Шәһри Казан

Тинчурин сәхнәсенә Сөембикә күтәрелде

Узган ел «Бизнес-онлайн» электрон басмасы тинчуринлылар сәхнәләштергән «Гамлет»ны (авторы Уильям Шекспир) 2013 елның мәдәни вакыйгасы буларак бәяләгән иде. Ә мин яңа премьера - «Соңгы риваять»не бу елның тарихи вакыйгасы дип кабул иттем. Ниһаять, Казан ханлыгының җимерелү фаҗигасенә китергән болгавыр чор, хан тәхете тирәсендәге ыгы-зыгылар турында беренче сәхнә әсәре куелды.

Реклама

Популяр әсәрләр авторы язучы Мәдинә Маликова тарафыннан иҗат ителгән әлеге пьесаны сәхнәгә куючы Рәшит Заһидуллин (Тинчурин театрының баш режиссеры, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе) төп каһарман - «Сөембикә-ханбикә» образын тудыру вазифасын Гүзәл Гайнуллинага йөкләгән.
Явыз Иванның ышанычлы вәкиле кенәз Петр Серебряный үзе дә (бу рольне Зөлфәт Закиров башкара): «Эх, тәхетегездә кем утырганын белмисез шул! Киң далаларны иңләп, ярсу атларда чабып, кылычын нык тотып үскән куркусыз кыз ул. Көтепханәсендә меңәрчә китап туплап, укып, шулардагы гыйлемне зиһененә сеңдергән акыл иясе. Баһадир Сафагәрәй белән ундүрт ел янәшә тәхеттә утырып, дәүләтен зур дәрәҗәләргә ирештергән ханбикә. Ире һәлак ителгәч, аның кабере өстенә гасырларга калырлык манара торгызган тәхет иясе. Тол калгач, дәүләтенең дәрәҗәсен саклап, ныгытып килгән хөкемдар. Улын тәхеткә менгергәнче бер ир затына борылып карамаска ант эчкән һәм шул антына тугры булачак саф күңелле, олы җанлы ана!» - дип соклана Сөембикәгә.
Йомшак холыклы ана да, шул ук вакытта көчле рухлы, горур хатын-кыз, дәүләт җитәкчесе дә булган Сөембикәне уйнау өчен, мөгаен, үзе дә бала табып, кабат сәхнәгә кайткан, аксөякләргә хас умыртка баганасына, горур йөз-кыяфәткә, үзенә буйсындыручан күз карашына ия булган Гүзәлдән дә кулайрак артист юктыр да.
«Хан тәхеткә якын булырга тиеш», - ди Сөембикә, улы Үтәмешгәрәй турында. Гүзәлнең кызы Ясминне дә сәхнә артында үсүче балалар исемлегенә кертергә мөмкин. Ә Үтәмешгәрәй үзе сәхнәдә күренмәсә дә, әнисе белән сөйләшкән тавышы яңгырый. Әлеге тавышның авторы - Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтованың улы Әмирхан икән. Бу нәни артистның беренче генә роле түгел, моңа кадәр ул Шамил Фәхретдиновның «Алтын көз» әсәрендә дә «сөйләшкән» иде инде.
Гөлназ Нәүмәтованың үзенә исә әлеге спектакльдә уйнау бәхете уйдырма роль бәрабәренә насыйп булган. Ул биредә чая һәм кыю, ирек сөючән холыклы Сөембикәнең сеңлесе, нугай ханы Йосыф бәкнең тагын бер кызы Фатыйма образын башкара. Аны Сөембикәнең дуамал яшь чагы итеп тә күзалларга була. «Бу образ пьесаны җиңеләйтеп җибәрү, халыкны бераз ял иттереп, көлдереп алу өчен кирәк булды. Бу бит, тарихи фактларга нигезләнгән булса да, әдәби әсәр», - диде Мәдинә апа Маликова, әлеге геройның тарихта булу-булмавы хакында биргән соравыма.
Ә сәхнәгә чыгып уйнаучы иң яшь артист - Казан театр училищесының икенче курс студенты Илназ Гыймалетдинов, массакүләм эпизодларда катнашучы иптәшләреннән аермалы буларак (сугыш эпизодларын Марсель Зиннәтуллин сәхнәгә куйган), театрда тәүге җитди ролен башкара дисәк тә ялгышмабыз. Ул Сөембикәнең ярдәмче хатыны Мәрхәбәнең һәм Сафагәрәй ханны дошманнардан яклап шәһит киткән Карачи Әхмәт батырның улы Айбүләк ролен башкара. Биредә ул башта ханбикәгә теш кайраучы Нурали Ширин морзаның (Харис Хөснетдинов уйный) идәнасты мәктәпләрен үтеп, җәбер-золымга дучар ителгән, карачкыга хәнҗәр кадап, ханбикәне үтерү өчен әзерләнгән яшүсмер (өйрәтүче шәфкатьсез зат ролен Илфак Хафизов башкара) була. Соңрак Сөембикәнең рәхим-шәфкате бәрабәренә исән калып, аның китапханәсендә, имам Кол Шәриф сәеттән сабак алып, Казан ханлыгын якларга күтәрелгән шәкерткә әйләнә. Әнисе Мәрхәбәне Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова уйный.
«Белә алмыйсыз хәлебезне, эшебез тәмам гасыйр.
Дүрт яшендәге ханыбыз әнисе белән әсир...» - дип мөнәҗәт әйтә ул пьеса ахырында.
Сюжет сызыгы Казан ханлыгы халкының урыс гаскәрләрен тар-мар итү куанычы белән башланып китә. Мәдинә Маликова болгавыр чорны үзе аңлаганча башкаларга да аңлатып бирергә, эчке (Нурали Ширин морза - Харис Хөснетдинов) һәм тышкы (Шаһгали хан - Алмаз Фәтхуллин, кенәз Петр Серебряный - Зөлфәт Закиров) дошманнарның мәкерләрен, ханбикәгә тугрыларның (Кошчак угълан - Артем Пискунов һәм Кол Шәриф сәет - ТРның халык артисты Сәлим Мифтахов) батырлыкларын тамашачыга җиткерергә тырыша. Дөрес, песада вакыйгалар тарихи дөреслеккә берникадәр туры килеп тә бетми торгандыр, әмма әсәр, минемчә, халык күңелендә сакланган Сөембикә образын сәхнәгә менгезеп зурлау, шул ук вакытта хөсетлек, икейөзлелек, аумакайлык кебек авыру сыйфатларга ия булган сатлыкҗан хакимнәрнең ил фаҗигасенә китерүен гыйбрәт итеп күрсәтүдә зур әһәмияткә ия. Һәрхәлдә, әлеге спектакльне карагач, ул чорның каһарманнары белән тагын да ныграк кызыксына башлыйсың.
80 яшьлек Тинчурин театрының тарихи әсәрләргә беренче мәртәбә генә алынуы түгел, кайчандыр аларның репертуарында Нурихан Фәттахның болгар чорына караган «Әтил суы ака торур» әсәре булган. Хәзер әлеге спектакльдә кулланылган костюмнарны тамашачы Тинчурин театрының музеенда күреп хозурлана ала. Бу сезонның репертуарында булган Кол Галинең «Йосыф-Зөләйха»сы да - шундый ук тарихи ядкәребез. Ул әдәбият галиме Нурмөхәммәт Хисамов тарафыннан сәхнә теленә күчерелгән. Тинчурин театрының, мәхәббәт өчпочмакларына корылган җиңелчә комедияләрдән акрынлап ераклашып, әдәбиятыбызны һәм тарихыбызны китаптан көннән-көн аерыла баручы тамашачыга сәхнә аша җиткерүне алга сөрүе шатландыра.
PS. Ак яулыклы әниләренә кесә телефоннары бүләк итүчеләргә сүзем бар! Телефон алгансыз икән, аның тавышын ничек итеп сүндереп куярга кирәклеген дә өйрәтергә онытмасагыз иде! Телефон шалтыравы хәзер байлык түгел, ә әдәпсезлек билгесе. Булачак егетләр һәм кызлар, ата-аналарыгызны тамаша залларында башкалар алдында оятлы итмәгез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: