Шәһри Казан

Ун кияүгә бер ГАЛИЯБАНУ

(М.Фәйзи һәм Т.Миңнуллин пьесаларына нисбәтле моңсу пародия) Катнашалар: Галиябану. Хәлил. Исмәгыйль. Гөргөри кияүләре (Җаграп, Бәчке, Микуш). Диләфрүзнең дүрт кияве (Җәмил, Шәкүр, Галим, Амур). Алты кызга бер кияү (Рәхмәтулла Хөрмәтуллович, 59 яшьтә). Галиябану тәрәзә янында моңланып утыра. Кияүләр керә. Җаграп. Прибет, Галук! Бәчке. Никәл, Галия! Микуш. Арумы, Галияпану! Диләфрүз кияүләре (барысы...

Реклама

(М.Фәйзи һәм Т.Миңнуллин пьесаларына нисбәтле моңсу пародия)
Катнашалар:
Галиябану.
Хәлил.
Исмәгыйль.
Гөргөри кияүләре (Җаграп, Бәчке, Микуш).
Диләфрүзнең дүрт кияве (Җәмил, Шәкүр, Галим, Амур).
Алты кызга бер кияү (Рәхмәтулла Хөрмәтуллович, 59 яшьтә).
Галиябану тәрәзә янында моңланып утыра. Кияүләр керә.
Җаграп. Прибет, Галук!
Бәчке. Никәл, Галия!
Микуш. Арумы, Галияпану!
Диләфрүз кияүләре (барысы бергә). Исәнме, Галиябану!
Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Әссәләмегаләйкүм, Галиябану Бәдриевна!
Хәлил (ярсый, котыра). Барыгыз, аттырыгыз моннан! Галиябану берегезне дә сөйми, ул мине генә ярата!
Галиябану. Әйе, мин уйладым-уйладым да Хәлилне сөяргә булдым! (Хәлилгә сыена.) Китегез, зинһар!
Исмәгыйль. Тик кенә тор, Галочка! Менә бу ырвалбирны күрәсеңме? Атам да үтерәм... Барыгызны да!
Амур. Исмәгыйль туган, кызмале син! Без монда ялгыш кына эләктек. Җәмил! Шәкүр! Галим абзый! Әйдәгез, киттек үзебезнең Диләфрүз янына! (Китәләр.)
Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Мөхтәрәм Исмәгыйль әфәнде, мин дә китим булмаса. Хатын да сагынгандыр... (Көйләп.)
Заманалар авыр, еллар ябык -
Дус-иш кирәк гомер итәргә...
(Подтяжкасын чирттереп ала да чыгып китә).
Гөргөри кияүләре (бергә). Без дә китик әле Үринә янына. (Китәләр.)
Хәлил. Исмәгыйль, ташла ырвалбирыңны!
Галиябану. Харап итмә безне, Исмәгыйль абый! Минем көмәнем бар!
Хәлил (әсәренеп). Кемнән? (Кулын селтәп). Әй, миннән дидең бит әле...
Исмәгыйль. Мин шаярдым гына, Галябаночка... Ферштейн, туташ-ханым, мерси, мадам?! Курыкма, баҗай. Уенчык ырвалбир бу. Аһ, яратам да инде үзегезне! Бөтенләй оныта язганмын бит. Барам дип, нәзер итеп әйткән идем. Мине көтәләр. Дуслар җыелган җирдә. Искиткеч көн бүген! Миләүшәнең туган көне! Галиябану, сылуым, иркәм! Әлдермештән Әлмәндәр бабаңа миннән сәлам ирештер. Ай булмаса, йолдыз бар. Монда тудык, монда үстек. Дус-тату яшәүгә ни җитә! Хушыгыз! (Китә).
Хәлил. Акбай - авыл эте! Дивана! (Чиксез сөенеп.) Хуш, мулла песие!
Галиябану (Хәлилгә тагы да катырак сыена.) Вөҗдан газабы кичермәслек иттереп, яшик әле! Йөрәк маем! Җанкисәккәем!
Пәрдә

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: