Шәһри Казан

«Төп эшем – хуҗабикә»

Кем генә аны кайчандыр авиация институтында ракета двигательләре өйрәнеп, инженер-механик булырга җыенып йөргән кеше дияр икән? Хәер, ахыргы нәтиҗәнең икесендә дә күкләрнең илаһи кодрәтен тою бар дип карасак, Елена Ежовкинаның гамәли сәнгать юлына кереп китүендә дә әллә ни гайре табигый хәл юк кебек. «Иҗатка сарыф ителгән гомер тормыш циклына керми....

Реклама

Алайга калса, соңгы 13 елда бу ханымның җиргә төшәргә гел генә дә җае юк булып чыга түгелме соң? Дөресе дә шулдыр. Мондый нәтиҗә чыгарыр өчен оста кулы аша үткән эшләнмәләрнең бер кадәресен күрү дә җитә.
- Барысы да үзебезнең ихатада ландшафт дизайны белән шөгыльләнүдән, участокны планлаштырудан башланды. Агачлар, йөзем куаклары утыртылып, яшелләндерү өчен вертикаль конструкцияләр куелгач, өй бизәүгә керештем. Үз йортың булгач, бер дә буш почмаклар тотасы килми икән. Шуңа күрә дә басуда, урманда, үзебезнең участокта үскән чималдан файдаланып нәрсәләрдер ясый башладым, - ди Лена, иҗатка килүенең беренче елларын хәтерендә яңартып.
Флористиканың тәменә тиз төшенә. Казанда булмаган материалларны Мәскәүдән, чит илләрдән эзли башлый. Ә инде өйдәге почмаклар тулып, чират диварларга килеп җиткәч, паннолар, коллажлар эшләүгә күчә. Рәссамнар Миләүшә Нуруллина, Александр Шадрин, Булат Гильвановларның осталык дәресләрендә катнашу да эзсез генә үтми. Майлы буяуларга тотынырга бер сәбәп була ул иҗади очрашулар. Авторның Венеция битлекләренә булган мәхәббәте дә сүздә генә түгел. Останың, гомумән, буш диварларны өнәмәгән остаханәсендә дә шактый алар. «Әллә битлекләрне дә үзе ясыймы?» диярсез бәлкем. Юк, әлбәттә. Әгәр дә ул аларны ясый башласа, күлмәк тегәргә ниятләгән кеше җитен үстерә башлаган кебегрәк булыр иде. Ул, нигездә, Венеция битлекләре белән эш итә. Ягъни сатып алынган сурәтсез битлекләрне җаны теләгәнчә бизи. Монда буяулардан башлап тимерчыбык та, тукыма да, спрей да -бөтенесе бер максатка эшли. Икешәр катлы таҗларын гына күр син аның! Ишләп-кушлап ян-якларыннан катыргылар ялгап «үстереп», парча, челтәр кебек затлы тукымалар ябыштырганнан соң, күз алдында тәмам үзгәрә, купшылана һәм ниндидер мәһабәт яңгыраш ала битлек. Дөрес, әлегә мондый битлекләрне бездә бик популяр дип булмый, әмма бу гына киртә була алмый остага. Әлбәттә, Елена Венециядә ул битлекләрнең ничек эшләнүен карап торган кеше түгел. Шуңа да күп нәрсәгә үз тәҗрибәсе аша килә. Ягъни катыргы сынмасын, сыгылмалы булсын дип әйтү генә аз, моңа ирешү юлларын да үзенә табарга кала. Булган табышларын да җиде кат бик астында тотарга җыенмый. Ул уздырган осталык дәресләренә балалар, хатын-кызлар гына түгел, ир-егетләр дә теләп йөри. «Кайберәүләр шуның кадәр мавыгып китә, үзенә икенче һөнәр үзләштереп киткәнен дә сизми кала хәтта», - ди оста.
Һәр салфеткада шедевр күреп
Еленаның күңелен соңгы өч елда ныклап торып яулаган нәрсә ул декупаж. Гади генә итеп, теге яки бу өслеккә салфетка ябыштыру дип әйтеп була аны. Ә бит өйдә синең кулыңдагы салфетканың сурәтен сорап торган «почмаклар» кырыкмаса кырык. Йорт җиһазлары, савыт-саба белән генә дә чикләнми бу исемлек. Чамасын белсәң, аяк киемнәренә дә, өс киемнәренә дә, кулыңа тоткан сумкага да артык булмый ул. Бары тик тиешле технологияне генә сакла да, җилемне, лакны дөрес сайла һәм син күрәсе килгән рәсемдә «җыерчыклар» гына булмасын. Лена да кулы тигән, күзе төшкән бөтен җирне «йөреп» чыккан булса кирәк. Шуңа да: «Мин кагылмаган әйберләрдән унитаз белән, батареялар гына калды», - дип шаярта.
- Ирем командировкадан чәчәкләр түгел, ә салфетка алып кайтса, мин бик бәхетле. Үзем дә еш кына Италиядә, Франциядә булам. Кая гына барсам да, салфеткасыз кайтканым юк. Заказны Германиягә бирәм. Нәрсәсе кызык, салфетканы кулга алуга, мин инде аңа салфетка итеп түгел, ә булачак шедевр итеп карыйм. Кызганыч, Европада бездәге кебек кул эшләре ярминкәләре юк, - ди ул.
Шулай булуга да карамастан, декупаж белән генә чикләнергә түгел, ахры, исәбе. Иң зур хыялы - керамика икән. Шуңа да гипстан, керамикадан эшләнгән әйберләрне җыюы.
Еленаның ярминкәләр хакында да юкка гына сүз башлавы түгел. 2011 елның октябреннән Казанның «Тандем», «Көньяк», «Парк Хаус» кебек сәүдә үзәкләренең әле берсендә, әле икенчесендә узган «Кул эшләре могҗизасы» дип атала торган күргәзмә-ярминкәләр саны да инде 30дан артып киткән. Биредә Е.Ежовкина үз товарын тәкъдим итүче оста гына түгел, ә шуның эчендә кайнап йөрүче оештыручыларның берсе буларак мәгълүм кеше. «Машина времени» төркеме концерты вакытында Е.Ежовкина оештырган ярминкәдән дә канәгать калды осталар. Инде менә 28-29 июньдә узачак Kremlin LIVEга әзерләнүләре. Моңа кадәр дә, әлеге фестивальнең өченчесендә, дүртенчесендә ярминкәләр белән катнашканнары булды. Соңгы вакытта тагын шундый зур-зур чараларда катнашу көтә осталарны: 30 июнь-1июль - шәфкатьлелек ярминкәсе, аннан «Осталар шәһәрчеге» һәм Универсиада. Беренче карашка, үз җайлары белән генә йөргән кебек тоелса да, шәһәр күләмендә уздырыла торган чараларның күбесендә катнашып киләләр һөнәрче осталар. Мондый ярминкәләр нәрсәсе белән кызык, беренчедән, сатып алучы төрле өлкәдә иҗат итүче рәссамнар белән күзгә-күз очраша һәм бердәнбер данәдә эшләнгән әйберне останың үз кулыннан ала. Җитмәсә, очсыз хакка. Чөнки бу очракта сәүдә нокталары куя торган 50-100 процент наценка юк. Икенчедән, ярминкәләр вакытында осталык дәресләре уздыру да матур гадәткә әйләнеп бара. Ярминкәләрдә катнашучы осталар никадәр күбрәк булса, аның эчтәлеге дә баерак. Оештыручылар шуңа омтыла да. Гадәттә, ким дигәндә, 15тән 40ка кадәр оста катнашып килә диләр алар. Ә бит безнең кулланма-гамәли сәнгать рәссамнары, халык сәнәгате һөнәрчеләре ни генә эшләми. Киез дә, күн дә, балчык та (керамика), полимер балчык та, буяулар да, сәйлән дә, агач та, текстиль дә, пыяла да (фьюзинг, витраж), сабын да, шул ук салфетка (декупаж) да һ.б. бердәй буйсына аларга.
- Кайбер ярминкәләрне хәйрия максатында да уздырабыз. Кергән акчаның бер өлешен Анжела Вавилова фонды, «Балачак шатлыгы» («Радость детства»), «Казан әниләре» кебек шәфкатьлелек фондларына һәм Дәрвишләр бистәсе, Яшел Үзән балалар йортларына тапшырабыз, -ди Елена Ежовкина.
...Үзен: «Төп эшем - хуҗабикә», - дип таныштырган ханымның әнә шулай вакыт белән исәпләшмичә, башкаларның да йорт-җиренә ямь кертергә, осталык дәресләренә килүчеләрнең ике кулына бер эш биреп һөнәрле итәргә тырышып йөрүе. Афәрин!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: