Шәһри Казан

«Төреквидение» Казанда узачак

Төркиянең Искешәһәрендә «Төреквидение-2013» телевизион бәйгесе узды. Бәйгегә төрле илләрдән, шул исәптән Украина, Беларусь, Үзбәкстан, Казахстан, Россия Федерациясе һәм Төркиянең үзеннән 24 башкаручы килгән иде. Ә Татарстаннан анда «Үпкәләмим язмышыма» җыры белән Алинә Шәрипҗанова катнашты.

Ярымфиналда 24 җырчы чыгыш ясап, аларның 12се генә финалчы булды. Алар арасында Алинә дә бар иде. Шимбә көнне кич телевизион конкурсның финалы тәмамланды. Искешәһәр мэры Гюнгер Азим Туна үз чыгышында «Төреквидение» төрек дөньясында яңа юнәлеш булачагына ышаныч белдерде. «Конкурс барлык төрки халыкларның тавышын бер сулышка берләштерә», - дип ассызыклады ул һәм «Төреквидение-2014»нең Казанда узачагын да искәртте.
Татарстаннан җырчы Алинә Шәрипҗанова «Үпкәләмим язмышыма» җырын тәкъдим итте. Меңләгән тамашачы яшь ананың (Алинәнең 5 айлык малае бар) һәм талантлы казанлының чыгышын җылы каршы алуын да билгеләп үтәргә кирәк. Жюри һәм тамашачыларның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, «Төреквидение-2013» җыр конкурсында беренче урынга Әзәрбәйҗаннан Фәрит Гасанов лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарда - Беларусь һәм Украина җырчылары. Алинә Шәрипҗанова дүртенче урынны алды.
Алинә шуннан соң журналистларга биргән әңгәмәсендә үз чыгышы һәм нәтиҗә белән канәгать булуын белдерде. «Татар җыры - беренче чиратта, мәгънәле композиция. Без милли колорит - моңлы җырны тәкъдим итәргә теләдек. Максатка ирештек һәм Татарстан данын тиешле дәрәҗәдә якладык дип саныйм», - диде ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: