Шәһри Казан

Укучылар иҗаты

Шаянтуй Сабаны кырда калган, Туе авылга кайткан. Бәйрәмгә дип, бөтен кеше Болынлыкка җыйналган. Монда шау-шу, җыр һәм бию - Аяклардан ут чыга. Сукыр Йосыф, күзен бәйләп, Чүлмәк төбенә суга. Капчык киеп шәп йөгерә Кладовщица Әкълимә. Пенсионерлар, гармун тартып, «Алмагач»ка әйттерә. Агач кашыкта йомырка, Кашыкны капкан авыз. Кашык төбенә Гыйльметдин Ябыштырган...

Шаянтуй
Сабаны кырда калган,
Туе авылга кайткан.
Бәйрәмгә дип, бөтен кеше
Болынлыкка җыйналган.

Монда шау-шу, җыр һәм бию -
Аяклардан ут чыга.
Сукыр Йосыф, күзен бәйләп,
Чүлмәк төбенә суга.

Капчык киеп шәп йөгерә
Кладовщица Әкълимә.
Пенсионерлар, гармун тартып,
«Алмагач»ка әйттерә.

Агач кашыкта йомырка,
Кашыкны капкан авыз.
Кашык төбенә Гыйльметдин
Ябыштырган бит сагыз.

Бил алыша ике ир-ат
Кем күтәрә, кем бәрә.
Колакларын салындырып
Көч биреп тора тәкә.

Күңелләр тулы шатлыклар,
Юк хәсрәт һәм шомлы уй.
Монда бар да кода, кияү,
Сабантуй ул - шаянтуй.
Гомәр ШАКИРОВ,
Әтнә, Иске Җогып

Ватаным
Ватаным, син татлы хыял сыман,
Ал җилкән күк зәңгәр диңгездә,
Туган ил дә, назлы гөлбишек тә,
Газиз ана да бит син безгә.

Ватаным, син сихри якты кебек...
Шул яктыга һәрчак омтылам.
Бер карасаң, гап-гади кыр ягы!
Әмма аңа тиң җир юксынам...

Ватаным, мин татлы җырым кебек...
Җырларыңның сихри моңнарын
Миллион көй арасыннан таныйм,
Бер талпынып ала җаннарым.

Ватаным, син сөйгән ярым кебек -
Йөрәгемдә һәрбер мизгелдә,
Яшәү диңгезенең тугыз баллы
Давылларын кичтек без бергә.

Ватаным, син - шүрәлеләр иле...
Сөйләвенчә Кошман бабамның,
Вальс бии төнлә шүрәлеләр,
Гөр китереп урман аланын.

Ватаным, син - Бөек Болгар иле!
Гаяз Исхакыйлы, Тукайлы!
Мәчетләрең калка һәр төбәктә -
Манаралы, биек, ак айлы!
Фоат МОРТАЗИН,
­Ялта

Килеп чык син
Мамык сыман ап-ак карлар яугач,
Чибәрләнде җирнең күлмәге,
Әремнәргә чаллы алка таккан -
Көтеп торган, ахры, бу мәлне!

Табигатькә аклык иңгән бүген,
Һәрбер җирдә сафлык, сабырлык.
Алтын сыман миләш тәлгәшләре
Күзләреңнең явын алырлык.

Ак күлмәктән каен кызлары да,
Туйга килгәннәр дип белерсең!
Килеп чык син кышын безнең якка,
Үз күзләрең белән күрерсең.

Икәү парлап безнең урманнарның
Борма юлларыннан үтәрбез.
Яшь чакларның үзебез генә белгән
Серле йомгакларын сүтәрбез.

Бер табылыр бәлки
Һәркемнең дә җирдә үз шатлыгы,
Үз кайгысы була торгандыр,
Шуны күреп китү өчен генә алар
Бу дөньяга бәлки тугандыр.

Кайгысы да, хәтта шатлыгы да
Бер-береңә берчак ошамый.
Яралганнан бирле яши инде -
Дөнья йорты бер дә бушамый.

Падишаһлар булып падишаһлар
Качып котыла алмый алардан,
Бу турыда уйлый-уйлый инде
Галимнәрнең чәче агарган.

Тик әлегә ул җавапсыз кала,
Беркайчан да, бәлки, табылмас.
Күпме генә эзләп карасаң да
Сүнми торган утлар кабынмас.

Кем белә бит, бәлки, бозлар каплар
Без яшәгән шушы галәмне.
Дөнья булгач, төрле хәлләр була,
Бер табылыр бәлки әмәле.

Реклама

Тарихка экскурс
Мәй дә эчтек, мал да печтек,
Эшләмәдек ни генә.
Ачтан үләсе килмәгәч,
Һәр ел чәчтек иген дә.

Илне баетырга теләп,
Чирәм җирләргә бардык.
Тоткан капларга җитмәде,
Ыштансыз кала яздык.

Кукурузны мактый-мактый
Квадратлап утырттык,
Баетса - шул баета, дип,
Без күпме нотык тоттык!

Кукуруз, диде Хрущевы
Һәрбер әйткән сүзендә,
Шуның чалымы бар иде,
Хәтта аның үзендә.

Виноградлыкны Горбачев
Ташлады тәмам тетеп.
Көмешкә куа башлады
Халык моңа үч итеп.

Үзгәреш ясап маташтык
Без һәрбер эштә һаман.
Булды безнең кибетләрдә
Шикәрсез калган заман.

Бик күп төрле хәлләр булды
Бу тарих мөнбәрендә.
Илбашы булып тормады
Россиядә кем генә.

Никтер илнең тәгәрмәче
Шыгырдый һаман әле.
Бәлки, менә Путиныбыз
Табар әле бер мәлне.
Миннур САФИУЛЛИН,
Балык Бистәсе, Балыклы Чүкәй

* * *
Көзне күрдем бүген көзгедән,
Олыгайган узган гомердән.
Йөзләремдә тулы сары сагыш,
Кашкайларым - болыт ишелгән...
Күзләремнән явам диеп тора,
Бу көзләрнең ачы яңгыры.
Чәчләремнән сыйпый мине җилләр,
Җәйләрдән соң әле талгыны...
Бит-кырымда ага ерганаклар,
Тирәнәя барып көз саен.
Өметләнеп һәрчак эзли күңел,
Көзге-тәрәзәдән яз аен...

* * *
Өстәлемдә китап, шул китапта,
Күпме уйлар, хисләр язылган.
Даһиларның зирәк, алтын сүзе,
Энҗе кебек тезеп басылган.
Бу басмага инде күпме еллар,
Тоташтыра гасыр арасын.
Вөҗданлыкка, тәртип, намуслыкка
Өйрәтәдер адәм баласын...
Өстәлемдә дәфтәр,ул дәфтәрдә
Нинди сүзләр генә тумаган!
Сызган шәхес, бозган, тагын язган,
Илһам күзлегеннән караган...
Өстәлемдә каләм - шагыйрь язган,
Канатланып очкан җырлары.
Җырлар аша миңа дәшә, сорый
Гомерләрнең ничек узганын...
Өстәлемдә яна өстәл уты,
Шәмдәл түгел, күптән яңарган.
Ничә еллар һаман «бөкерәеп»,
Иҗат өстәленә караган...
Өстәлемдә китап, кулда каләм,
Алда дәфтәр, янда яктырткыч.
Үз халкыңа рухи хезмәт итү,
Минем җаннарыма куаныч...

* * *
Җәйләр буе көткән яңгыр шашып ява,
Җитүедер инде көзләрнең.
Тузан булган җирне төя,тырмый,
Эзли кебек җәйнең эзләрен.

Актара күк, барлый чишмә юлын,
Үтәр өчен иләк күзеннән.
Чистарынып, сихәт алып иңгәч җиргә
Бәреп чыга тауның битеннән.

Бу көзләр дә үтәр, кышлар җитәр,
Җәйге көннәр калды санаулы.
Тыныч үтсен көннәр тигезлектә,
Булмасын тик дөнья гаугалы...
Роберт ШӘЙМӘРДӘНОВ,
Балык Бистәсе, Түбән Тегермәнлек

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: