Шәһри Казан

«Тискәре кешеләр дә яратырга сәләтле»

Быел Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективына тагын ике артист өстәлде. Шуларның берсе талантлы актер Марсель Мәхмүтов. Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театрында тугыз ел эшләү дәверендә артист иҗат иткән образларны тамашачы һәрвакыт яратып кабул итте. Аның рольләрен искә төшерү өчен «Галиябану» спектаклендә - Исмәгыйль, «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз»...

Реклама

Казанда туып үскән егетне сәнгать юлыннан китәргә кем этәргән соң? 124 нче мәктәптә укыганда, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фатыйма Имашева җитәкләгән җыр түгәрәгенә йөргән Марсель фестивальләрдә катнаша башлый. Укытучысы аның сәләтен күреп, театр училищесына барырга тәкъдим итә. Егет Фатыйма апасын тыңлап ялгышмый. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин җитәкләгән курста укый ул. «Башта кая килеп эләккәнемне дә аңламый йөрдем», - ди Марсель, студент елларын искә төшереп. Марсель Мәхмүтов үз тырышлыгы белән максатына ирешүчән. Ул барысына да өлгерә. Хәер, артистның үзе белән якыннанрак танышыйк әле.
- Марсель, син кайчан да булса академия театрында уйнау турында хыялландыңмы? Анда килеп эшли башлагач, сәхнәгә чыгарга өлгердеңме әле?
- Әйе, Г.Камал исемендәге театрга спектакльләр карарга йөргәндә, «Их, шушы театрда эшләсәң иде, дип хыяллана идем. Әлегә «Зәңгәр шәл», «Кыю кызлар», «Курчак туе» спектакльләрендә күмәк күренешләрдә сәхнәгә чыктым. Хәзергә Фәрит абыйның репетицияләренә йөрим. Миңа аның эшләве ошый. Ул яшьләргә дә, өлкәннәргә дә иҗат өчен ирек бирә. Мине шушы театрга чакырганга Фәрит Бикчәнтәевкә рәхмәтлемен. Труппа да бик әйбәт кабул итте. Монда артистлар бер-берсенә карата яхшы мөнәсәбәттә. Эшкә бик җаваплы карыйлар. Репетициягә хәтле берәр сәгать алдан килеп утыралар. Шуларга карап ничек эшлисе килмәсен.
- Синең өчен рольнең зурысы, кечкенәсе мөһимме?
- Станиславский: «Кешедә актерлык эгоизмы булырга тиеш түгел», - дигән бит. Минем өчен роль зурмы, кечкенәме, сәхнәдән төшмәү генә мөһим. Баш рольдә җаваплылык күбрәк. Кечкенә роль уйнаганда ял итәсең.
- Артист тамашачы өчен матурлык таратучы кеше. Үзең иҗат иткән якты, матур образларны кемгә дә булса охшатырга тырышасыңмы син?
- «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз»да Баязитны уйнаганда әтине кабатларга тырыштым. Спектакльне караганнан соң әти: «Улым, алай ук кирәкмәс иде», - дигән иде.
- Нинди рольләрең уңышлы килеп чыга? Уңайларымы, тискәреләреме?
- Әлбәттә, тамашачы уңай образларны ярата. Аның ничек бетәсе алдан ук билгеле була. Уңай геройга, их, шәп кеше бу, дип ихластан сокланып утыралар. Ә миңа тискәре рольдә уйнау ошый. Тискәре образда үзеңне ачып була. Аның уңай ягын эзлисең. Тискәре кешеләр безнең тормышыбызны үзгәртә бит. Алар да яратырга сәләтле. Эдмундны уйнаганда мине «үтерәләр», ә халык кул чаба. Шул чакта бик авыр булган иде. «Галиябану»да Исмәгыйльне уйнаганнан соң балаларга: «Галиябануны кем күбрәк ярата?» дигән сорау биргән идек. Барысы да бертавыштан: «Исмәгыйль» дип җавап бирделәр. Минем төп максатым да шул яратуны күрсәтү иде. Балаларны беркайчан да алдап булмый.
- Марсель, син бит әле Рус яшь тамашачы театры артистлары белән бергә «Һөнәр» фестивалендә катнашкан идең. Анда уңышлы чыгыш ясаганың өчен узган ел Дамир Сираҗиев исемендәге бүләккә ия булдың. Актерлар йортында балалар белән театр студиясендә эшлисең, театр училищесында укытасың. Марсель Мәхмүтов ниндирәк педагог икән соң?
- Без «Һөнәр» фестивалендә катнашу өчен рус актерлары белән өченче спектаклебезне әзерлибез. Актерлар йортында балалар белән гыйнвар аенда Илгиз Зәйнинең «Бәби» спектаклен куячакбыз. Театр училищесында да яратып эшлим. Без хәзерге студентлар белән бер заман кешеләре. Шуңа күрә бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Димәк, аларны кызыксындыра алам. Укыту алымнарын да безнең чорга әйләндерәм. Үземне алардан өстен куясым килми. Һәр укучы белән аерым эшләргә тырышам. Миңа яшьләр белән эшләү ошый. Әлбәттә, бераз кырыслык та кирәк.
- «Әрүгәйдә» ансамблендә дә җырлавыңны беләбез. Анысына да вакыт табасың. Аның белән кайларда чыгыш ясыйсыз?
- Без анда өч егет эшлибез. Рөстәм Гайзуллин, Ильяс Фәйзрахманов та театр артистлары. Һәркайсыбызның үз вазифасы. Мин җырларның сүзләрен, көйләрен язам. Без ансамбль белән яшьләр өчен төнге клубларда, театр бәйрәмнәрендә чыгыш ясыйбыз. Төрле җырчыларның концертларында катнашабыз.
- «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән әйтем сиңа бик тә туры килә.
- Бәлки, шулайдыр. Без өйләнешүгә тулай торакта яши башладык. Әти-әни ярдәменә өметләнмичә, үземә эшләп табарга туры килде. Менә инде фатирын да, машинасын да алдык. Узган ел минем өчен бик уңышлы булды. Социаль-юридик институтны тәмамладым. Кызыбыз Айшә туды.
- Синең хатының Ләйсән дә артист. Ул нинди сыйфатлары белән күңелеңне яулады?
- Ләйсән бик кыргый иде ул. Театрда шуның белән аерылып торды. Үз эшенә гашыйк кеше. Ул бик тырыш, эшен ярты юлда калдыра торганнардан түгел. Әлегә бала белән өйдә утыра. Минем кәефем төшкән чакларда да күңелемне күтәреп җибәрә. Ныклы терәк була белә.
- Бүген сине мәҗлесләрдә иң оста алып баручы буларак та мактыйлар. Ул эшкә ничек керешеп киттең?
- Анысы акча юклыктан башланды. Туй акчасына без музыка җиһазлары сатып алдык та шул эшкә тотындык. Әгәр артистның хезмәт хакы җитәрлек булса, ул кеше күңелен ачтырып йөрмәс иде. Аллага шөкер, хәзер бар нәрсәм дә бар. Бүген үземне алып баручы булудан бигрәк театрга багышлыйсым килә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: