Шәһри Казан

Тинчуринлылар быел Чеховка кәләпүш кидермәкче

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 82 нче сезонын 7 сентябрьдә Шамил Фәрхетдинов һәм Рәшит Заһидуллинның уртак иҗат җимеше - «Их, алмагачлары» спектакле белән ачып җибәрде.

Быелгы сезонда тинчуринлылар тамашачыны яңа спектакльләр белән сөендерәчәк.

- Татар классигы Нәкый Исәнбәтнең опера өчен язган «Түләк» әсәре шигъри фольклор драмасы итеп сәхнәләштерелә. Драма театрында ул беркайчан да куелмаган, - диде театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин. - Антон Чеховның «Свадьба» комедиясен артист Илфак Хафизов тәрҗемә итте. Ул бүгенге көндә тамада булып эшләүче яшь артистларның күзәтүләреннән дә чыгып эшләнде. Чеховка кәләпүш кидертәбез. Чит ил классикасын да сәхнәгә менгерергә уйлыйбыз. Хәзерге заман драматургиясе дә куелачак. Резидә Гарипова Рөстәм Мингалимның «Өченче бүлмәдә эт яши» дигән әсәрен сәхнәләштерергә җыена. Шамил Фәрхетдинов балалар өчен «Гайрәт» дигән спектакль әзерли. Ул төрле халык әкиятләренә нигезләнә. Төрек режиссеры белән уртак проект эшләү дә күздә тотыла. Быел шулай ук алдагы елларда куелып та репертуардан төшеп калган спектакльләр яңартыла (Максим Горькийның «Кояш төшмәгән җирдә» һәм Кәрим Тинчуринның «Сакла, шартламасын!» әсәрләре).

Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов әйтүенчә, коллектив быел спектакльләр белән һәр районга барып җитәргә исәпли.

Реклама

- Туфан Миңнуллинның «Төш» спектакле белән Кама аръягы районнарына гастрольләр узачак. Фәнис Яруллинның «Бер күрешү - үзе бер гомер»е әдипнең туган ягы Баулы районында күрсәтелә. Быел да Уфа, Мәскәү шәһәрләрендә гастрольләр булачак. Театрда тамашачылар өчен гаилә спектакльләре тәкъдим ителә. Хәйрия спектакльләре белән балалар һәм картлар йортларына бару күздә тотыла, - диде ул.

Бу сезонда спектакльләр русчага гына түгел, инглиз теленә дә тәрҗемә ителәчәк. Тамашаларның һәркайсында тере тавышка җырлау мәҗбүри.

15 сентябрьдә Кәрим Тинчуринның туган көне уңаеннан каберенә чәчәкләр салыначак. Театр Кәрим Тинчурин бюстын ясауга конкурс игълан итте. Җиңгән ике бюстның берсе - Тинчурин паркына, икенчесе театр фойесына куелачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: