Шәһри Казан

Тиздән «Иске Казан түгәрәк уены» фольклор фестивале узачак

«Иске Казан түгәрәк уены» фольклор фестивале республикабызда алтынчы мәртәбә үткәрелә. Быелгы йомгаклау туры 30 майда Биектау районының Шәпше авылында узачак. Катнашу өчен 50 коллектив сайлап алынган. - Быелгы фестиваль конкурс формасында оештырылды. Чыгыш ясаучы ансамбльләргә таләпләр дә югарырак куелды. Балалар фольклоры да өстәлде. Шулай ук гөслә дигән уен коралында уйнаучыларның...

«Иске Казан түгәрәк уены» фольклор фестивале республикабызда алтынчы мәртәбә үткәрелә. Быелгы йомгаклау туры 30 майда Биектау районының Шәпше авылында узачак. Катнашу өчен 50 коллектив сайлап алынган.
- Быелгы фестиваль конкурс формасында оештырылды. Чыгыш ясаучы ансамбльләргә таләпләр дә югарырак куелды. Балалар фольклоры да өстәлде. Шулай ук гөслә дигән уен коралында уйнаучыларның табылуы да яңалык. Безнең төп максатыбыз: халкыбызны үз мәдәнияте белән горурланырга өйрәтү, - диде Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча фәнни-методик үзәк директоры Фәнзилә Җәүһәрова, быелгы яңалыклар белән таныштырып.
Бу фестивальдә һәр төбәк үз якларындагы фольклорны күрсәтә. Ул бигрәк тә авылларда сакланган.
- Фольклор безгә ана сөте белән кергән. Әмма мине авылларда фольклор коллективларын оештыручыларның җитмәве борчый, - ди Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин.
Шәпшедә фестивальнең өченче турыннан соң, катнашучылар шул ук көнне 14 сәгатьтә Иске Казанда тамашачыларны каршы алачак. Анда милли ризыклар, кул эшләре әйберләре сату, күргәзмәләр оештыру күздә тотыла. Остаханәләрдә агачтан чокып ясау серләренә дә төшенергә мөмкин булачак.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: