Шәһри Казан

«Тынгысыз каләм» һәм язучылар (Язма авторы Ф.Шәфигуллин булуы ихтимал)

«Тынгысыз каләм»нең тиражы бер генә данә. Аны бушлай укырга мөмкин. Башка газета-журналлардан аермалы буларак, «Тынгысыз каләм»гә язылып булмый. Аңа язып кына була. Языгыз, хөрмәтле язучылар. «Тынгысыз каләм» сезнең уңышлы әсәрләрегезне бик теләп бастырып чыгарыр. Бездә әле «Тынгысыз каләм»дә бер генә юл әйбер дә бастыра алмаган бәхетсез, мескен әдипләр бар. Алар...

Реклама

«Тынгысыз каләм»нең тиражы бер генә данә. Аны бушлай укырга мөмкин. Башка газета-журналлардан аермалы буларак, «Тынгысыз каләм»гә язылып булмый. Аңа язып кына була. Языгыз, хөрмәтле язучылар. «Тынгысыз каләм» сезнең уңышлы әсәрләрегезне бик теләп бастырып чыгарыр.
Бездә әле «Тынгысыз каләм»дә бер генә юл әйбер дә бастыра алмаган бәхетсез, мескен әдипләр бар. Алар дөньяның кызыгын нәрсәдән таба торганнардыр да, нәрсәгә сөенеп яши торганнардыр, әйтүе читен.
Әгәр дә сез язучы Нәби Дәүли күзләрендә һәрвакыт оптимизм очкыннары күрәсез икән, онытмагыз, бу - «Тынгысыз каләм»дә әледән-әле шигырьләр бастыру галәмәте! Әгәр дә сез Габдрахман Минскийның төз гәүдәсен, олымсак кыяфәтен, яшь чыраен күреп сокланасыз икән, онытмагыз, үзендә шундый күркәм сыйфатларның булуы өчен ул иң элек «Тынгысыз каләм»дә бастырган мәкаләләренә, «Тынгысыз каләм»нең үзенә бурычлы.
Әгәр дә сез драматург Туфан Миңнуллинга яхшы драмалар язган өчен премия бирделәр дип ишетсәгез, беренче нәүбәттә аның драмаларын түгел, ә бәлки «Тынгысыз каләм»дә басылган әсәрләрен истә тоттылар.
Әгәр дә сез Роберт Батуллинның җор теллелегенә, шаянлыгына гаҗәпләнәсез икән, «Тынгысыз каләм» хезмәткәрләре язучының ул сыйфатларына һич тә гаҗәпләнмиләр. Чөнки Р.Батуллин җорлыкка, шаянлыкка «Тынгысыз каләм»нән өйрәнде.
Әгәр дә Гәрәй Рәхимнең китаплары елдан-ел кыйммәтләнә бара икән, онытмагыз, моның сәбәбе бер генә: соңгы вакытта Гәрәй Рәхим «Тынгысыз каләм»гә сирәк яза башлады.
Әгәр дә... хәер, җитәр. «Тынгысыз каләм»нең язучыларга уңай тәэсире хакында тагын йөзләрчә мисаллар китерергә булыр иде. Ләкин газетаның мәйданы тар һәм кадерле. Шуңа күрә, үгезнең мөгезеннән эләктереп, түбәндәгеләрне игълан итик:
1. «Тынгысыз каләм»гә мәкаләләр, шигырьләр, нәсер-романнар, хикәя-парчалар, поэма-миниатюралар, эскиз-экспромтлар, пародияләр, эпиграммалар язу дәвам итә.
2. «Тынгысыз каләм» киләсе елда кайнаган сөтнең кеше организмына зарарсыз булуы турында зур трактат белән чыга, публицистика бүлегендә кояш нурларының җылы, ай нурларының салкын булуы турында бәхәсле проблема күтәрә, ике тапкыр икенең дүрт булуын фәнни нигезли. Яшь агроном Мирвәлиевнең «Татар шигъриятендә әрем образы» дигән әдәби хезмәтен, кайчандыр «Спартак» аяк киемнәре берләшмәсендә бухгалтер булып эшләгән, хәзерге көндә «Нурлы» совхозы зоотехнигы Сәхәбиевнең «Мин дә «КамАЗ»ны күрдем» дигән 17 кисәкле фәлсәфи-лирик романын бастырырга уйлый.
Шагыйрь Тмин «Тынгысыз каләм»нең алдагы саннарына шигъри сәяхәтнамәләрен тәкъдим итә. Укучылар таныша торсыннар өчен, шул сәяхәтнамәләрнең юл ярымын газетабызның ошбу санына урнаштырабыз:
Ял йортында син дә мулла, мин дә мулла,
Шунысы читен: остабикә .................
Кыскасы, саный китсәң, санарлык әйберләр җитәрлек редакция портфелендә. Әле соң түгел, хөрмәтле дуслар, «Тынгысыз каләм»гә языгыз, укуы күңеллерәк булыр.
Редколлегия.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: