Шәһри Казан

Тутыкмас Туфан

Редакциядән шалтыратып, исән чагында ук классикларыбыз рәтенә күтәрелгән әдипләребез турындагы хатирәләрем белән уртаклашуны үтенгәч: - Тагы Туфан турындамы? - дигәнемне сизми дә калдым.

Чөнки моңа кадәр «Мәдәни җомга» газетына да, «Казан утлары», «Безнең мирас» журналларына да, язучы истәлегенә чыгарылган альбомга да язмаларымны биргән идем.
Нишләргә?

- Үземне үзем кабатлыйсым килми, - дидем.
- Бусы Туфан абыйның тууына 80 ел тулу уңае белән, аның яшьтәше, курсташы, иҗатташ дусты буларак, сез язарга тиеш...
- Без дуслар түгел идек.
- Дошманнар да түгел идегез шикелле.
- Кешеләр үзара дуслык яисә дошманлык мөнәсәбәтләрендә генә яшиләрмени? Без тату яшәүче капма‑каршы холык ияләре идек дисәм гаепме?
- Нинди мөнәсәбәттә яшәдегез, шул позициядә калып, дөресен языгыз.
- Һәркемнең үз дөреслеге. Кемнедер күтәрмәкче булып мәдхия әйтү кайчак аны төшерүгә этәрә.
- Ә сез күтәрмәгез дә, төшермәгез дә. Ул инде үзенең тиешле югарылыгына мәңгелеккә урнашкан.
Әйе, Туфан минем күтә­релүләргә мохтаҗ булмаган кебек, түбәнгә тарткалаулардан да егылып төшәр зат түгел. Ул үз хезмәте, үз иҗаты белән үзенә‑­үзе һәйкәл куйган кеше. Милләт аны, олылап, пьедесталга бастырды; хәзер ул шул югарылыктан безнең «ыгы-зыгы»ны күзәтәдер. Мактануларыбызны, арттырып мактауларны ишетсә, күрсә, укыса да дәшә алмый. Әйтергә теләгәннәре әсәрләрендә булуын белеп күчте ул мәңгелеккә.

Үзгәрмәде

Әйе, Туфан күп язды һәм күп куелды. Аның иҗаты турында да, шәхесе турында да күп яздылар. Язарлар да. Тик дөресен генә язсыннар. Тормышында да, иҗатында да фальшны, ялганны яратмады ул. Ялганнан - чынны, мәзәктән - кызыкны, кирәкледән кирәксезне аера башлавы белән кулына каләм алды, шуны һөнәргә әверелдереп, танылуга иреште. Герой булырга омтылмады, хөр шәхес булып калуны төрле дәрәҗәләрдән өстен күрде. Бүләкләүләргә карата да аның карашы оригиналь иде: «Димәк, минем уңышларым белән чагыштырганда, бүләкләүчеләрнең минем каршымда зур гаепләре бар. Шуны капларга тырышуларыдыр», - ди иде ул.

Көлсәң - көл, еласаң - ела: Туфанның һәр сүзе Туфанча иде. Яраклашуны ят күрүе, ихласлыгы, тормыш куйган һәр сорауга үз җавабы булуы - аның холкындагы төп сыйфатлардандыр.

Кыю, тәвәккәл егет булуы белән шаккатырган чаклары була иде аның. Андый очракларны «отчаянный, рискованный поступок» диләр бугай. Мәсәлән, яраткан кызына нәрсәдер исбатлау өчен, кызу барган электричкадан сикереп төшүне ничек атарга? Дуамаллыкмы? Батырлыкмы? Андый очраклары да булгалады егетнең. Мин аларны «туфанлану» дип әйтер идем.

Без Туфан белән биш ел бергә укып, өч ел бергә эшләгәч, максатыбызга параллель юллардан атлый башладык. Ул, сәхнәдән китсә дә, театрдан китмәде; мин, театрдан китсәм дә, сәхнәне таш­ламадым. (Минем өчен телевидение сәхнә булды.)
Очрашкан чакларда бер-беребезнең иҗатына кагылышлы әңгәмәдән качсак та, Туфан үзенең олы юлга чыгуын, кая таба баруын яхшы белә, һөнәренә «авызлык» кигергәч, кая таба барса, «атының» шунда баруыннан канәгатьлеге сизелә иде.
Прозада да үз сүзен әйткән драматург Туфан Миңнуллинның пьесалары Татарстан театрларында гына түгел, башка милләт театрларында да гөрләп баруы аның башын әйләндерергә тиеш иде кебек. Әмма Туфан үзгәрмәде, бозылмады, башы әйләнмәде, тутыкмады. Ирешелгән уңышлар аны яңа эшләргә генә дәртләндерде.

«Мин инде һөнәремнең җаен таптым, сиңа да шуны телим, дип әйтер идем - син, күбрәк, кеше әсәрләре белән мавыгасың. Мактауларга алданып, кеше әсәрләре белән маташканчы, хурласалар да, үзеңнекеләрен үзең яз!» - диде ул миңа бер очрашуда. (Галимҗан Ибраһимов әсәрләре буенча сценарий язып, рецензия язарга аннан сорагач иде булса кирәк). Баштарак Туфанга үпкәләп йөрсәм дә, соңрак мин аның хаклы булуын аңлап эш итә башладым. Рәхмәт аңа.

Бәхәссез: Туфан үз һөнәренең җаен табып, иҗатының милләткә кирәкле булуына инанган оста язучы иде. Даһилык осталыксыз булмый. Чын профессиональ язучы булып өлгергән Туфан Миңнуллин илһам килүне көтеп йөрми иде. Ләкин аның һәр әсәре бер сулышта язылган кебек - интегеп язылу сизелми. Бу инде, әлбәттә, осталыктан килә; ягъни, һөнәрнең кәсепкә әверелүеннән. Кайсыдыр бер премьерасыннан соң («Галиябану»га пародиясеннән соң, ахры):
- Кәсепчегә әверелүдән курыкмыйсыңмы? Бу пьесада син үзеңнән качасың шикелле. Нигә кирәк сиңа алай төрләнү? - дигәч, ул мине йомшак тотып катыга утыртты.

- Сталин Булгаковны утыртыргамы, юкмы? - дип баш ваткан икән. Якыннары аптырый. «Ник утыртырга? Күп яза ич ул», - диләр. Артык күп төрле яза: «Ак армия», «Мольер», «Үле җаннар», «Турбиннар»... кайсына ышанырга?
«Бер йөрәктә ничә әсәр сыйган!» - ди кемдер. Булгаков исән кала. Күп язу гаеп түгел, чүп язу җинаять!

«Мәхәббәт турында күп язасың», - дип, дусты Вяземскийның кисәтүенә Пушкин: «Я пишу для себя, а печатаю для денег, а ничуть не для улыбки прекрасного пола, - дип җавап биргән...
Туфан үз эшенең җаен тапкан, күпне күрә белгән, милләтеннән ни алса, меңе белән кайтарган үз чорының иң биек «нокталарына» үз көче белән күтәрелгән, алырдаен алып, бирердәен мулы белән биреп, мәңгелеккә күчкән иҗатчы-шәхес иде. Урыны оҗмахта булсын.

Иң матур, иң гүзәл чүлмәк тә гап‑гади үзле балчыктан ясап яндырылган кебек, даһи шәхесләр дә, гап‑гади ата-ана балалары булып, тормыш учагында янып чыныгалар. Берәү дә даһи булып тумый. Аларны яшәү шартлары, заман эшкәртә, чарлый, шомарта. Шулай җәмгыять үзенә кирәкле шәхесне үстерә.

Туфаныбыз безнең күз алдында өлгереп, гади авыл малаеннан «азып», классик әдип булды. Аның өчен кешегә хас бернәрсә дә чит‑ят түгел иде.

Сынаулар

Яшьлегебез бергә узды, дидем. Әлбәттә, күп нәрсәләр онытылган, кайберләре хатирәләр «киртәсенә» сыймый; ә кайберләрен исә искә төшерүнең кирәге юк. Ә миңа кызык тоелганнары укучыга ничек тәэсир итәр? Һәрхәлдә, шаккатырырга өметләнмим.
Киләчәктә әдип шәхесе белән кызыксынучылар өчен «төзелеш материалы» буларак кына язам. Бу мизгелләрне хәтерләүдән генә мәрхүмнең рухы рәнҗемәс дип уйлыйм. Икенче төрле әйткәндә, Туфанның исеме тапланмас дип ышанам.

Әйтеп узганымча, ситуация куйган һәр сорауга Туфанның оригиналь үз җавабы булып, аның хаклыгы раслана иде. Шул ук вакытта без аның алдан уйлаганча түгел, киңәш-фикер үзгәрешен, кискен тәвәккәллек адымы ясаган чакларының да шаһиты була идек. Аның театр дөньясына аяк басуы да «чип-чиста» очраклылыктан. Күңелсез йөри алмаган, колагына аю басканлыктан җырлаудан да, биюдән дә мәхрүм, гармун-скрипка кебек музыка кораллары тотып та карамаган кешенең артистлыкка укырга кереп, кызыл диплом алып чыгуын бүгенге студентларга әйтсәң, ышанмаслар. Җырларга да, биергә дә өйрәнде ул дисәң, көләчәкләренә дә шикләнмим.

Кеше һәрнәрсәгә өйрәнә ала. Сәләтле булырга гына укып өйрәнеп булмый. Документларын университетка биреп, имтиханнар тапшыра башлаган Мәрәтхуҗа егете шәһәр карап йөргәндә (артистлыкка укырга Мәскәүгә җибәрү өчен), академия театрында сынаулар баруын белә дә, әйдүк - шунда! Сыналганнан кем сына?! Сынауларны уза бит күзлекле егет! Хәтер сафлыгы, чирәм җирләрдә күргән-белгәннәрне образлы телдә сөйләүләре аның сукмагын сәхнә юлына чыгара. Бу очраклылык түгел, ә могҗизаларга тиң реаль хәл - чынбарлык.

Укый башлагач, дөнья күргән, хисапчы (бухгалтерлык) эшендә тәҗрибә туплаган егет, «көтү башы» булып, бүлмәдәш җиде егетне экономлы яшәү серләренә өйрәтү өчен, «коммуна» оештыра. Озакка сузылмаса да, ул көн элекке «коммунарлар» күңелендә әле һаман булса якты хатирәләр буларак саклана. Хәер, ул чакларның күңелсезрәк мизгелләре дә сагындыра. Тулай торакның тулы хокуклы әгъзасы булып 17 нче бүлмәгә төпләнгәч, студент билетлары кесәгә кергәч, күңелләрне гел укырга гына юнәлтү максатында, таныш кызларның санын кыскартып, иң яратканнары белән генә хат алышырга карар кылдык. Карар кабул итү бер, аны эштә исбатлау - икенче гамәл. Мин дә, ике кыз белән таныш булып, хатлар язышырга вәгъдәләшкән идем. Карарыбызга буйсынганда, кызларның берсен «корбан итәргә» кирәк. Ә ничек? Мин Казан кызыннан ваз кичәргә булдым һәм аның миңа бүләк итеп биргән фотосын ертып ташладым. Публично! Янәсе, «тәвәккәл булуымны күрдегезме? Үрнәк алыгыз!» Туфан шуны гына көткән диярсең. Кешенең чын күңелдән бүләк итеп биргән фотосын ерткалап ташлау хыянәт иткәннән дә яманрак дип, мине сүгә үк башлады. Башкалар да аңа кушылды. Мин җиңелдем. Публично җиңделәр мине. Хәзер җиңелүемне танысам да, ул чагында кирелегем мине «Туфан коммунасыннан» чыгарга этәрде. Мин аерым хуҗалык булып яши башладым. (Батулла бу турыда язды бугай).

Туфанга зур ачу тотмасам да, күңелдә аңа карата «үпкә төере» төйнәлде. Үч алырга җаен көтеп йөри башладым. Җай җәйге каникуллардан соң икенче курска җыелгач чыкты бит!

Шулай бер көнне октябрь революциясенең 40 еллыгын каршылау концертына репетицияләрдән кайтсак, бүлмәбезгә Туфанның авылдашы килеп керде. Мәскәү астында хезмәт итүче солдат икән. Ялга кайткан, хәзер хезмәтенә китеп барышы. Юл уңаеннан кереп, Туфанга хатыныннан күчтәнәчләр керткән.

- Хатыныннан? - диде комсомол секретаребыз Мир-Мирыч. - Ул өйләнгәнмени?

- Фельдшер булып эшләүче Зинага өйләнгән.

- Зина гына кылган түгелме, чынлап өйләнгәнме?

- Бик әйбәт кыз ул Зина, күрше чуаш авылыннан...

- Димәк, чуаш кызы?!!

Мир-Мирычның кычкыруын бүлдереп, Туфан үзе кайтып керә. Комсомол секретареның допросы уеннан чынга әверелә. Туфан барысын да ачыктан-ачык сөйләп бирергә мәҗбүр була.

- Нишләмәкче буласың? - ди Мир‑Мирич, прокурор да, судья да роленә кереп.

- Эшлисе эшләнгән инде, - ди Туфан, бер гаебе булмаса да, гаепле кеше кебек. Хәзер инде бу эшнең нәтиҗәсеннән баш тарту җаен табарга кирәк.

- Ягъни, ничек баш тарту?

Шайтан котырттымы, үч аласы килү булдымы,урынсыз шаяру булдымы - дәшми генә утырасы урында, мин дә сүзгә катыштым:

- Бу инде фотоны ерткалап ташлау гына түгел, - дидем.

Туфан корт чаккандай миңа таба карап куйды. Күзлек аша күзләрен күрмәсәм дә, йөзендәге ачуын күрмәү мөмкин түгел иде.

Сүз башында «дуслар түгел идек» диюемә дәлил шушы. Туфан минем сүземне гомер буе онытмаган кебек, мин дә аның ул чактагы ачулы йөзен һаман хәтерлим. Гөнаһлымын,Туфан!

Реклама

Гомерләр узып, гаиләләр корып яши башлагач, сүз иярә сүз чыгып, балачакларыбыз турында сөйләшкәндә: «Зинадан туган улың белән бәйләнешең ничек?» - дип сорагач, авырткан җиренә баскандай чыраен сытып: «Сабый чактан карамагач,үз улым итеп тоя алмыйм шул мин аны. Шунысы бик үкенечле», - ди иде, мәрхүм. Аның хәлен аңласак та, якламауны тоя иде ул. Шуңа күрәдер, гаилә, балалар, оныклар турындагы сөйләшүләрдән тизрәк миллият, милләтне саклау мәузугына күчәргә тырыша иде.
Хәлбуки, тырышмаса да, аның бу өлкәдәге эшләре, көрәшү чаралары, ялкынлы чыгышлары һәркайсыбыз өчен өлге‑үрнәк булуын без сабакташлары аңа сиздереп кенә калмыйча, хуплавыбызны да белдерә идек.

- Эшләгән эшләреңә хөкүмәт биргән бәһа, хакимият хуплаулары бер нәрсә, җәмәгатьчелек һәм яшьлектәге иптәшләреңнең кылган гамәлләреңнән канәгать булуы - башка бәһа. Читләшмәгез, бергә булыйк, - ди иде ул.

Барысы да бертигез


Туфан Миңнуллинны драма әсәрләре буенча куелган спектакльләр аша беләләр. Туфан театрны яшәткән драматург. Әмма ул язучылык белән генә шөгыльләнгән «кабинетный» әдип түгел иде.
«Бикләнеп утырсам, дөнья белән ни булмас», - дигәннән чыгып, ул тормыш казанында кайнап, актив яшәүдән курыкмады. Илдәге вакыйгаларга карата чын демократик юнәлештә булуы аны җәмәгатъ эшләренә тартты. Мин аның депутат булмаган чагын хәтерләмим.

Мин генә түгел, күпләр аны шул депутат эшчәнлеге аша яхшы белсә, кемнәрдер ялкынлы публицист буларак сагыналар. Чөнки Туфан яза икән, ул инде ике икең дүрт булуы турында түгел, ә милләтне һәм җәмгыятьне йокысыннан уятып, заман куйган актуаль проблемаларга үткен караш ташлатырга омтылуыннан килә иде. Нихәл итәсең, безнең чор җәмгыятен йоклату өчен аны уятуга караганда күбрәк көч, байлык сарыф ителә шул. Туфан шуны белеп үрсәләнә иде кебек.

Икенче яктан караганда, мәрхүмнең төзәлмәс ярасы барлыгын сизеп була иде. Мин аның чын күңелдән, ачылып, дөньясын онытып көлгәнен хәтерләмим. (Соңгы 50 елында көлгәне булдымы икән, мин күрмәдем).

Кайсы өлкәдә эшләсә дә, аның гамәлләреннән канәгать иделәр. Мактау сүзләре ишетү, тырышсалар да, күпләргә тәтеми. Туфан турында канәгатьсезлек сүзе ишеткәнем булмады. Әйткәнен эшли, эшли алмаса, вәгъдә бирми. Ялгышса, хаталануын таный; күргәнен күргәнчә, ишеткәнен аңлаганча сөйләве белән ихласлыгын раслый иде ул. Кайбер каләм ияләре эффектлырак чыксын өчен, юкны - «бар», булганны «юк» дип сөйләргә яраталар. Урынына, вакытына, максатына карап.

Туфан акны - кара, караны ак димәде. Аның теле белән әйткәндә, бөтенесе «шимбә» дип кычкырсалар да, ул «җомга»ны «шимбә» димәде. («Миләүшәнең туган көне»н хәтерләгез).

Без, «кешеләрне, кешелекне яратыгыз», дип үгет-нәсыйхәт бирергә яратабыз. Ә менә күршедә яшәүче исерекне ничек яратырга мөмкин? дигән сорауга җавабыбыз юк. Исәнләшүдән дә качабыз. Туфан өчен исерек тә кеше, түрә дә, хөкемгә тартылган да, хөкемдар да кеше. Мин бу фикергә элекке өлкә комитеты секретаре Рәис Беляевка Туфанның карашын газетадан укыгач килдем һәм инандым. Хәтерлисездер, бик көчле, үзенчәлекле шәхес иде Рәис Кыямович. Дуслары да, куштаннары да күп.

Дошманнары гына юк. Бермәл Беляевны бер түрә үзенә көндәш итеп күрә дә, сылтау табып, аны «яндыралар». Шуннан соң дуслар да юк, куштаннар да поса. Ә дошманнары канат астында икән. Бер Туфан яклап чыга егетне. Рәис Кыямовичка тагылган ялаларның хата булуын исбатлап, эшне 180 градуска үзгәртүгә ирешә. Безнең системада сирәк була торган очрак бу. Ул Туфан Миңнуллинның адвокатлык талантыннан түгел, ә акны кара дип, җомганы шимбә дип әйтүчеләрне дөреслек белән җиңү факты буларак тарихка керергә тиеш.

Туфанның андый җиңүләре күп булды. 1975 ел иде, ахрысы. Разил Вәлиев «Днепр» дигән катер алгач, мин дә кызыгып алмакчы булдым. Һәрвакыттагыча, акча юк, өч бала, хатын каршы. Җенләндем бит. Туфанның әсәрләре сәхнә яулаган чор иде. Щепкинчы сабакташлардан аңарда гына акча бар.

- Нигә кирәк сиңа катер? - диде Туфан. - Разил романтик, чын шагыйрь, аның белән ярышма син... Аңа очса да, йөзсә дә килешә.

- Ярышмыйм, үрнәк алам, - дидем.

- Син аның иҗатыннан үрнәк ал. Ул әнә ничә китап чыгарды, ә синең 40 яшькә җитеп, нәрсәң бар?

- Булмаса, менә катерым булыр...

- Минем акчага алгач, ул синеке булмый бит, юләр сатма!

Күпме ялварсам да, акча биреп тормады Туфан, катерны кредитка алдым да биш ел буе түләдем. Җәфа чиктем. Иң үкенечлесе шул: катерымны алган елда ук урладылар, йөзә алмадым. Очрашкан чакларда Туфан гел «тапмадыңмы» дип сорый иде. Мин әтәчләнеп: «Эзләгәнем дә юк»,- дигәч, ул шуңа каршы: «Акылны эзләп тапмыйлар шул», - дип үрти иде. Үртәшергә оста иде.

«Бәйгеләрдә йөрәк ярыла»

Туфан хуҗалыкта кирәк-яракларны үзе ясарга тырыша. Акча кызганудан түгел, үзеңнеке үз булганнан. Беренче бакчасының йортын сүтелгән иске каралты бүрәнәләреннән үзе бурап салды. Йорт эчендәге эскәмия, шкаф кебек нәрсәләрне дә үзе ясарга ярата иде.

Декабристлар урамындагы фатирда яшәгәндә, китап шкафын үзе ясап, «мактанырга» чакыруы хәтердә.

Һәр нәрсәгә үз көче, үз таланты, үз акылы белән үзе эшләп ирешү аның канына сеңгән, җанында шул тамыры көчлерәк иде.

Язучылар берлегенең Бауман урамындагы клубында бильярд уйнау ярышлары уздыралар иде. Яше-карты, язучысы-язмаучысы - барысы шунда. Анда Туфанның бер өлкән язучы белән сөйләшүен ишетергә туры килде. Ул язучы әле исән, балалары бар. Исемен атау килешмәс. Сөйләшүләре бу абзыйның көтелмәгән табышы турында баруы аңлашылгач, ахырга кадәр кызыксынып тыңларга туры килде. Бу абзыйга Кырымда ял иткәндә, гарәп шрифтында язылган «әсәр» китереп бирәләр, имеш. Китерүче кеше әсәрнең кемнеке булуын да, кайчан язылуын да, ничек алар йортының түбәсендә саклануын да белми. Сораганы: кыйммәте булса, бастырыгыз. «Без бернәрсә дә дәгъва итмибез», - ди. Өлкән «язучыга» Туфан туп‑туры: «Миннән ни сорала?» -ди. «Миннән кириллицага күчереп язу, синнән абруй һәм китап итеп бастыру», -ди теге. «Авторы кем дип куелачак?» - дип сорый Туфан.

- Син дә, мин дә автор булабыз.

- Мин, беренче укучысы буларак, кереш сүз язарга җөрьәт итә алам. Анысының да гонорары бер машиналык булса.

- Оятсызлык була бит бу.
- Беләсеңме нәрсә, абзый, синең тәкъдим оятсызлык кына түгел, караклык.

- Дюма үз исемен куеп, ничә авторның әсәрен үз иткән...

- Дюмага яраган сиңа да ярасын өчен, өч, булмаса, бер мушкетер турында хикәяң булырга тиеш, абзый. Бармы ул синең?

- Синеке бармы соң?

- Ә мин менә синең шушы тәкъдимең турында язсам, булыр.

- Мин бит сине сынар өчен генә әйткән идем. Гафу ит, шаярттым. Чын әдәбиятның товарга әйләнә баруы бик кызганыч...

Туфан белән бәхәс­ләшкән шул «язучы» абзый бу табышын үз китабы итеп чыгарды. Шуннан соңгы хәлләрне язарга куркам.

Туфан үз фикерен язарга да, әйтергә дә курыкмады. Чөнки ул демократиянең яшәү шарты булырга тиешлеген белеп, шул юлда көрәшеп, ярты юлга җиткәч ауды.

Туфанның олы бәйгеләрдә ярышта йөрәге ярылып үлде. Әмма аның җаны безнең белән, туачаклар белән яши.

Дөньяда абруй хакимлеге һәм хакимлек абруе бар. Абруйлы күренү өчен Туфанны хакимлек үзенә якынайтты. Аны файдалансалар да, Туфан хакимлекне үзенчә эшләтә алмады. Инде Туфан васыятьләрен үтибез дип, абруй эзлибез.
Кеше эзләгәнен тапмый калмый. Ният-теләкләрең чынга ашачагына ышанып ят, Туфан!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: