Шәһри Казан

«Төреквидение»: кайда, кайчан, ничек?

Инде килеп җитте! Икенче атнада Казанда җыр сәнгатендә матур вакыйга: икенче халыкара TURKVIZION җыр бәйгесе узачак. Бәйгенең ярымфиналы - 19 ноябрьдә, финалы 21 ноябрьдә «Татнефть-Арена» Боз сараенда була.

Билетлар
Билетлар алу өчен (843) 527-85-85 номеры буенча Боз сарае кассасына яки (843) 5 800-800 номеры белән «Мәйдан» телеканалына шалтыратырга мөмкин. Билет бәясе 200-1000 сум.

Бездән кем?
Исегезгә төшерәбез, узган ел Алинә Шәрипҗанова бу бәйгедә дүртенче урын алган иде. Быел Татарстан данын Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган җырчы Айдар Сөләйманов яклаячак.

Җиңүче нәрсә ала?
Конкурста җиңүче дөньяның 12 илендә 100 миллион тамашачысы булган халыкара «ТМВ» телеканалында ел буе үз клибын күрсәтү мөмкинлеген һәм акчалата бүләк алачак.

Трансляция ничек барачак?
Бәйгенең ярымфиналы һәм финалы «ТМВ TV» (Төркия) сигналын алу юлы белән 25 илдә 40 телеканалда трансляцияләнәчәк. Татарстанда исә чараны «Мәйдан» музыкаль каналы күрсәтәчәк. Бәйгенең фаразланган телеаудиториясе бөтендөнья буенча 300 миллион кеше тәшкил итәчәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: