «Син - москвич, ник һаман китмисең соң әле?» - дип көләләр. Чакыру юк, дим. «Кем сине чакырсын, үзеңә барырга кирәк», - диләр. Гастрольне туктатып, 26сында пароход белән Казанга киттем. Чаллыда тукталыш ясаганда, бер төркем яшьләр кереп утырды. Алар Наил Дунаев, Рабит Батулла һәм Хәмзә Арсланов булып чыкты, Казанга баралар. Без Щепкин училищесына күптән инде имтихан тапшырдык бит, диләр. Боларның мәдәният министрлыгыннан юлга, киемгә акча алырга барулары. Ә мин... Мин шуларга иярдем. Курс укытучылары белән таныштык. Исемемне сорап, исемлектә син юк бит, диләр. Бөтен хәлләрне бәйнә-бәйнә аңлаттым. Укытучыларның берсе Михаил Николаевич Гладков миңа бу хәлдән чыгу юлларын өйрәтте. Үзәк комитетка кадәр барып җиттем. Аерым комиссия оештырып, миннән имтихан алдылар. Ятлаган әйберләрне сөйләдем. Алар мине кызганып кына кабул иткәндер инде. Щепкин училищесын кызыл дипломга бетердем. Казанга кайткач, Камал театры җимерек хәлдә иде. Балам да бар. Булачак хатыным Ижаудан Мәскәү карарга килгәндә язылыштык, без аңа чаклы таныш идек.
Татар студиясе училищеда бөтен мәсьәләдә алдынгы булды. Казанга барыбыз да кайтмады. Туфан Минзәләгә юл тотты. бер кызыбыз - рус театрына, икенче кызыбыз төрекмәнгә кияүгә чыгып китте, тагын берсен әхлаксызлык өчен чыгардык. Балалы кеше буларак, миңа фатир бирделәр. Аның тәрәзәсе дә юк иде. Театрда ремонт бара, такта күп, шуларны алып, фатирның тәрәзәләрен кадаклап куйдым. Бер елдан соң Шәүкәт Биктимеровтан бушаган фатирны алдым. Театрда эшләгәндә, мине Ижау телевидениесенә баш режиссер итеп чакырдылар. Оклады әйбәт. Китәм дип йөргәндә, телевидение һәм радиотапшырулар комитеты рәисе Михаил Долгов: «Син нәрсә китәм дип исәрләнәсең. Монда эш юкмыни?!» - дип, радиога режиссер итеп урнаштырды. Камал театрында 70 сум оклад алам, радиода - 120 сум. Ике ел шулай эшләгәч, көнлә­шүчеләр та­былды. Шуннан телевидениедә урын бушады. Мактану дисәләр дә, 80 яшьтә әйтергә ярый инде: мин әйбәт артист идем. Режиссер Марсель Сәлимҗанов: «Китмә, сиңа исем сорап, гариза бирдек», - диде. Мин катнашкан спектакльләр репертуардан төшкәнче, театрда уйнап йөрдем әле.
«Галиябануның чәче андый булмаган»
Телевидениедә кирәкле булуымны тойдым. Театрда бөтен нәрсә алкышларга гына кайтып кала, телевидениедә эшләгәндә, спектакльләрдән соң миңа язылган хатлар бер чемодан саклана. Аларның күбесендә кирәкле спектакль куйгансыз, фәлән артист ошады, дип язылган. Ә менә «Галиябану»дан соң килгән хатларның яртысы мактап, яртысы хурлап язылган иде. Хурлавы нәрсәдәме? Галиябануның чәче андый булмаган, диләр. Кем күргән соң аны? Безнең авылда куйганда, 12 куплет җырладылар, ә сез ике куплет кына җырлаттыгыз, диләр.
1978 елда Конституция көне уңаеннан үткәрелгән телевизион фильмнар һәм спектакльләр фестивалендә минем иҗат җимешем җиңүче булып чыкты. Татарстанны гына чакырдылар. Татарстанны яратканнан түгел. Фес­тиваль Кемеровада үтте, ә анда шахтерлар арасында татарлар күп, Татарстаннан да килсеннәр, дип алар әйткән булган. Кемеровога самолет белән бардым, яңа плащ алган булдым. Ригадан килгән режиссер халыкны сагыз белән сыйлады. Ә мин торт алып бардым, аңа игътибар итүче дә булмады. Әнә шул җиңүче фильмны Казанда җуйдыр­дылар, яхшы ният белән сөрттердек, диделәр. Янәсе, пленка булмаган. Бер караганда, ул вакытта пленка да бик дефицит иде шул.
Төшерелмичә калган, әмма бик тә куясы килгән фильмнарым да бар. Хәзер бөтен көчемне биреп, Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы»н, Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять»ен эшләр идем. «Галиябануның туе» дип аталган бәян яздым, шуны да куяр идем. Бүген үз-үземә, кино кирәкме, дигән сорау куям. Аны алыштырырдай икенчерәк төрле сәнгать кирәкмиме икән? Кино да бит юктан башланган, бу да юктан бар булырга тиеш нәрсәдер.
Бүген бер буш вакытым да юк. Язам да язам. Икенче романымны бетердем, «Казан утлары»нда бастырабыз, диделәр. Хәзер «Кара шомыртның ак оны» дип аталган өченче әйбер язам. Китап итеп чыгарырга акча юк. Өченчесе язылып беткәч, бәлки, балаларым ярдәме белән акчасын да табармын.
Кызым - Тинчурин театры артисты Зөлфия Зарипова - барыбызны да контрольдә тота. Игътибарны күп көтәсең бит ул, ә кызым аны җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтә. 1960 елгы олы улым гомер буе шахтер булып эшләде, катырак күңелле, ләкин туры сүзле, хакыйкать яклы. Олы улымның кызы табибә, Америкада яши. Күптән түгел мәрхүм булган улымның малае Эмиль гел минем янда, ветеринария академиясенең өченче курсын тәмамлады.
Үкенечләрем дә бар. Әткәй-әнкәйгә алар миңа күрсәткән кадәр игътибар күрсәтә алмадым, мөмкинлегем булмады, иртәрәк киттеләр. Дача төзеп ятам, идәне дә, түшәме дә, акчасы да юк әле. Әнкәй пароход белән Казанга килде. Бакчаңа алып бар әле, карлыган яфрагы җыеп, чәй эчик, ди. Шунда алып бармадым бит, ике елдан үлде. Алып барасы калган. Сөек­лемне җитәрлек дәрәҗәдә сөймәгәнгә үкенәм. Эшкә бирелгәнлекме ул, гамьсезлекме, мужиклыкмы...
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: