Шәһри Казан

Төнге сәфәр

Табигатьнең, дөресрәге, кышның үтә бер кырыслыгын күпләр хәтерлидер әле: декабрьнең соңгы көне, ягъни 1978 елның Яңа ел төнендә һава температурасы кинәттән генә төп-төгәл минус 50 (!) градуска җитте! Чатнама зәңгәр суык шәһәр-авылларны, бар дөньяны үз карамагына суырып алды. Кайдадыр су торбалары шартлаган, урамда калган адәмнәрнең бит-борыннары өшегән, шоферларның күбесе машиналарын...

Реклама

Табигатьнең, дөресрәге, кышның үтә бер кырыслыгын күпләр хәтерлидер әле: декабрьнең соңгы көне, ягъни 1978 елның Яңа ел төнендә һава температурасы кинәттән генә төп-төгәл минус 50 (!) градуска җитте! Чатнама зәңгәр суык шәһәр-авылларны, бар дөньяны үз карамагына суырып алды. Кайдадыр су торбалары шартлаган, урамда калган адәмнәрнең бит-борыннары өшегән, шоферларның күбесе машиналарын кабыза алмый иза чиккән, вак агачлар гына түгел, хәтта йөзьяшәр имәннәргә хәтле куырылып килгән, дип сөйләштеләр соңыннан...
Менә шушы гарасатлы Яңа ел төнендә миңа Дөбъяз бистәсеннән Әтнәнең Олы Бәрәзә авылына хәтле 12 чакрым җирне тәпи-тәпи кайтырга туры килде. Сөйләсәң, үзе бер кыйсса.
Гаиләм, ике яшьлек улым, туганнарым янына, Яңа ел табынына шулай ирексездән соңарып кайтуымның сәбәпләре исә болайрак иде.
«Татарстан яшьләре» газетасында җаваплы сәркатип булып эшләгән чагым. Ике көннең берендә укучыга гәҗит чыгарабыз. Редакторыбызның ялда яисә командировкада чагы булдымы икән, аның вазифалары минем өскә өелеп калды. Әйткәнемчә, Яңа ел киче, дәртләнеп вә ялкынланып яңа ел санын чыгармакта без. Ул, һичшиксез, матур бизәлешле, бәйрәмчә рухта булырга тиеш. Иҗади хезмәттәшләрдән Рафикъ Юныс, Харрас Әюп һәм Исмәгыйль Шәрәфиев кирәкле материалны «таба»дан төшереп кенә торалар...
Хуш, кичке сәгать 7ләр тирәсендә газетабыз тәмам әзер булды диярлек. Тик беренче битендә генә уч төбе чаклы ак тап - буш урын тырпаеп калды. Тикмәгә түгел: партия өлкә комитетында бер сәгать элек кенә үтә мөһим җыелыш булган. Менә шул хакта рәсми мәгълүмат бирү безгә, комсомол басмасына да, һичшиксез, мәҗбүри. Цензурасы, тагын әллә нинди өстәге усал күзләр көндәлек матбугатның бу гамәлен-эшчәнлеген бик җентекле күзәтүдә тота. Бирми калсаң яки «онытылса» - икенче көнне өстән таң тишегеннән үк телефон шалтыравын һәм янаулы сүзләр ишетәсеңне көт тә тор!
Бу җәһәттән безнең кечкенә генә хәйләбез бар иде. Сөлге буе чыга торган «Социалистик Татарстан» газетасы хезмәткәрләре белән үзара килешенеп, алар сәхифәсендәге рәсми мәгълүматны күчермәдә чыгарабыз да шул текстка барып ябышабыз. Анда бит фәкать коры мәгълүмат, хис яки фәлсәфәгә урын юк. Өстәвенә хата-фәлән җибәрүдән дә азат буласың.
Бу юлысында да нәкъ шулай эшләдек, судан коры чыктык. Әмма вакыт дигәнең бара, Яңа ел сәгате үкертеп минем үкчәгә басып килә ләбаса. Миңа кичекмәстән юлга чыгарга, гаиләм янына кайтып җитәргә кирәк!
Хуш, Иске ел! Яңа ел санына култамгасын салдым да Компрессорлар заводы дигән тукталышка ыргылдым. Бәхеткә күрә, Казан-Дөбъяз маршруты автобусына вакытында - минуты-сәгате белән барып өлгердем. Күн тышлы кара портфелемдә - күчтәнәчләр, аларын ярый әле алдан ук хәстәрләп куя белгәнмен.
Автобус кичке сәгать 9лар тирәсендә Дөбъяз урамының кыл уртасында төшереп калдырды мине. Машина хуҗасына ялварып карыйм:
- Абзый, унике чакрым гына ара калды, зинһар, илтеп куйсаңчы?! Сәмәнен жәлләмәм.
- Син нәрсә, энем, минем гаиләм, дусларым юк дисеңме?! Яңа ел борын төбендә генә. Син үзеңчә ашык инде...
Үзеңчә ашык, имеш! Нишләтим, борын төбеннән генә кузгалып китеп тә барды. Ә борын шәрифләрен шундук әче салкын чеметкәли башлады, чыдар әмәл юк. Тиз генә куян бүрегемнең колакчыннарын төшердем дә, күзләрне генә ачык калдырып, йомшак йон шарфым белән бит-борынны капладым. Рәхәт, җылы булып китте.
Ләкин нишләргә соң? Шушы сорауга җавап таба алмыйча, электр баганасыннан төшкән сүрән яктылык астында уңга-сулга тик йөренәм. Эчтән генә юанам: берәр юлаучы машина узмый калмас әле, янәсе. Чынлап та! Әнә, фараларыннан ике ут көлтәсен бөркеп, бер машина миңа таба йөзеп килә. Эчкә җылы йөгерде, сабыйларча шатланам: Ходайның рәхмәтләре бар икән, мәйтәм...
Кулымны күтәрәм. Менә туктар да, әйдәле, егеткәем, утыр, дияр шикелле. Түм-түгәрәк өмет, эчке бер аваз әнә шулай тәкрарлый үземә. Ләкин чия төсендәге «Нива» машинасы кычкыртып сигнал бирде дә янымнан выжт итеп узып китте. «Булмый, брат...» яисә «Яңа ел белән!» дип әйтүе булгандыр, күрәсең. Карыйм: басып тора торгач, сәгать инде унынчыга таба авышып бара икән! Эшләр болайга киткәч, мин бит Яңа елның башын-койрыгын да күрми калачакмын ләбаса. Кайтасымны беләләр, гаиләм дә борчылып көтәдер...
Тәвәккәллим. Бүрекне басыбрак кидем. Ярый әле җил юк, монысы - минем файдага. Барыр юлымны Ай яктырта, аяк астында машиналар таптаган тыгыз кар шыгырдый. Электр баганасы астында торганда юньләп күренмәгән икән: йолдызлар шундый эре, баш очында тәлгәш-тәлгәш эленеп торалар. Аяк астындагы кар белән бергә, миңа теләктәшлек итеп, күктәге йолдызлар да шыгырдый кебек. Үзем атлыйм, үзем әнә шундый матур уйлар уйларга тырышам. Бүре-мазар очраса дип, кесә пәкесен хәстәрләдем. Ләкин читен бер хәл - шарф белән авыз-борынны томалаган идем бит, кайнар сулыш белән салкын һава очрашудан ул баштарак сыкы, аннары инде боз тамчылары белән үк каплана башлады. Кыен, уңайсыз, авызны өшетә, шуңа күрә вакыты җиткән саен аны әкрен генә уң якка таба күчерә барам. Ярты юлны уздым дигәндә, бозлы шарфның яртысы гына коры калган иде. Бу запас миңа авылга кергәнче җитәчәк, җитәчәк әле... Кар өстенә утырып бер чеметем ял итәсе иде дә, ләкин вакытны әрәм итәсе килми. Сумкадагы яртыны алып, җылыну өчен йөз грамм эчәсе иде дә бит, юк, ярамас. Өйгә кайткач, табында... Ниһаять, ерак-еракта авылның беренче утлары җемелдәп күренде! Мин инде ун чакрымнан араны узганмын, димәк. Түз, йөрәгем, күп калмаган...
Чү! Юлның бер як читендә тере карамчык шәйләнде. Арт аякларына чүгеп утырган. Бүредер, тәгаен бүре бу... Әтинең, бүрене ут белән куркытырга була, дип сөйләгәне бар иде. Кызганыч, ашыгычлык аркасында кәгазь-фәлән алырга онытканмын. Тукта, минем портфельдә соңгы көннәрдә генә язылган биш-алты бит шигырьләр посып ята ич. Юл читенә кадап куелган маяк таягы да эшкә ярап торачак менә хәзер...
Ике бит кәгазьне таяк очына кададым да зажигалканы чыртлатып шуңарга ут элдердем. Безнең хәзер каты көрәш башланачак: кем кемне? Бүре инде, кузгалып, сак кына миңа таба килә башлаган иде. Аның өстенә бару килешмәс, дидем дә юл буйлатып акрын гына артка чигенәм. Мин таякка икенче кат кәгазь һәм ут элдергәнче тәгаен якынаймакчы бу. Акыллы бүрегә охшаган, кабаланмый. Ә мин исә шул ук тактиканы кабатлыйм: утлы таяк белән акрын-акрын гына артка чигенәм. Көлке дә, кызганыч та иде бу гамәлем: йөрәгеңнән сыгып язган үз шигырьләреңне үз кулың белән яндыр инде, менәтерә!..
Кинәт колак төбендә диярлек тонык итеп мылтык шартлаган тавыш ишетелде. Ул арада еракта эт өргән авазлар да колакка чалынды. Бүре, җәһәт кенә ыргылып, якындагы полоса арасына кереп күздән югалды.
Ни көләргә, ни еларга белмим: бактың исә Яңа ел табынына тәгаенләп алынган шампан шәрабым туңып шартлаган икән! Ут, шартлау тавышы, этләр авазы - болар барысы да берьюлы тәңгәл килгәнлектән, бүрегә шул җитә калган, күрәсең. Минем бәхеткә күрә, дип тә әйтик.
Артыма караштырып кызу-кызу атлый торгач, тыкрык башындагы су башнясы янына килеп җиткәнмен икән. Йа Хода, җылысы ташып-бүселеп торган йортыма ун-унбиш минутлык юл калды! Акылым ышанмый, яшертен генә елыйсы килә... Әлеге дә баягы шарфымның бозланып каткан соңгы өлеше дә сафтан чыккан. Аны тизрәк бөгәрләп, сумкага тыктым. Суыкка чыдар хәл юк, хәзер инде бөтен таяныч җиңнәрдә һәм бүрек колакчынында.
Көч-хәл белән баскыч төбенә барып аудым. Көткәннәр шул, ишеккә келә дә салынмаган. Шакып та, звонок та биреп тормыйча, туп-туры өйгә атлап керү белән бөтенесе берьюлы: «Аһ!» - иттеләр. Хатыным Нәсирә кочаклый да елый, елый да кочаклый. Ике яшьлек улым камырдай йомшак куллары белән бәсле-салкын пәлтәмә сарыла.
Дәү әти: «Йа Аллам, ничекләр кайтып җитә алдың, кияү?!.» - дия-дия, алюмин кружкага салып, кухнядан җылы аракы китерә. Кай арада өлгергән диген аны, кружка төбендәге туралган суган боҗралары миңа ярымай кыйпылчыклары, ә инде өстәге борыч бөртекләре исә вак йолдызлар булып күзгә күренә.
«Җылыткыч» даруны эчү белән, тәнем шундук кызышып китте, җылына башладым, маңгайга беренче тир тамчылары бәреп чыкты. Сумкадагы күчтәнәчләрне өстәлгә тартып чыгарам. Ысланган колбаса резин тәпәчкә, дөресрәге, уклауга охшап калган...
Дәү әни милли пәрәмәч, пилмән пешергән икән. Түгәрәкләнеп, табын тирәли утырабыз. Йөзләрдә елмаю, шатлык. Менә бит ул барыбыз да көткән мизгел: телевизор экраны аша Кремль курантлары сәгать 12не сукты! КПСС Үзәк Комитетының генераль секретаре Леонид Ильич Брежнев, үзенчә бер сакаулык белән, бәйрәм котлавының беренче җөмләләрен укый башлады: «Уважаемые соотечественники! От имени Политбюро ЦК КПСС поздравляю вас с Новым годом...»
Рәхәт, күңелле. Бу минутларда миннән дә бәхетле кеше юк иде. Ни әйтсәң дә, сәфәрем гыйбрәтле дә, маҗаралы да булды. Иң мөһиме - мин әлеге төнге сәфәрне исән-имин кичеп чыктым. Минем бу сәфәрне беркем дә кабатлый алмаячагын аңлаганга күрә, үземчә бер «герой» идем бу минутларда.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: