Шәһри Казан

«Туган якта хөрмәт тоеп яшәү рәхәт»

Әгәр Казанда яшәсә, күптән танылган җырчы булыр иде ул. Аның каравы, Илдус Шәйдуллин - бүгенге көндә туган ягында ихтирам казанган шәхес. Үзенең гүзәл табигате белән сокландырган Урмай авылында гомер кичерә ул. Заманында үзе музыка серләренә өйрәнгән мәктәптә вокал дәресләре укыта. Аның үз эше өчен җан атып йөрүен күреп, гаҗәпләнеп кайттым....

Реклама

Шунда Илдусның үзе белән дә 13 яшьләрендә тәүге тапкыр Казанга фестивальгә килгәч очрашкан мизгелләр хәтердә яңарды. Сүзебезне аның балачак хатирәләреннән башладык.
- Мине 6 яшьтән үк авылдашлар аулак өйләрдә, мәҗлесләрдә җырларга чакыралар иде. Әгәр авыл яшьләре чакырганда бармасам: «Синнән башка нинди аулак өй булсын инде ул», - дип авыз да ачтырмадылар. Әнием Гөлсирә белән әтием Минсәет оста җырчылар булганга, мине дә 3 нче сыйныфтан ук сәнгать мәктәбенә укырга бирделәр. Бервакыт әти олы абыйга дип гармун алып кайткан иде. Аның исе дә китмәде. Мин шунда ук халык җырларын өйрәнеп уйный да башладым. Ул чакта миңа ун яшь иде.
- Син унике яшьләреңдә үк республика күләмендәге бәйгеләрдә катнаша башладың. Үзеңне зур сәхнәләргә менгергән остазың кем ул?
- 3 нче сыйныфта укыганда мине сәнгать мәктәбенә Фәрит абый Гибатдинов алды. Башта Казанда үзешчән композиторлар бәйгесендә җырладым. Аннары Казахстандагы Семипалат шәһәрендә уза торган «Иртыш моңнары» дигән конкурска барып, Гран-при алып кайттым. Соңрак Илһам Шакиров исемендәге конкурста өченче дәрәҗәдәге диплом яуладым. Фәрит абый әнә шулай балачактан илһамландырып үстерде мине. Әгәр ул юл күрсәтмәсә, читтә яшәүче авыл баласы андый дәрәҗәле конкурсларда катнаша алмас иде.
- Җыр конкурсларында катнашуың да югары уку йортына укырга керергә ярдәм иткәндер.
- Минем бар хыялым Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында уку иде. Аллага шөкер, ул теләгем тормышка ашты. Анда Венера Ганиева классында укыдым. Аны тәмамлаганнан соң, Татарстан җыр һәм бию ансамблендә эшләп алдым. Аннары Хәния Фәрхи төркеме белән бер ел гастрольләрдә йөрергә туры килде. Шуннан соң, гаилә хәлләре буенча, туган якка кайтып төпләндем. Шәһәр җирендә булсам, бәлки зуррак уңышларга ирешә алган булыр идем. Әмма педагог булуыма үкенмим. Балаларның хөрмәтен тоеп яшәү дә рәхәт.
- Илдус, балаларны музыка мәктәбенә ничек сайлап аласың? Сезгә укырга үзләре теләп киләләрме, әллә мәҗбүр иткәнгә йөриләрме?
- Без аларны мәктәптән сайлап алабыз. Фольклор бүлегендә - 40, вокалда ун бала укый. Без беркемне дә мәҗбүр итә алмыйбыз. Аларны төрле конкурсларда катнашу да кызыксындырадыр. Мәктәптә һәр укучы белән аерым шөгыльләнергә кирәк. Безнең укучылар - «Урмай моңы» конкурсы лауреаты. Төркиядә узган фестивальләрдә катнашып, өч ел рәттән лауреат исемен алдылар.
- Син бит әле «Мишәр» ансамблен дә җитәклисең. Ул коллективның чыгышын Казанда да яратып калганнар иде.
- Кая гына барсак та, аларны алкышлап каршылыйлар. Ансамбльдә хатыным Гөлшат балаларны биергә өйрәтә. Коллективта 9-11 нче сыйныф балалары гына.
- Мәктәптән соң сәнгатькә юл тотучылар да булмый калмыйдыр.
- Әйе, Казан, Чабаксар кебек шәһәрләрдәге музыка уку йортларында белем алучы егет-кызларыбыз бар.
- Үзеңә җырчы буларак чыгыш ясарга мөмкинлекләр бармы?
- Күрше-тирә авылларда туйлар алып барырга чакыралар. Хәтта 800 чакрым ераклыктагы Мәскәү шәһәренә дә барып йөрибез. Җырларга кая чакырсалар да ашкынып барам, чөнки җыр - минем юлдашым ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: