Шәһри Казан

«Туй күлмәге», «Су буенда учак яна», «Ак яулыклы әнием» җырлары авторы Наил Касыйм: «Минем җыр сатканым юк»

Кичә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында Арча районы Якташлар җәмгыяте Наил Касыйм җырларыннан торган концерт оештырды.

Заманында радио-телевидениедән «Туй күлмәге», «Су буенда учак яна», «Ак яулыклы әнием» кебек җырлар яңгырамаган көн булдымы икән?! Шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Касыйм тамашачыга үзенең мәгънәле җыр текстлары белән якын. Кайсы темага алынмасын, яратып, үз йөрәге аша үткәреп яза ул.

- «Бар дөньямны җылытырга җитә әнкәемнең нурлы күзләре», дип бары тик Наил Касыйм кына әйтә аладыр. Әңгәмәбезне дә «Кем иде соң ул шагыйрь Наил Касыймның әнисе?» - дигән сораудан башлыйсы килә.

- Минем әнием Фәүзия исемле. Бик йомшак күңелле, тырыш, эшчән хатын-кыз иде. Ул биш бала әнисе. Үземнең иң беренче җырым да әниемә багышланган. «Ак яулыклы әнием» дип аталган ул җырны үз туган көнемдә яздым. Мин белгәннән бирле безнең әни ак яулыктан йөрде. Ак яулык әле ул чисталык, сафлык билгесе дә. Гомумән, безнең бабайлар бик акыллы булган. Алар хатын-кызны кара киемнән йөртмәгәннәр, зиратка кертмәгәннәр. Моның белән алар хатын-кызның, булачак әниләрнең рухын саклаган, күңел яраларын тирәнәйтмәгән. Аклыкка, чисталыкка өндәгәннәр.
Ак көннәрең, бәлки, аз булгандыр,
Югалттың шул инде саулыгың.
Кара кайгыларны күрсәң дә син,
Каралтмадың, әнкәм, яулыгың.

- Сезнең шигырьләрегез үзе моңлы җыр сыман. Җыр нәрсә ул, Сезнеңчә?
- Төсләр тупланышы салават күперен хасил итә. Ә хисләр тупланышы җыр тудыра. ­Шагыйрь башта хисләнеп шигырь яза. Шул хисләргә хисләнеп, композитор көй яза. Композитор тудырган хисләрне җырчы үз кичерешләре белән халыкка чыгара. Ә инде күңелгә барып җитә торган җыр миллионнарда хисләр тудыра. Үз шигыремнән кыскартып әйткәндә : «Сүз ул- хиснең яртысы, ә җыр ул - хиснең балкышы!» - дияр идем.

- Җыр текстларын кайчан, ничек яза башладыгыз?
- Бервакыт китап кибетенә керсәм, анда күп кенә шагыйрь­ләрнең китаплары өелеп ята. Шунда минем башта җыр текстлары язу уе туды. Халыкка кирәгрәк эш белән шөгыльләнәсем килде.

- Үзенең туган ягы турында язмаган шагыйрь юктыр ул. Әмма аны һәркем үзенчә сурәтли.
- Һәр шагыйрь туган якны иҗатында үзенчә чагылдыра, һәркемнең үз теле. Мин Кырлай янындагы Ашытбаш авылыннан. Балачакта әниемнең туган авылы Иябашка (ул Кырлай белән тоташкан авыл) әбиләргә кунакка барганда, Тукай йөргән сукмаклардан йөри идем, Тукай коенган инештә су коенып үстем. Бәлки шул инешнең суы бераз сеңеп калгандыр, шигырь язу теләге шул чакта уянмады микән, дип тә уйлап куям. Безнең як табигате бик бай. Тукай да бик яраткан аны. Ул үзенчә тасвирлаган, мин үземчә. Димәк, сокланырлык табигать бар безнең якларда.

Реклама

- Сез «мәхәббәт нәрсә ул?» дигән сорауга да бик матур җавап бирәсез. «Мәхәббәт - яратып үлү ул, яңадан туу ул дөньяга!» Аерым кешегә багышланганнары бармы ул шигырьләрегезнең?
- Мәхәббәт турындагы шигырьләрем хатын-кызга сокланудан туган.

- Үз җырларыгызны үзегез җырлыйсызмы?
- Мин сәхнәгә чыгып җырламасам да, аларны көйләп йөрергә яратам.

- Сезнең шигырьләргә язылган көйләрнең барысы да зәвыгыгызга туры киләме соң?
- Ошап бетмәгәннәре дә бар. Кайберләре минем күңелдәге хисләр белән тәңгәл килмиләр.

- Сезнең бер үк җырыгызны берничә җырчы башкарганы булды. Гадәттә, җырчылар үзләре башкарганны башкалар җырлавын яратмый. Автор буларак, моңа Сезнең карашыгыз...
- Җыр ул җырлау өчен языла. Аны һәр кеше җырларга хаклы. Кем аны яхшы итеп башкара, халык күңеленә шул җырчы кереп кала. Әйтик, әнә «Туй күлмәге» Венера Ганиева башкаруында, ә «Су буенда учак яна» җыры Зөһрә Шәрифуллина башкаруында кереп калды бит күңелгә.

- Сер түгел, бүген сәхнәдә тү­бән дәрәҗәдәге җырлар да шактый яңгырый. Алардан котылу чарасы булыр, дип уйлыйсызмы?
- Әйе, сөйләм теленнән дә түбән дәрәҗәдәге шигырьләргә көйләр языла. Кем нәрсә җырлыйсы килсә, шуны җырлый. Сәнгать советы юк, тыю юк. Демократия булганда, тыю була да алмый. Ләкин аның бер юлы бар. Радио-телевидениедә музыка мөхәррирләре белемле һәм җырларга таләпчән булырга тиеш. Алар сайлап алу хокукына ия. Мөхәррирләр зәвыклы һәм акыллы булган очракта, түбән дәрәҗәдәге җырлар азаер иде. Алар сайламаса, җырчы эфирга чыга алмый.

- Бүген кайбер җырчылар авторларын әйтеп торуны да кирәк дип санамый. Үзләре җырлар таба алмыйча аптырый.
- Минем җыр сатканым юк, шуңа күрә монысы инде күңелдә рәнҗү тудыра. Җырның «әти-­әнисе» әйтелмәгән кебек тоела. Бәлки шуңа күрә дә авторларның күңеле төшеп, җыр текстлары язмыйлардыр. Югары культурага ия булган җырчы җыр авторларын атарга тиеш. Элек «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» дигән конкурста авторларны халык билгели иде. «Иң популяр җыр авторлар»ын билгеләү конкурсы булдыруны кирәк, дип саныйм мин.

- Бүгенге көндә охшаш җырлар да шактый. Үзегезгә дә андыйлар белән очрашырга туры киләдер?
- Хәзерге вакытта урлау «чә­чәк ата». Тормышта да, әдәбиятта да. Мин аңа артык гаҗәпләнмим һәм андый хәлгә күз йомарга да җыенмыйм. Андый хәлләр белән үземнең дә очрашкан булды. Җөмләләрне генә түгел, куп­летлап урлаган очракта, дөреслекне исбатларга тырыштым һәм исбатладым.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: