Шәһри Казан

Ул заманнан аерылып тора иде

Яшьлегемдә әдәби әсәрләрдән укып алган тәэсир, бар күңелемне әсир итеп, хис-тойгыларымны биләп, шулар ялкынында янып йөргән гүзәл мизгелләрем әле дә хәтеремдә. Тетрәндергеч драматик эчтәлекле, романтик әсәрләр бигрәк тә тирән эз калдыра. Андый җәүһәрләр онытыламы соң?!. Дөньякүләм әдәбият киңлегендә андый әсәрләр күк йөзендә җемелдәп янган йолдызлар санынча биниһая күптер. Шулар арасыннан...

Бүгенгедәй хәтеремдә, «Хокуксызлар» романының соңгы ике битен мин ике атна буе укыдым. Бер-ике юлын укыйм да китапны янә ябып куям: әсәрнең тәмам булуын теләмим, геройлар белән аерылышасым килми.
Мең еллык тарихы булган үз әдәбиятыбызда да әлеге дөньякүләм әдәбият океанында лаеклы рәвештә үз урынын алган гүзәл әсәрләребез булуына күңелдә әйтеп бирә алмаслык горурлык хисе яши.
Шулар арасыннан мин икесен генә атап үтәргә җөрьәт итәм. Күп алар, ләкин искәртеп әйтәм, үзем өчен булган иң-иңнәрен генә атап әйтәсем килә. Ул бөек әсәрләрнең берсе - Мәхмүт Галәүнең «Мөһәҗирләр»е белән «Болганчык еллар»ы булса, икенчесе - Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» романнары булыр.
Болар икесе дә - тулы бер халыкның тарихи үткән юлын чын әдәби югарылыкта шәхси геройлар язмышы аша мавыктыргыч итеп сурәтләүгә ирешкән әсәрләр.
Баш герое Тотыш булган «Итил суы ака торур» романы, яшь күңелләрне батырлыкка, азатлыкка, үз көчеңә ышанырга өндәгән киң колачлы гүзәл романтик әсәр буларак, тиңе булмас бәягә ия хәзинә диясе килә.
Галим-язучы Нурихан Фәттах белән якыннан танышлыгым юк, ләкин аның гаҗәеп үзенчәлекле шәхес икәнлеген, үзенчәлекле тормыш алып баруын, үзенә генә хас иҗатын сәнгатькә якын халык белә, билгеле. Шулар хакында ишетү, тыңлау, белү миңа да кызык иде. Ул чыннан да заманнан аерылыбрак торган, сәеррәк кеше булгандыр, мөгаен. Бер мисал китереп үтим әле.
Галиәсгар Камал исемендәге театрда язучы Нурихан Фәттахның 70 еллыгына багышланган юбилей кичәсе булачак иде. Өйгә артистка Гөлсем Исәнгулова шалтырата:
- Нурихан Фәттахның кичәсендә «Кол Гали» спектакленең финалын - Шәмсетдин белән Чәчәк очрашуын уйнаячаксыз, - ди бу миңа.
- Ничек инде, анда бит Болгар дәүләтенең җимерелүе сурәтләнә, монгол гаскәренең безнең халыкны тар-мар итүенә тантана белән нокта куела, бу юбилейда уйнала торган нәрсә түгел, - дим моңа.
Аның үз туксаны туксан:
- Уйныйсыз, бетте-китте!..
Мин һаман саен:
- Юк инде, ярый торган эш түгел бу, - дим.
- Нурихан абый үзе шул кисәкнең уйналуын сорады, - дип, кырт кисте бу.
Мин пошаманга калдым. Беренчедән, ул инде 1973 елда ук куелган, ничек, ни рәвешле уйналганын яңадан хәтердә терелтү җиңел эш түгел бит, икенчедән, җимерелгән Болгар шәһәре хәрабәләре күренмәячәк, гаскәрләрнең үле мәетләре ятмаячак, күккә ашкан кара төтен күтәрелмәячәк. Кыскасы, театр эффектлары булмаган буш, шәрә сәхнәдә безнең уен «пыш» булып калмасмы?! Өстәвенә, кисәү-багана, таш арасыннан килеп чыккан, өтәләнгән, чәчләре тузган, ярымялангач, сакал-мыек баскан мин-Шәмсетдиннең монологы:
«Дөмекте Ханбалык. Дөмекте Болгар. Актайлар, ханнар, Энҗебикәләр барысы да дөмекте. Тәңрегә тиң Чыңгыз ханның изге кулы монда да килеп җитте. Ха-ха, беттеме башыгыз! Мин исән! Баш исән, Шәмсетдин, баш! Ха-ха, мин тагын качтым.
Чәчәк: - Син... тере кеше түгелме соң?
Шәмсетдин: - Юк, юк, мин тере кеше түгел! Юк, юк, мин ир түгел. Мин - Шәмсетдин. Мин - галим. Бу ни? Икмәкме? Бир монда.
Чәчәк: - Бу - китап.
Шәмсетдин: - Китап! Ха-ха, китап! Утка як, чүплеккә ташла! Болгар бетте, китап бетте!..
Чәчәк: - Син, галим, укый беләсеңме? Өйрәт мине укырга!
Шәмсетдин: - Юк-юк, мин укый белмим. Кит моннан! Тукта әле, бу минем баш микән соң? А-а! Әллә кем башы бу! А-а! (Шуыша, каядыр кача) Юк-юк, тоталмассыз! Мин качарга өйрәнгән инде. Ә баш исән! Баш исән, Шәмсетдин, баш исән! (Югала.)
Чәчәк: - Бөек кыйсса. Мәңгелек истәлек. Мин саклармын, Гали, синең китабыңны. Мин өйрәнермен, мин укырмын, Кол Гали, синең Йосыф атлы батыр ир белән Зөләйха атлы гүзәл кыз турындагы тиңсез җыруыңны!»
Без моны, әйткәнемчә, дөм-караңгы буш сәхнәдә, яктыртучы ярдәмендә - электр фаралары астында башкардык. Без Чәчәкне уйнаучы артистка Дания Нурлы белән ихлас күңелдән, репетицияләрдә вакытыбызны кызганмыйча, бар булган талантыбызны шул кичәгә багышладык, дип әйтә алам.
Тантана тәмамланды. Күренеп тора, автор кичәдән канәгать.
Кичә беткәч, инде бераз тынычлангач, мин Нурихан абыйның үзеннән:
- Нигә кирәк булды инде шундый дәһшәтле трагедиянең иң соңгы өлешен, иң пессимистик финалын күрсәтү? Дөрес, анда кыйсса турында сүз белән нокта куела, әлбәттә. Ләкин анда бит ханнар, Кол Гали, Энҗебикә сәхнәләре бар? - дип сорадым.
Әмма тулы ачык җавап көткән бу сорауга Нурихан абый зирәк карашы аша, үзенә генә хас гөнаһсыз беркатлы елмаеп:
- Шәмсет-ди-и-ин!.. - дип кенә җавап бирде.
(Гомумән, ул минем белән очрашканда, исәнме, - дип күрешәсе урында, Шәмсетдин, дип кенә күрешә иде.)
Бу сәхнәне күрсәтеп, ул тарихта булган дәһшәтле чорның ачысын, һәм аның кемнәр тарафыннан, нинди вакыйгалар аша бу көннәргә килеп җиткәнен, шуларның ачысын татуны ассызыкларга теләгәндер, күрәсең.
Гомумән, драматург Нурихан Фәттахның «Кол Гали» трагедиясе буенча куелган спектакль Г.Камал театрының 1970-80 еллар репертуарын бизәп торган бер асыл җәүһәре булды.
Әлбәттә, ул спектакльдә катнашучылар барыбыз да шушындый масштабтагы әсәрне иҗат иткән галим-язучыбызга чиксез рәхмәтле булдык.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: