Шәһри Казан

«Торт яраткан һәркем кондитер түгел»

Шундый заманда яшибез инде без - җыр кадере ташка үлчим. Җырчыларыбыз яңгырдан соң калыккан гөмбәләр кебек артканнан-арта бара, ә алар башкарган җырлар авторлары кояш яктысы күрми дә диярлек. Күләгәдә калдыруның сәбәпләре күпчелек вакытта «юкка вакыт әрәм итеп тору»га нигезләнә булса кирәк, аеруча син әле артык билгеле шагыйрь яисә композитор булмасаң....

Реклама

Рафис абый тумышы белән Апас районы Олы Болгаер авылы егете икән. 1970 елда гаиләдә тугызынчы булып туган малай юлны үзенә үзе сайлаган, үзен бары тик хәрби хезмәттә генә күргән. КДУның юридик факультетын тәмамлаган Рафис абый бүген дә: «Мин бөтен әйбернең тәртибе булуын яратам, тәртипле форматта яшәү кызыклы», - ди.
- Рафис абый, законнар кайда да, сәнгать кайда - әлеге ике полюсны ничек бергә бәйләргә булдыгыз?
- Моңа җавап итеп, әтиемнең миңа 12 яшемә алып биргән гармуны сәбәпче дисәм дә була. Аның телләренә төшенеп, өздереп уйный башлавыма уналты-унҗиде яшьләремдә гитараны үзләштерү дә килеп өстәлә. КДУда укыганда «Ягымлы яз» конкурсында катнашуларны да исәпкә алсаң...
- Кулда - гармун, җанда моң булганда, нигә кирәк иде юристлык?
- Ә нишләп хәрби булган кеше сәнгатькә битараф булырга тиеш ди әле? Яисә һәр кеше җырчы-композитор булсынмы? Бу инде торт яраткан һәркемгә кондитер булырга кирәк булып чыга бит. Мин дәүләт эшендә эшләп тә аңа вакыт таба килдем.
- Беренче җырлар язылу тарихы ничәнче елларга барып тоташа?
- Туксанынчы елларга. Без ул чакта «Ласковый май» кебек төркемнәр, чит ил эстрадасы белән «җенләнә» башладык. Мин дә шул вакытта бик күп җырлар тыңладым. Була бит ул кайчак - чит ил җырын тыңлыйсың, сүзен дә аңламыйсың, әмма аңа кабат-кабат кайтасы килә. Мин дә шул вакытта, бу җырның нәрсәсе үзенә җәлеп итә соң, дип баш ваттым. Баксаң, мелизмы икән. Ә мелизмның милләте юк бит аның, шундый ук стильдә татар җырын да язып була.
- Плагиатлык булып чыга түгелме соң ул?
- Юк, ул идеянең бер кисәкчеген алу, шуннан этәрелеп китү генә. Мин оригинальлек тудырмыйм, әмма яңалык кертергә тырыштым. Шул ук Раяз башкарган «Тукта, вакыт» җырын гына ал - «Берьялгызым уяндым мин иртән...» дип башланып китә ул. Фикер гади - ялгызлык темасы, әмма рифма белән уйнау башкача кабул ителә. Аннан, җырга пессимистлык ноталары салынмаган - ул позитив рухны саклый. Ул яктан җырны тулаем үзең генә иҗат итүнең плюслары күп - үзең теләгәнчә, үзең күзаллаганча язып була.
- Кайсы җырыгыз иң якыны?
- «Кыргый ат» дигәне. Ул, әлбәттә, образ - метафора гына. Күкрәк киереп, мин ирекле дип йөргән кешене күргәнегез бармы? Юк алар. Дәрәҗәсе үскән саен, ирек төшенчәсе кысылганнан-кысыла төшә. Гади кеше эшли алганны да эшли алмаска мөмкинсең. Ә ул теләк-омтылыш күңелдә яши, кайчак тәртәгә тибеп куя... Бу халәт миңа да кагыла. Бәлки, әлеге фәлсәфә телевизор каршында кырын ятып, тормышта башка кызыксыныр нәрсәсе булмаучылар өчен кызыксыз да тоеладыр. Ә менә күңеле тынгысыз, янып яшәүчеләр өчен ят түгел ул. Аннан, «Мин яратмыйм» дигән җыр тыңлаучы өчен кызыклы тоелды дип беләм. Ул җырны яздыргач, кайберәүләр мине, әллә бу татарның Высоцкиемы дип тә әйтеп алды. Шуңа аның клибына Высоцкий кергән кадрлар да өстәлде. «Юл уртасында» дигән җырым да күбрәк фәлсәфи нигезле - тормышта һәркемнең үз юлы бар. Озакламый «Барс Медиа» ярдәме белән оештырылачак концерт программам да шулай аталачак. Ф.Сәлахов, Р.Фасыйхов, И.Баһ, Р.Асаев, Б.Насыйрова, И.Сәйфиев, И.Әхмәтов кебек җырчылар минем иҗат җимешләремне тамашачыга җиткерәчәк.
- Җыр язу Сезнең өчен иҗатмы, кәсепме?
- Хезмәт. Үземне яңа өлкәдә сынап карыйсым килде. Әмма ул минем өчен кәсеп булып китмәде - мин берәүгә дә җырымны сатып бирмим. Җырларымның берсе дә товар түгел. Һөнәрем - юрист, ул миңа җитеш тормыш алып барырлык җирлек бирә. Сан артыннан да кумыйм. Мисалга, соңгы дүрт еллык иҗатымда барлыгы 10 җыр иҗат ителгән.
- Гаиләгез турында да ишетик инде?
- Хатыным Диләфрүз белән Гөлүсә һәм Гүзәл исемле кызлар үстерәбез. Алар минем җыр язу тарихы белән иң беренче танышучылар. Ә якын кешедән дә гадел тәнкыйтьче була алмый.
- Соңлап башланган иҗатыгызга иртәгәсе көннән ниләр сорар идегез?
- Минем иҗатка килүем иртә дә, соң да булмады - сәгате җиткәч башланды дип уйлыйм. Күңелемә ошаганда, мин әле иҗат итәрмен дип уйлыйм. Ә болай иҗат кешесе генә була алмыйм мин, аңа омтылмыйм да. Иҗат кешеләре бит алар сәер, бу дөньядан бикләнеп, үз дөньяларында гына яшәүчеләр. Ә миңа дөнья тулаем кызыклы. Тулы канлы, төрле яклы, үзгәрүчән дөньяда үзем булып яшисем килә. Әле эшлисе эшләр байтак дип уйлыйм. Шул исәптән иҗатта да...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: