Шәһри Казан

Төсләрдә – милли хис, милли аһәң

Мөдәррис Мөхетдин улы Минһаҗев 1953 елда Татарстанның Шәмәрдән бистәсендә дөньяга килә. 1976 елда Ижау дәүләт университетының нәкыш һәм графика бүлеген тәмамлый. Аның диплом эше - «Авыл кызы» портреты Мәскәүдә узган Бөтенроссия күргәзмәсенә куела.

Армия хезмәтеннән соң ул, энесе Тәбрис белән, Арча мәдәният йортында сәнгать остаханәсе оештыра, диварлар бизәү белән шөгыльләнә. 1978 елда Түбән Кама шәһәренә күчеп китә һәм анда сәнгать студиясе ача. Мәктәп һәм училище интерьерларын, Кызыл Чишмә бистәсе мәчетен бизи. 1998 елдан рәссам Лениногорск шәһәрендә яши һәм иҗат итә.
ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты Мөдәррис Минһаҗевка табигать күңел байлыгын кызганмаган. Аның сизгер җаны беренче карашка гади генә булып тоелган детальләрне күзли. Шулар аша дөньяның гүзәллеген үзенә генә хас сурәтләү чаралары, сәнгать алымнары кулланып тасвирлый. Милләтебезнең иксез-чиксез рухи байлыклары - теле, җыр-моңы, гореф-гадәтләре, тарихы дустым Мөдәррисне иҗатка рухландыручы, илһамландыручы төп чыганаклар әнә шулар. Ул катнашмый калган очрашу, милли-мәдәни чара бармы икән?! Хәер, катнашу әле ул бер нәрсә, ә бит ул гел игътибар үзәгендә булып, шул вакыйгаларның эчендә дә кайный.
Чыннан да, сәхнәгә чыкса, яттан өздереп шигырь укыр, җырлашып утырсак, матурдан-матур җырларга «заказ» бирүче дә ул булыр. Үзе кушылып җырламаса да, дәртләндереп, «әйт шуны» дигәндәй, көч-куәт биреп торыр. Күпкырлы мавыгулары, бай зәвыгы, күтәренке рухы аның иҗатына да уңай тәэсир итәдер, дип уйлыйм.
Минем өчен сүзләр дөньясында иң серле, мәгънәле, гади сүзләр белән генә аңлатып булмый, бер телгә дә тәрҗемә итеп булмый торган сүз - моң. Аны ишетеп, тоеп кына түгел, ә күңелнең бөтен барлыгы белән кабул итәбез, ләззәтләнәбез. Моң җыр-көйләребезгә генә түгел, ә Мөдәррис кебек милли рәссамнарыбызның иҗатына да хас.
Киләсеңне алдан искәртеп куймасаң, аны өйдә туры китерермен димә. Ул әле мәктәпләрдә, уку йортларында, оешмаларда иҗат әһелләре катнашында үтә торган чараларга чыгып киткән була, йә булмаса, үз иҗатына багышланган очрашуларга чакырулы яки яшьләр, балалар өчен осталык дәресләре уздыра. Төбәгебездә татар халкының милли сәнгатен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда зур эшләр башкара, милли хәрәкәттә зур активлык күрсәтә. Һәрбер мәсьәләгә дә аның үз фикере, үз сүзе бар.
Кешеләргә карата игелекле, игътибарлы дустым Мөдәррис, бакыйлыкка күчкән якташ рәссамнарының иҗат кичәләрен үткәреп, аларның рухын шатландыруны үзенең изге бурычы итеп саный. Якыннарының ишекләрен бәхетсезлек какса да, иң беренчеләрдән булып Мөдәррис килеп җитә һәм кайгыларын уртаклашып, ярдәм итәргә ашыга.
Рәссам Мөдәррис Минһаҗевның иҗатын Татарстанда гына түгел, Россиянең күп кенә шәһәрләрендә дә үз иттеләр. Аның шәхси күргәзмәләре, республикабыздан тыш, Ижевск, Уфа һәм Мәскәү калаларында да җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Ә инде портрет жанрында иҗат иткән әсәрләрендә гап-гади замандашларыбызны да, дәүләт эшлеклеләрен дә, иҗаткярларны да очратырга мөмкин (Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, Индус һәм Энгель Таһировлар, Азат Әхмәдуллин, Әбрар Кәримуллин, Шәүкәт Биктимеров, Рәзил Вәлиев һ.б.).
Кайвакыт: «Их, барлык зыялыларыбыз да шундый фидакарь булып, халык, милләт өчен җан атып йөрсә икән», - дип уйлап куям. Рәссамның әле күптән түгел генә Лениногорск шәһәрендә ачылган шәхси күргәзмәсе аның 40 еллык иҗат эшчәнлегенә һәм әтисенең 100 еллыгына багышланды. Шул ук вакытта аның Коръән елында үткәрелүе, әсәрләренең шул темага туплануы тамашачыларның күңелендә үзенә бер илаһи хисләр уятты. Рәссам үзенең чыгышында күргәзмәсенең әтисе рухына дога булып ирешүен теләде. Үзебезнең кайдан килеп, кая баруыбызны искәртер өчен, янәшәбездә Мөдәррис кебек сизгер җанлы кешеләрнең булуы да кирәктер шул. Бездә халык язучысы, шагыйре, рәссамы дигән рәсми исемнәр бар. Белмим, Мөдәррискә андый рәсми исем кирәкме-юкмы икән, иллә мәгәр ул күптән инде халык зыялысы, халык рәссамы...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: