Шәһри Казан

Тәүфыйк Сафин: «Медицинада очраклы кешеләр булмаска тиеш»

Казанның 12 нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Тәүфыйк Фәтхрахманович Сафинның эш бүлмәсендә утырам. Гомеренең инде алты дистәгә якын өлешен шушы тармакка багышлаган Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы, күпләргә гомер бүләк иткән ак халатлы табибның сүзләре Гиппократ анты кебек яңгырый: «Фидакарь хезмәт, риясыз шәфкатьле ярдәм, зур кешелеклелек сыйфатлары булганнар гына чын...

«Мине сугыш һөнәрле итте»
- Һөнәр сайлауда ниндидер бер кеше киңәш бирде, юнәлеш күрсәтте, дип әйтә алмыйм, - дип гомер йомгагын сүтә Тәүфыйк Фәтхрахман улы. - Миңа юнәлешне ул чорда күпләрнең якыннарын «йоткан», бәхетсез - ятим иткән сугыш биргәндер. Безнең әти дә сугышның беренче елларында ук яуда ятып калган кеше. Әниебез Алимә абый белән безне берүзе аякка бастырды. Әтидән тумаган килеш калган кечкенә сеңлебезне авыру алып китте. Ульяновск өлкәсенең Яңа Тимерчән авылында узган балачагыбыз сезнең өчен китаплар аша гына таныш булган рәхимсез сугыш елларының барлык авырлыкларын да үз җилкәсендә күтәрде. Авыр иде... Әмма, ил белән булгангадыр инде, ул ничектер сизелмәде, дөресрәге, шулай булырга тиеш, дип кабул ителде шикелле. Сугыш беткән көнне ачык хәтерлим: авыл буйлап абзый кеше: «Туганнар, сугыш бетте!» - дип кычкырып йөргән иде. Сугыш бетүен бетте, әмма яралар бөтәшмәде. Менә шунда миңа гомергә сеңеп калгандыр да: «Кешеләргә иң файдалы һөнәр - табиб һөнәрен сайларга кирәк». Шуннан юнәлеш алынды да.
- Ул вакытта, юнәлеш алудан бигрәк, паспорт алулары сират күперен кичү кебегрәк булган бит. Ул бәхет Сезгә ничек елмайды, Тәүфыйк Фәтхрахманович?
- Армиядән кайтуга, военком белән уртак тел таба алдым да, укырга керәм, дип, паспорт алдым. Казанның медицина университетына һәм КДУның юридик факультетына документларымны тапшырдым. Икесенә дә үттем, әмма медицина якынрак тоелды. Шулай итеп, дәвалау факультетына укырга кердем, аннан хирургия тармагы буенча аспирантура тәмамладым. Әмма мин армиягә кадәр үк медицина училищесын тәмамлап, үзебезнең авылда ике ел фельдшер булып эшләгән идем инде.
- Әле бит бардым да, күрдем дә җиңдем түгел - Казанны беренче талпынуда ук яулавыгызга ышанычыгыз зур булган, күрәсең?
- Тәвәккәллек, Аллага шөкер, гомер бакый җитәрлек булды. Ул нәселдән килә торган сыйфат дип уйлыйм. Әтиебез Фәтхрахман сугышка кадәр шахтада эшләгән кеше иде, әниебез Алимә бик тәртипле, дини булды. Эшкә дә безне әни өйрәтте: кешенекенә тимәскә, алдамаска, тыйнак булырга, хөкүмәт алдындагы бурычыңны үтәргә, һөнәреңә тугрылыклы булып, кулыңнан килгәнне тырышып башкарырга. Шуңа да, абыйда да, миндә дә салгалашу, эшне ярты юлга кадәр генә җиткерү дигән нәрсә булмады. Мин эш көнемне хәзергәчә иртәгәгә эшем калмаслык итеп йомгакларга күнеккән.

Реклама

«Бер әниеңне үгетли алмасаң...»
- Татарстанда гына түгел, Россиядә дә бердәнбер хосусыйлаштырылган хастаханәнең генераль директорына башкача килешмәс тә иде кебек...
- Аны хосусыйлаштырганга да егерме елдан артты инде, сеңлем. Ул вакытта бит илдә кытлык заманы, хастаханәләребезнең хәл-әхвәле утырып еларлык иде. Җиһазлар юк, хезмәт хакы түләргә мөмкинлек юк, булган хезмәт хакы да адәм мәсхәрәсе дигәндәй... Болай эшләп булмый, дигән карарны шунда кабул иткәнмендер. Ул чорда дәүләт учреждениеләрен шәхси милек итү мөмкинлеге бар иде, шуннан файдаланып, 12 нче шәһәр хастаханәсенең 40 процентын хосусыйлаштырдык та. Калган 60 проценты - дәүләтнеке. Әмма без дәүләттән җиһазларны яңартуга һәм башка ярдәмне бер тиен дә алмадык - һәр нәрсәне үз көчебез белән ерып чыктык. Медицина хезмәткәрләренең күптән түгел күтәрелгән хезмәт хакларына кадәр дә бездә түләү мәсьәләсе башка дәүләти учреждениеләргә караганда югарырак булды һәм шулай саклана да.
- Хосусыйлаштыруның файдасына караганда зыяны-мәшәкате күбрәк түгелме соң аның, Тәүфыйк Фәтхрахманович?
- Аның мәшәкате, башка тимер тарак булып төшүче «ски»лары булмаса, без Россиядә һаман да бердәнбер булып сакланмас идек инде! Тормышта бит ул бөтен нәрсә дә үзеннән-үзе килеп чыкмый, кайвакытта таш күчерер өчен генә дә әллә нинди әйләнгеч юллар эзләргә туры килә. Мин дә Казанга, «киләм, күрәм, җиңәм», дип килдем, авырлыклар һәм каршылыкларны күрергә туры килде, әмма чигенергә, үз һөнәремнән туярга - беркайчан да! Менә шул үз юлыңа тугрылыклы булудан да күп нәрсә торадыр. Әмма уңышның формуласы бер генә: талант һәм тырышлык. Минем очракта мәшәкате күп булса да (әле менә акционерлык оешмасы булганга күрә, килеп туган кытыршылыкларны хәл итү өчен, суд юлын ничә тапкыр таптарга туры килде), эшләгән тармагыма, кул астымда хезмәт куйган хезмәттәшләремә карата җаваплылык та тотып торгандыр. Ашаган белми - тураган белә, дигәндәй, хөкүмәттән бер генә җиһазны да «бүләк» итеп алып карамаган кеше буларак шуны әйтә алам: рентабельле эшне алып бару өчен, үз тармагыңда балык кебек йөзәргә, бер минутыңны да исраф итмәскә, һәрдаим формада булырга кирәк. Безнең, мисалга, бер генә тиенне дә санамыйча, ярар, моны хөкүмәт тагын бирәчәк бит, дигән принцип белән җилгә очырган юк: бу даруларга да кагыла, эшләгән хезмәткәрнең хезмәт бәяләмәсенә дә.
- Әниегез тырышып эшләүче улының уңышларын күреп китә алдымы, Тәүфыйк Фәтхрахманович?
- Әнием әтиебездән бик иртә тол калса да, без абый белән аның яңадан тормышка чыгуына теш-тырнагыбыз белән каршы булдык. Ул бөтен тормышын безгә багышлады. Әмма безнең дә аны бервакытта да ялгызын гына калдырганыбыз булмады. Казанга да без бөтенебез бергә күчендек. Ул вакытта мин авылдаш кызым Надиягә өйләнгән идем инде. Әни күп еллар безнең белән яшәде, минем Дәүләт Советында депутат булганымны да, үз тармагымда зур уңышларга ирешкәнемне дә күреп китә алды, шөкер. Гел бергә яшәдек, бәхетле гомер кичереп, безнең кулларда 85 яшендә бакый дөньяга күчте. СССРның соңгы елларында Германия табибларга конкурс игълан иткән иде, шунда җиңеп чыгып, чит илгә табиб буларак чакыру алганым хәтердә. Шул вакытта әни: «Менә мине татар зиратына күм дә, улым, җаның кая тели - шунда барып урнаш», - диде. Аның сүзен атлап чыкмадым - туган илдә калдым. Хәзер дә балаларым көлеп искә ала инде: «Бер әниеңне үгетли алмагансың, әти, менә хәзер без чит илдә яшәгән булыр идек», - диләр.

«Ярты уңышым - хатынымныкы»
- Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, балаларыгыз да әтиләреннән ерак китмәгән дип беләм?
- Әйе шул! Кызыбыз Наилә - стоматология тармагы табибы, үзенең шәхси клиникасы бар. Улыбыз Рөстәм, белеме буенча табиб-реаниматолог булса да, хәзер медицина тармагындагы бизнеска китәргә мәҗбүр булды. Заманында операция вакытында авырудан гепатит эләктереп, бик озак дәвалану курсы узды ул... Хәзер инде дүрт оныгыбыз үсеп килә - шуларның кечкенәсе генә табиб һөнәрен сайларга җыена. Калганнары - кем программист, кем дизайнер, кем архитектор, дигәндәй... Ә балаларымның һөнәр сайлавында минем өлеш бар дип беләм. Алар мәктәп яшеннән эшли башладылар, янымда еш кына эштә булдылар, дигәндәй... Табиб һөнәре - бик авыр хезмәт, ул бик күп көч, тырышлык таләп итә, кешелекле булуны сорый. Мин ул сыйфатларны балаларымда да шәхси үрнәк нигезендә булдырырга тырыштым.
- Менә Сез санап чыккан пунктларның соңгысы никтер бик тә аксый бит кайсыбер табибларда...
- Ул - туксанынчы еллар җиле галәмәте, сеңлем. Шул чорда бик күп фидакарьләрен югалтты безнең тармак. Эшкә формаль рәвештә генә караучы, чын йөрәген бирмичә көн үткәрүчеләр пәйда булды. Ул бит хәзер генә медицина тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы күзгә күренеп яхшырды, риясыз булып эшләү авырлашты, димме... Әмма мин беләм: яхшы, кешелекле табиблар элек тә, хәзер дә, башкаларына караганда, барыбер күбрәк. Яхшы кешеләр начарларына караганда күпкә күбрәк булган кебек, алар да изге хезмәтләренә гомере буе тугры калырга әзер затлар.
- Әмма элек «шәхес культы» заманы булса, хәзер «акча культы» заманы. Кесәсенә шудырмасаң, артык бер елмаюын да бүләк итәргә авырсынган табиблар бу нисбәттән аз димәс идем мин...
- Балык башыннан чери, дигәндәй, укырга керү дә сатып алынгач, нәрсә турында сөйләп була инде?! Сатып алу эшләп алу түгел бит ул... Ә «кесәгә шудыру» - заман галәмәте, бөтен җиргә тамыр җибәргән - зур-зур түрәләр дә тотыла тора. Җитешмәүчелек, фатиры-машинасы кирәк дигәннең авызы зур булу - табиблар да шул җәмгыять кешесе. Яклап әйтүем түгел, бездә андый гөнаһ белән тотылган кеше шул ук көнне эшеннән азат ителәчәк, әмма риясыз ярдәм итү юлында әле тырышып эшләрлек минусларыбыз юк түгелдер.
- Шәхсән сезнең өчен акча нәрсә ул?
- Минем өчен - чүп. Ул бит кәгазь. Әгәр тормышыңда бөтен нәрсә дә бар икән, нәрсәгә кирәк ул?! Алтын унитазга акча җыйган кешене аңлый алмадым да, аңламаячакмын да. Миңа үземә җитәрлек тормыш шартлары бар: фатирым, Биектау районында зур гаиләбез җыелырлык уңайлы йортыбыз, утырып йөрергә машинабыз - тагын ни кирәк?! Балаларымны да акча колы булмаска яшьтән өйрәттем. Улым мәктәп яшендә, шулай бер, нишләп менә аныкы бар, минеке юк, дип кайткан иде. Утырып сөйләшкәч, кыйммәтләр ачыкланды, ул темага башка кайтмадык та. Акчага да, байлыкка да тыныч карыйбыз - уртача булырга кирәк, шуннан да яхшысы юк! Үз юрганыңа карап аяк суза белү дә талант. Без хатын белән студент вакытта диярлек кооператив фатир алдык, әле дә үзебез сатып алган фатирда яшибез, әллә нәрсәләргә омтылмадык та.
- Надия апа да акыллы була белгән?
- Бик! Мин гомер буе өйдәге авырлыкны күрмәдем, теге, бу кирәк, дип, чабудан тарткан кеше булмады. Надия бик акыллы була белде, мине вак-төяк мәшәкать белән бимазаламады. Кызганыч, мин Надияне югалттым инде - ике ел элек юл һәлакәтендә арабыздан китеп барды. Алай да, язмышым, тәкъдирем бәхетле булды дим - хәзер балалар белән аралашып-уралышып тату яшибез.
- Тормышта теләгән үрләр яуланган, җан теләгән юллар салынган алайса, Тәүфыйк Фәтхрахманович?
- Аллага шөкер! Иң зур теләгем, балаларымның «әти» сүзен әйтеп, әти рәхәтен күреп яшәве иде. Матур гаилә булдык, шулай яшәүне дәвам да итәбез. Икенчесе - үзем теләгән өлкәмдә эшләү булды. Анысы да барып чыкты дип беләм. 76 яшемдә дә мин үземне кирәкле итеп тоям. Әле менә күптән түгел генә тагын биш елга генераль директор итеп сайлап куйдылар. Эшем миңа кайчандыр икенче урында булды, дисәм - ышанучы кеше табылмас. Гаиләмне яратмасам, тигез, бәхетле гаилә була алмас идек. Шулай булгач, ничек авыз тутырып, язмышымнан канәгать түгел дип әйтә алыйм ди мин?!.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: