Шәһри Казан

Тумашевны искә алдылар

Г.Камал исемендәге академия театрында ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1967), РФнең халык рәссамы (1982), Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе (1958) Әнәс Ибраһим улы Тумашевның (1924-2010) тууына 90 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Тантанага танылган сценограф, рәссамны якыннан белгән дуслары, туганнары, әдәбият-сәнгать әһелләре, шәкертләре җыелган иде. Ачылышны алып барган, аны оештыруга зур...

Реклама

Кайда гына хезмәт куймасын, Әнәс Тумашевның тормышы иҗат белән үрелеп бара. Шуның 30 елдан артыгы Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры белән бәйле: 1953-1976 елларда куючы-рәссам, ә 1976-1985 елларда театрның баш рәссамы була. И.Е.Репин исемендәге рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлый. Бер үк вакытта В.Качалов исемендәге рус драма театры, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры, Әлмәт һәм Минзәлә театрлары белән хезмәттәшлек итә. 1961-1978 елларда Казан сынлы сәгать училищесында укыта, 1964 елдан театраль-декорация бүлекчәсен җитәкли. Ә.Тумашевның эскизлары «Зур Идел»нең бөтен төбәк күргәзмәләрендә һәм театр, кино, телевидение рәссамнарының бөтенсоюз күргәзмәләрендә күрсәтелә. Бүгенге көндә рәссамның эшләре беренче чиратта гаилә архивында, Г.Камал театры тупланмасында һәм дөньяның күп кенә музейларында, шул исәптән Япониядә, Германиядә, Мәскәүдә, Улан-Удэда саклана. Әлеге күргәзмәгә рәссамның Мәскәүнең «Мәрҗани фонды»нда саклана торган эше дә тәкъдим ителгән.
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр ага Шакиров ул көнне тантанага җыелган һәркемнең күңелендәгесен әйтте шикелле. «Әгәр дә без Әнәс Ибраһим улы Тумашевның тууына 90 ел тулуны билгеләп үтмәгән булсак, күңелдә төер калган булыр иде.» Юк. Бар да андый күңелсез уйларга урын калмаслык итеп эшләнгән. Театр коллективы әлеге күргәзмә өчен хәтта махсус планшетлар да эшләткән иде.
- Сүз дә юк, Әнәс абый - татар сәхнәсенә яңалыклар алып килгән рәссам. Моңа кадәр безнең сәхнәдә чын агачтан өй ясый торганнар иде. Ярты сәгать шуны җыялар, ярты сәгать сүтәләр. Ул беренче тапкыр әлеге өйне башкача хәл итеп булуын аңлатырга тырышты. Аның дөреслеген вакыт үткәч кенә аңлыйсың, - дип, Әзһәр ага, «иң яхшы чишелеш» буларак, күргәзмәгә куелган декорация үрнәкләрен мисалга китерде. - Ә.Тумашев төрле яклап артист кыяфәтле мәһабәт кеше иде: ул гәүдә, ул чәч, ул кыяфәт, ул тавыш! Марсель Сәлимҗанов та: «Менә бу тавышны Ходай актерларга биргән булса, ничек яхшы булыр иде. Рәссам эшен тавышсыз да эшли алыр иде», - ди торган иде, - ди ул.
Рәссамның шәкерте, Казан сәнгать училищесында укыганда остазының остаханәсенә еш барып йөргән, бүгенге көндә үзе әлеге училищены һәм Суриков исемендәге Мәскәү сынлы сәнгать институтының Казан филиалын җитәкләүче Мәхмүт Әхәт улы Ваһапов исә: «Аның иҗаты, әсәрләре рәссам исән чагында да, ул бакыйлыкка күчкәч тә яши, халыкка хезмәт итә. Уйлары, җаны җирдә кала. Ничек кенә сәер тоелмасын, бу күпмедер дәрәҗәдә рәссамның өстенлеге, рәссамның мәңгелек алдындагы бурычын билгеләүче фал булып тора», - дип, сүзен гомумән рәссам һөнәренең җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләүдән башлады. Һәм әлбәттә инде, истәлекләргә күчте: «Әнәс Ибраһимовичның тавышы шуның кадәр куе бас иде. Икенче катта укытуына карамастан, аның композиция буенча барган лекцияләрен китапханәдә дә, беренче, өченче катта да ишетергә мөмкин иде. Аңарда ниндидер тотып калып булмый торган егәр булгандыр. Иҗат, җәмәгать эше, укыту - боларның бөтенесе дә бер кешедә туплануын күз алдына да китереп булмый. Укучысы буларак, аның белән еш аралаша идем. Ул чагында Әнәс Ибраһимович инде Рәссамнар берлеген җитәкләми иде. Шул көйгә дә гел берлектәге хәлләр өчен борчылып яшәде. Бүген андый кешеләр аз...» - ди ул, остазы белән горурланып.
Татарстанның халык рәссамы, Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлекчәсе рәисе Виктор Аршинов, рәссамның якты истәлеген аның күргәзмәсе эргәсендә билгеләп үтү мөмкинлеге тудырган, бу эштәге ихласлыгы өчен, сәнгать белгече Рауза Рифкать кызына рәхмәтләрен җиткерде.ТР Рәссамнар берлегенең 1975-1986 еллардагы рәисе Әнәс Тумашев белән иңгә-иң эшләгән кеше буларак, Виктор Петрович та (берлекнең ул чактагы җаваплы сәркатибе һәм партком секретаре) күңелендәге хатирәләрен яңартты.
- Аңарда бик сирәк очрый торган яхшы сыйфат бар иде: ул да булса, үзенең зур рәссам икәнен онытып, үзен башкалар белән тигез күрә белү сәләте. Бу сыйфаты аңа иҗади берлек белән җитәкчелек итәргә генә түгел, ә бик яхшы педагог булырга да ярдәм итә иде. Хәзерге бик күп мәшһүр рәссамнар, халык рәссамнары ихласлыкка, кызыксынучанлыкка, яхшылыкка Әнәс Ибраһимович Тумашевтан өйрәнделәр. Әлеге сыйфатларның йогынтысын, РФдә беренче булып, яшь рәссамнарның иҗат берлеген оештырганда тойдык. Бу берлек әле булса Рәссамнар берлеген генә түгел, бөтен сынлы сәнгатьне бизәп торучы энҗеләрнең берсе, - дип, ул рәссам, җитәкче, педагог, җәмәгать эшлеклесе Тумашевны гына түгел, ә тыл хезмәтчәне булган Тумашевны да искә алырга чакырды. Әнәс аганың улы Рөстәм әфәнде дә, туганнары да мәшһүр рәссам турында дулкынланып сөйләделәр.
- Ул вакчыл булмады, бик юмарт булды, хәйлә белмәде. Әздән дә күңеле була иде. Бу сыйфатлар, кызганычка, бездән алдагы буын белән китеп бара. Андыйлар көннән-көн сирәгрәк очрый. Бу яклап караганда, ул безнең барыбыз өчен дә өлге, - дип Рөстәм Әнәс улы да әтисенә хас сыйфатларны барлады
Иң мөһиме - Татарстанның театраль декорация сәнгате остасы Әнәс Тумашевны моңа кадәр белмәгән кеше дә аның рухын тойды. Ул сәхнәдә торгызган күренешләрне (К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» (1956 - М.Сутюшев белән берлектә); «Җилкәнсезләр» (1958 - нәкъ әлеге эше өчен рәссам Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә), «Йосыф-Зөләйха» (1958), «Американ» (1969); Ф.Бурнашның «Таһир-Зөһрә» (1959); Н.Исәнбәтнең «Гөлҗамал» (1963); Ш.Камалның «Акчарлаклар» (1971); Т.Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» (1972); Н.Фәттахның «Кол Гали» (1973), Г.Камалның «Банкрот» (1979) һ.б.) янә бер кат хәтердән уздырып, шул спектакльләр рухы белән яшәп алды. Күңелләрнең нечкәреп калган, рәхмәт хисләре белән тулган мәле иде бу.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: