Шәһри Казан

Тормышмы бу?

Казанга кайтырга тиеш түгел кеше менә инде ике ай монда яши. Үзем турында әйтәм әле. Салкын көннәрне дә эләктердем, җылы көннәрне дә күрдем, менә хәзер коточкыч эссе җәй җитүенә сөенеп бетә алмыйм. Кыш буе җәй көтәбез дә, эссе +28 градуска җитүгә, кояштан кача башлыйбыз. Машинадагы кондиционер ярдәм итә алмый, туңдырма...

Реклама

Казанга кайтырга тиеш түгел кеше менә инде ике ай монда яши. Үзем турында әйтәм әле. Салкын көннәрне дә эләктердем, җылы көннәрне дә күрдем, менә хәзер коточкыч эссе җәй җитүенә сөенеп бетә алмыйм. Кыш буе җәй көтәбез дә, эссе +28 градуска җитүгә, кояштан кача башлыйбыз. Машинадагы кондиционер ярдәм итә алмый, туңдырма ике минуттан соң кулга агып төшә, салкын су сатып алу өчен, аны башта эзләп табарга кирәк әле... Ә менә сыра һәрчак салкынча, аңа кибет суыткычларында урын һәрчак табыла. Һиндстанда Эмануель дигән егет белән танышкан идем, ул Санкт-Петербургта яшәп алган икән. «Сездә бит сыра суга караганда арзанрак тора», - дип әйткән иде ул. Мин элек моңа игътибар итмәгән идем, хәзер еш кына, бәягә күз салганда, Эмануельның сүзләрен искә алам... Күршеләребездә (Украинада да) сугыш бара. Башта көн дә телевизордан яңалыклар карарга тырыштык. Кайгырдык, борчылдык. Ә хәзер инде ияләштек, тынычлына төштек. Берәр каналны ачуга, анда сугыш турында сөйләсәләр, шундук ул каналны төрекләр сериалын күрсәткәненә алыштырабыз да куябыз. Сугыш, ничектер, бездән ерак, безнеке түгел кебек тоела. Безнең эш түгел, әлбәттә, әнә, Путин белән Лавров үз эшләрен эшләсеннәр. Ә безгә туй турында уйларга, баланы кайсы бакчага бирергә икән дип баш ватарга, чәч буярга, машина алырга, баскетбол карарга, помидор утыртырга, кай якларга ял итәргә барасын хәл итәргә кирәк. Сугыш турында уйларга бөтенләй вакыт юк.
Җәйнең беренче көне килеп җитте. Иртән торып (иртән дип инде, сәгать унберләрдә) апамның кызы белән Кырлай паркына бәйрәм итәргә киттек. Һәркайда - озын чират. Анда басып торалар, монда торалар. Биш минут торалар, ун, унбиш... Кояш коточкыч кыздыра... Балалар елый... Менә шунда ата-аналарның балаларына булган бар мәхәббәте күренде дә инде. 1 июнь көнне, Халыкара балаларны яклау көнендә, чиратта торган олылар балаларын яңаклап алдылар. «Мин бит сиңа сюрприз ясыйм! Мин бит сиңа бәйрәм хөрмәтенә бүләк ясамакчы булам! Ә син, оятсыз, елап, киреләнеп торасың! - дия-дия, бер ана сөекле баласына «акыл биреп» алды.
Тормышмы инде бу? Кыш буе кышны яратмау, җәй буе кояштан качып яшәү... Уку елы тәмамланганын көтеп ал да җәй буе компьютер алдында утыр. Тиешле ялыңны ел буе көтеп ал да бакчада артыңны калкытып, көннәр буе чүп утап уздыр инде... XXI гасырда да үзара сугыш, кан коеш... Кеше үтереп, кемнең бәхет тапканы бар? Бала яратам, имеш... Бала яратыр өчен, әүвәл нервларны тикшертергә кирәк әле.
Зинһар, бәхетле яшәргә омтылыйк әле. Сугышмыйча гына. Нервланмыйча гына. Тыныч кына...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: