Шәһри Казан

«Үткән юлым авыр булса да, сагынып искә алам»

Актерны урамда туктатып, уйнаган образларын искә төшерәләр икән, аның өчен моннан да зур куаныч юктыр. Беркөнне Татарстанның атказанган артисты Нурия ВӘЛИЕВА артыннан: «Бу бит карчыклар ролендә оста итеп уйный торган артист», - дип калганнарын үземә дә ишетергә туры килде. Әйе, Нурия апаны тамашачы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия...

Реклама

Бәлки үзе дә балачактан ятим калып әбисе тәрбиясендә үскәнгә күрә, аның холык-фигыльләрен үзенә сеңдергәндер ул. Әй, ул бәхетсез балачак... Аны тыныч кына сөйли алмый Нурия апа. Репрессия еллары да аларның гаиләсен читләтеп үтми. Колхоз рәисе булып эшләгән бабасы, кешеләргә яхшылык эшлим дип, ашлык өләшә. Тик ул изгелеге үзенә начарлык булып кайта. Аны кулга алып, Суслонгерга озаталар. Тугыз баласы белән тол калган Заһидә кызы Гамиләне әтисенә азык-төлек тапшырырга дип шунда җибәрә. Тәвәккәл таш ярыр дигәндәй, кыз бернидән дә куркып тормый, Суслонгерга барып кайта. Гамилә оста куллы булуы белән дә тирә-юньдә дан тота. Яшьтән үк тегүен дә тегә, итеген дә баса. Тик гомеркәе генә бик кыска була. Иреннән аерылганнан соң, 34 яшендә, кызы Нурияне калдырып, мәңгелеккә китеп бара. «Әниең озакламый поезд белән кайта», - дигәч, кыз еллар буе аның кайтуын көтеп яши. Әбисенә биргән «Нигә башкаларның әниләре яшь, ә син карт соң?» дигән сораулары да җавапсыз кала аның. Туган ягы Кукмарага кайтып әнә шул поезд тавышларын ишеткән саен, артистның бүген дә үзәге өзгәләнә. Әбисен үз анасына санап йөргән кызга җиде яшендә генә бер сыйныфташы аның үз әнисе исән булмавын әйтеп сала. Шул чактагы үрсәләнүләре Нурия апаның һич исеннән чыкмый...
- Нурия апа, тормышның ачысын-төчесен татып үскән кызны сәхнә ничек сихерләде соң?
- Без мәктәптә укыганда, татар теле укытучылары сәнгатьле итеп укуга игътибар итәләр иде. Бүген дә шулай булуын теләр идем мин. Үзем кечкенәдән үк поэмалар ятлый башладым. Аннары укытучылар белән бергә авылларда концертлар куеп йөрдек. Кичке мәктәптә укыган чакта, Саба районына конкурска баргач, анда жюрида утырган Г. Камал исемендәге театр артисты Бари Әшрәпов шигырь укыганымны күреп, мине чакырып китерде дә: «Сеңлем, синең тавышың театр өчен», - дип канатландырып җибәрде. Әнә шуннан соң артист булырга хыялланып яши башладым.
- Урау юллар аша булса да, хыялыгызны тормышка ашыргансыз...
- Мин башта тегү фабрикасында эшләдем. Артист булу минем өчен чынга ашмас хыял иде. Казанга театр училищесына дип килсәм, анда рус группасы гына туплыйлар икән. Шуннан соң Г.Камал исемендәге академия театрына кереп карарга булдым. Анда миңа Әлмәт театрына артистлар кирәклеген әйттеләр. Шунда китеп җиде ел эшләдем. Күренекле артист Дамирә Кузаева белән бер үк рольләрне уйнарга туры килде.
- Сәхнә корбаннар сорый, диләр. Сезнең иҗат юлында да андый мизгелләр булгандыр.
- Минем ирем булган кеше театрда эшләвемне яратмады. Әмма аңа карамадым, барыбер сәхнәне сайладым. Аннан соң безнең юллар аерылды.
- Казанга нинди җилләр ташлады үзегезне?
- Бервакыт Казанга гастрольләргә килгәч, режиссер Фәрит Хәбибуллин ул чактагы Күчмә театрга чакырып алды. 1979 елда гомерем әнә шул театр белән бәйләнде. Режиссерлар ни өчендер мине гел әбиләр ролендә күрде. Мин аларны үземнең әбием язмышын да күз алдында тотып уйнадым. Үткән юлым авыр булса да, мин аны сагынып искә алам.
- Театрда эшләгән елларыгызда кызыклы мизгелләр дә булгандыр. Аларын да күздән кичерегез әле.
- Бервакыт бер авылга килеп төштек тә фатирга урнаштык. Мин аулаграк урын эзләп абзар артына чыктым да исерек хатын ролен кабатлый башладым. Шунда мине үтеп баручы берничә хатын күргән булган. Төшке аш вакытында өйгә керсәм, кәнсәләргә чакырырга килеп җиттеләр. Теге хатыннар мине, исерек дип, барып әйткәннәр икән. Шуннан соң колхоз рәисенә роль кабатлавымны аңлатырга туры килде. Аннары үземнән гафу үтенде.
Икенче бер авылда «Хыянәтче» дигән спектакль уйныйбыз. Мин сәхнәдә: «Совет властена каршы баш күтәрәсеңме?» - дип, Нуретдин Нәҗмиевкә табагач күтәрүем булды, яныбызга бер ир йөгереп менеп, аңа сугып та җибәрде. Шуннан соң пәрдәне яптылар. Элек халык спектакльне чынлап кабул итә иде бит. Әнә шул чактагы рольләрем төшләргә кереп йөдәтә. Аннары төрле артистларга пародияләр ясарга ярата идем мин. Заманында Рабит Батулла: «Сиңа эстрадага юмор буенча да китәргә була», - дигән иде.
- Сез моннан берничә ел элек театрдан да китеп бардыгыз. Рольсез дә утырмадыгыз югыйсә... Әбиләр ролендә гөрләтеп уйнар чагыгыз иде.
- Сәхнәне яратсам да, үз теләгем белән китәргә булдым. Тик әле һаман да сөйләгән монологларымны искә алам. Рольләремне ташламыйча саклыйм.
- Борчу-шатлыкларыгызны кем белән уртаклашасыз? Бүгенге көндә гаиләдә таянычыгыз кем?
- Кызым Айгөл тәрбиясендә яшим.Ул минем ышанычым да, терәгем дә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: