Шәһри Казан

«Тормышым очраклы хәлләрдән һәм шатлыклы мизгелләрдән тора»

Татар халкында скрипканың ХVIII гасырда гына кулланыла башлавы мәгълүм. Элек аңарда уйнаган танылган шәхесләребезнең күбесе ир-атлар булуын ишетеп беләбез. Соңгы елларда әлеге уен коралы белән хатын-кызлар да мавыга башлады. Шундыйларның берсе - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестрының музыканты Динә Закирова.

Реклама

Динә Чаллыдагы 54 нче татар гимназиясен, 13 нче татар музыка мәктәбен, музыка училищесын, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Аның татар музыкасына булган мәхәббәтенә консерваториядәге укытучысы Марат Әхмәтов та соклана. Биш ел буе имтиханнарда үзе теләгән татар композиторлары әсәрләре белән халык көйләрен генә башкара кыз. Курсташларының: «Син русча музыканы белмисеңме әллә?» - дип соравына да исе китми аның.
Бүген Динә танылып килүче скрипкачы. Тамашачыга ул телевидениедә бара торган «Җырлыйк әле!» тапшыруы аша да таныш. Әлеге уен коралы Динәне ничек җәлеп иткән соң?
- Мин әниемнең хыялын тормышка ашырдым. Ул гомер буе скрипкада уйнарга хыялланган. Үзе Әлмәт музыка училищесының баян классын тәмамлаган. Безнең нәселдә электән үк уен коралларында уйнарга яратканнар. Әнинең бабасы гаиләсе белән ат арбасына төялеп ярминкәләргә йөргән. Шунда кемдер гармунда, кемдер курайда, ә бабай үзе ясаган скрипкада уйнаган. Минем дә татар көйләрен скрипка аша халыкка җиткерәсем килә. Аның тавышы матур. Ул концертларны да бизи.
- Динә, скрипка өчен көйләрнең махсус эшкәртелгәнен беләбез. Үзеңнең дә музыка язып карау теләге тумадымы?
- Хыялда бар ул. Киләчәктә туганым Эльмира апа Шәрифуллинаның шигырьләрен көйгә салып карыйсы килә.
- Үзеңнең җырларга исәбең юкмы соң?
- Мин мәҗлесләрдә генә җырлыйм әлегә. Алга таба белеп булмый...
- Син студент елларыннан бирле сәхнәдә. Татар театрына килеп эләгү дә үзе бер бәхет дигәндәй...
- Әйе, мин башта Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән дәүләт фольклор ансамблендә эшләдем. Анда кыл-кубыз дигән уен коралында уйнарга өйрәндем. Ә инде театрны мин беренче тапкыр училищеда укыганда күрдем. Аннан чыккач, фонтан янына барып: «Шушында тагын килергә иде», - дигән теләк теләп, акча ыргыткан идем. Кечкенәдән телевидениедән спектакльләр карап үскәнгәдер, бик якын ул театр минем күңелгә. Әби экран каршында бөтен артистлар белән таныштырып утыра иде үземне. Менә инде театрда эшли башлавыма да алты ел булды. Үзебезнең оркестр җитәкчесе Фуат Әбүбәкеровка рәхмәтлемен. Ул бик талантлы дирижер. Театрдан тыш «Алканат» дигән төркемдә дә уйнап йөрим әле. Миңа бер генә урын җитми. Үземне төрле җирдә сынап карыйсым килә. Гомумән, минем язмыш гел очраклы хәлләрдән һәм шатлыклы мизгелләрдән тора. Теләгем дә кабул булучан. Бервакыт «Җырлыйк әле!» тапшыруын карадым да йокларга ятканда: «Их, шушында катнашырга иде», - дип уйлап куйдым. Икенче көнне Нәҗип абый Бәдретдинов тапшыруга чакырып шалтыраткач, аптырап калдым. Шунда ук шатланып ризалаштым да. Миңа анда милли көйләр яңгыравы ошый. Үзем өчен зур тәҗрибә алам.
- «Алканат» төркемендә син бердәнбер хатын-кыз. Егетләр белән конкурсларда да катнашуыгызны ишетеп беләбез.
- Тиздән безнең альбомыбыз чыгарга тиеш. Моннан берничә ел элек Төркиядә узган конкурста беренче урынны яулап кайткан идек. Финляндиядә дә уңышлы чыгыш ясадык. Яратып кабул иттеләр.
- Әгәр үзеңә башкаларны да скрипкада өйрәтергә кушсалар...
- Мин мәктәптә дә бер ел эшләп алдым инде, тик вакытым булмау сәбәпле, китәргә туры килде. Балаларны бик яратам. Үзем дә бала җанлы кеше. Кем белә, бәлки киләчәктә педагог хезмәтенә дә керешергә булыр.
- Синең ирең театр артисты Илнур Закиров та талантлы егет. Музыкант кыз күңелен ул ничек яулады икән?
- Башта Илнур бик җитди күренгәч, аны өйләнгән кеше, дип уйлый идем. Бервакыт «Яшь йөрәкләр» спектакле барганда, аның кулларына күтәргән кызны дөрес итеп төшермәгәненә ачуланып карап куйдым. Шунда икебезнең күзләр очрашты. Ә кич белән Илнур телефоныма дуслашырга теләвен әйтеп хәбәр җибәрде. Шуннан соң аралаша башладык.
- Әти-әниләрең сәнгать кешесе белән гаилә коруыңа каршы килмәделәрме?
- Юк, Илнур тәртипле егет бит. Без өйләнешкәннән соң, ул намазга басты. Әти аны бер күрүдә ошатып: «Кызым кемне ярата, киявем шул булыр», - диде. Аның холкы да минем әтинекенә охшаган. Икебезнең дә әтиләр Ильяс исемле. Кызганыч, Илнур әтисен яшьли югалткан. Әти кебек Илнур да балык тотарга ярата. Хәзер ул «чир» үземә дә йокты.
- Ир-егетләр шөгыленнән дә читтә калмыйсың алайса.
- Әйе, минем яраткан шөгыльләремнең тагын берсе - шахмат уйнау. Югары уку йортлары арасында үткән турнирларда да катнаштым. Курайда уйнарга өйрәнергә теләгем бар.
- Барысына да өлгереп буламы? Ял итәргә вакытың да калмый шикелле.
- Мин иртәгә нәрсә эшлисемне дәфтәргә язып барам. Теләсәң, барысына да өлгереп була икән. Ял иткәндә китап укырга яратам. Укыган саен кешенең фикерләү дәрәҗәсе арта, теле байый. Башкалар арасында югалып калмау өчен дә кирәк ул уку.
- Тырышлык, уңганлык каян килгән үзеңә?
- Минем әти бик булдыклы кеше. Без Мөслим районындагы Ольгино авылында өй сатып алган идек. Әти анда үз куллары белән мунча салып куйды. Җәен шунда кайтып умартачылык белән шөгыльләнә. Җәй айларында без дә авылда яшәргә, аңа булышырга яратабыз.
- Әтнә якларында яшь киленне ничегрәк каршы алалар?
- Илнурның әнисе Күшәр авылында яши. Миңа бик әйбәт каенана насыйп булды. Аны бик хөрмәт итәм. Гомумән, Илнурның бөтен туганнары белән дә яхшы мөнәсәбәттә яшибез. Аларга еш кайтабыз. Әни безне тәмле ризыклар белән каршы ала. Киләчәктә дә шулай яшәргә язсын иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: