Шәһри Казан

Топиари? Монысы нәрсә тагын?

Хәзерге вакытта топиари сәнгате (инглизчәдән top - биеклек) - агач һәм куакларны геометрик фигуралар һәм башка төрле сыннар ясап кисү ландшафт архитектурасындагы кызыклы юнәлешләрнең берсе булып тора. Хәер, Борынгы Рим бакчаларында да агачларны кисү алымнары югары бәяләнгән. Мәңге яшел агачлардан ул чакта ук корабль, храм, кош-корт, хайван, хатын-кыз һәм ир-ат...

Реклама

Хәзерге вакытта топиари сәнгате (инглизчәдән top - биеклек) - агач һәм куакларны геометрик фигуралар һәм башка төрле сыннар ясап кисү ландшафт архитектурасындагы кызыклы юнәлешләрнең берсе булып тора. Хәер, Борынгы Рим бакчаларында да агачларны кисү алымнары югары бәяләнгән. Мәңге яшел агачлардан ул чакта ук корабль, храм, кош-корт, хайван, хатын-кыз һәм ир-ат сыннары ясаганнар. Яңарыш чорында топиари яңадан үсеш ала. Бүгенге көндә әлеге сәнгать янәдән модада.
Соңгы ун елда ландшафт сәнгатенә багышланган бер генә халыкара күргәзмә дә киселгән үсемлекләр композициясеннән башка узмый.
Мондый скульптуралар ясау күпьеллык хезмәт таләп итә, чөнки аларны елдан-ел, яңа кыяфәткә керсеннәр өчен, яшьтән «тәрбияләргә», ә аннан соң, билгеле бер калыптан чыкмасыннар өчен, даими кисеп торырга кирәк. Зур булмаган хайван сынын булдыру өчен, 6-7 ел кирәк, диләр белгечләр. Геометрик фигуралар эшләү гадирәк тоелса да, түземлек һәм махсус белем таләп итә. Ландшафт сәнгатендә арка рәвешендә калыпланган үсемлекләр яңалык булып тора. Бу очракта арканы тәшкил итәчәк үсентеләрне бер-беренә кара-каршы итеп утырталар да үсемлекләрнең очларын бәйлиләр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: