Шәһри Казан

TURKVIZION – 2014: бәйге түгел, бәйрәм

«Төреквидение»нең финалына ярымфиналга караганда да ныграк дулкынланып бардым. Җиңү кайсы илгә эләгер икән дигән сорау борчыды мине.

15 җырчыга - 24 жюри әгъзасы
«Татнефть-Арена» залы шыплап тулган иде. Бу юлы башкаручылар да чыгышларына җитди караган. Мин өлгермәдем, дип чабулап йөрүчеләр булмады. Тамаша башланырга 15 минут кала конкурсантлар залдагы кәнәфиләрдә утыра иде. Бары тик Якутия Республикасыннан Саха гына гардеробта киемен рәтләп йөри иде.

Финалда 24 жюри әгъзасы катнашучыларның чыгышын бәяләде. Залда исә унбиш илнең әләме балкыды. Бәйге башланырга берничә минут кала «Әпипә», «Туган тел» көйләрен ишеткән халык алкышларын җәлләмәде.

Финалны Төркия кызы Фунда ачып җибәрде. Җырчы ярымфиналдан соң тамашачыларның һәм жюри әгъзаларының фикеренә колак салды: «шортикларын» чалбарга алмаштырган иде, кендеген «топик» белән каплаган. Ләкин Фунданың «оппа-оппа» дип тырышып җырлавын, образын алмаштыруын жюри әгъзалары югары бәяләмәде. Кызның чыгышын бары 128 баллга бәяләп, финалда иң соңгы урынга калдырдылар.

Дарина Синичкинаның (Кырым) чыгышы матурлык бәйгесен хәтерләтте. Ул үзенең зифа буй-сыны, көчле тавышы белән залны да, жюри әгъзаларын да үзенә гашыйк итте. Җырчының үзе генә җырлавы да югары дәрәҗәдә чыгыш ясарга комачау итмәде аңа.

Ырымнар
Азиза Низамова (Үзбәкстан) ярымфиналда алып баручы Артем белән «селфи» ясаган иде. Егет, минем белән фотога төшү ярдәм иткәндер әле үзеңә, дип, кызның финалга чыгуына үз өлешен кертмәкче булып үртәде үзен. Ә Азиза исә исе китмичә, миңа әби-бабаларымнан калган беләзекләрем, муенсаларым уңыш китерде дип тәкрарлады. Артемга да, күзсенә күрмә дип, бер беләзеген кигезеп куйды. Ләкин бу юлы кызга бәхет елмаймады. Жюри Азизаның чыгышын бары тик 183 балл белән бәяләде.
Ырымнарга иң нык ышанучылар «Non Stop» төркеме булып чыкты. Ярымфиналда алар 13 нче булып чыгыш ясауларына шатланса, финалда исә 7 нче булып җырлауларына сөенеп туя алмады.

- Җиде саны ул безнең барлык кыргыз халкы өчен бәхетле сан. Үзен ихтирам иткән һәр ир заты җиде буын бабасын белергә тиеш, - дип туры эфирда барлык белгән бабаларын санап чыкты Максат Садырбеков.

Жанар Дугалова бәйгеләрне күралмый
Тамаша барышында катнашучылар ни генә кыланмады. Кемдер бертуктаусыз камерага «уйнады», «Non Stop» төркеме солисты махсус эффект буларак җибәрелгән төтен эчендә йөзде, Азиза исә рәхәтләнеп биеде. Конкурсантларга карасаң, алар өчен «Төреквидение» бәйге түгел, ә җыр бәйрәме иде. Моны оештыручылар үзләре дә берничә тапкыр ассызыклады.

Бәйгене Айдар Сөләйманов тәмамлады. Ул «Атлар чаба» җырын башкарып, 201 балл алды. Аның чыгышы миңа Антуан де Сент-Экзюпери әсәрендәге нәни принцны хәтерләтте.

Балларны игълан итәр вакыт җиткәч, конкурсантларның дулкынлануы залга да күчте. Тамашачылар бертуктаусыз Татарстан, Казахстан, Төркмәнстан дип кычкырып, үз фаворитларына көч биреп торды. Беренче урынны исә Казахстаннан Жанар Дугалова алды.
Җиңүчеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та сәламләде.

- Казан җирендә Казахстан кызы җиңү яулавына мин бик шат. Сезне барыгызны да әлеге гүзәл бәйрәм белән тәбриклим. Кунакларга, ахыргача ярышкан конкурсантларга бик зур рәхмәт, - дип тәбрикләде Президент.

Үзенең җиңүче икәнлеген ишеткәч, жанар Дугалова җавап сүзе дә әйтә алмый, елады. Шатлык яшьләре бертуктаусыз акты. Кызның бу җиңүгә һаман ышанмавы, бик дулкынлануы билгесе иде бу. Ә җиңүе, чыннан да, лаеклы иде. Бик көчле, ихлас чыгыш булды ул.

- Ничек еламыйм инде?! Бәхеттән елыйм. Җиңәрмен дип уйламадым да. Бу җиңүне яулар өчен бик тырыштык, йөз процент көчебезне салдык. Финал алдыннан төне буе йоклый алмадым. Конкурс бит ул иң беренче чиратта психологик ярыш. Әзерләнү, репетицияләр арыта кешене. Шушы бәйгегә әзерләнгәндә генә дә берничә килограммга ябыктым, бернинди дә диета да кирәк булмады. Ярый инде барысы да яхшы тәмамланды, - диде соңрак Жанар.

«Iзiн көрем» җыры Жанарның үз иҗат җимеше. Ул биш яшеннән сәхнәдә чыгыш ясап йөри икән инде ул.

- Минем бөтен балачагым конкурсларда узды. Дөресен генә әйткәндә, мин бәйгеләрне күралмыйм. Кечкенәдән үз-үземә, бүтән бәйгеләрдә катнашмыйм, дип сүз бирдем. Ләкин Аллаһы Тәгалә тарафыннан миңа шушы сәхнәгә менеп җиңү яуларга язгандыр инде. Бу җиңүне миңа бары тик тырышлык, үз өстемдә эшләү китерде, - диде ул.

Казахстан кызының җыры борынгы бабаларына багышланган. Жанар фикеренчә, нинди генә гасырда яшәсәк тә, бабаларыбызның эзләре, алар калдырган эшләр әле дә саклана. Җыр сайлап алу турына ике көн кала язылган.

- Туганнарым мине барысы да телевизор аша карый. Бәйге дәвамында мин кунакханә бүлмәсеннән беркая да чыкмый утырдым. Финалдан соң Казан белән танышачакмын, - дип сүз бирде ул журналистларга.

Замана музыкасында милли рухны саклап калган өчен Төркмәнстаннан килгән Зөләйха Какаевага махсус бүләк тапшырдылар. Ул шулай ук «Төреквидение - 2015» бәйгесенең тавышы буларак билгеләнде.

«Төреквидение - 2015» Төркмәнстанда узачак, дип тә игълан ителде.

«Казан - World» төркеме, Мәскәү:
- Чыгышыбыздан канәгать калдык, ләкин никтер жюри әгъзалары түбән бәяләде. Финалга чыксак, сәхнәгә экран куябыз дип адарынган идек. Лина Арифуллина шул экранны табарга ярдәм итте. Биючебез Алинә исемле гимнастка, аны да махсус кастинг уздырып сайладык. Финалда исә чыгышыбызның иң югары ноктасы иде. Кәефебезне төшермибез. Бу - бәйге. Җырчы бер вакыт йолдыз кебек балкыса, икенче юлы инде сүрелергә мөмкин икәнен аңлыйбыз. Чыгышыбызның фәлсәфи ягы бар. Без тынычлык, гаилә, гореф-гадәтләр, әби-бабаларыбыздан калган традицияләрне саклау яклы. «Евровидение»дә булган сакаллы хатыннарга каршы без!

Арман Дәүләтьяров, МУЗ-ТВ каналының генераль директоры, жюри әгъзасы:
- «Төреквидение»нең киләчәге бар. Бәйгедә җиңү яулаучылар берничә елдан үзләре дөньякүләм масштабларда чыгыш ясарлар дип уйлыйм. МУЗ-ТВ каналында да аларның чыгышларын күрсәм, бик шат булыр идем. Дөресен әйтәм, Татарстан егете Айдар Сөләймановның номеры бик шәп иде. Ләкин Жанарның номеры Айдарныкыннан бер башка көчлерәк булып чыкты.

«Zaman» төркеме, Башкортстан:
- Жанар бу җиңүгә бик лаек, Айдарның да чыгышы көчле иде. Шуңа да без өченче урын алуыбызга бик шатбыз. Бәйгедә үзебезгә бик күп тәҗрибә тупладык. Башка төрки илләрнең заманча музыкасы белән таныштык, үз илебезне төрки дөньяга яңгыраттык. Бигрәк тә Лина Арифуллина белән эшләве ошады безгә. Бәйге объектив булды дип уйлыйбыз.

Динә Гарипова, жюри әгъзасы:
- Бу бәйге, шуңа да кемгәдер синең чыгышың ошарга, ә кемгәдер ошамаска мөмкин. Чөнки һәр чыгыш төрле. Ә, гомумән, катнашучылар югары дәрәҗәдә чыгыш ясады.

Реклама

Фотолар: Шамил Абдюшев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: