Шәһри Казан

Урманче мохитенә ихтыяҗ бар

Хәтерләсәгез, узган елның 28 августында Халыклар дуслыгы йорты эшли башлау хөрмәтенә анда Татарстан рәссамнарының күмәк күргәзмәсе ачылган иде. Аягы җиңел булды «Иҗат бәйрәме»нең, бүгенгәчә иҗади халәттә яшиләр биредә. «Дуслык» галереясының ике залында күргәзмәләр бер-бер артлы алышынып кына тора.

Реклама

«Эфир» телеканалы журналисты Антон Райхштатның Сәмәрканд һәм Фирганә шәһәрләрендәге тормышны күрсәтүче «Азия җилләре» проектын, йә булмаса фотожурналист һәм фоторәссам Мөнирә Муратованың «Күпмилләтле Петербург» фотокүргәзмәсен аласыңмы, яки Андрей Морозов, этнофутурист Андрей Фомиряков кебек рәссамнарның шәхси күргәзмәләренә тукталасыңмы - һәммәсе дә тамашачы күңелендә колачлы, мавыктыргыч булып истә калгандыр. Шул рәвешле саный китсәң, дистәдән артык күргәзмәгә тукталып булыр иде. Соңгы вакытта биредә чын-чынлап РСФСРның, ТАССРның халык рәссамы, Казахстан ССРның атказанган рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, сынчы, каллиграф, шагыйрь Бакый Урманче (1897-1990) рухы хакимлек итә дияргә мөмкин. Татарстан сынлы сәнгатенә нигез салган Бакый Урманченың тууына 116 ел тулуга багышланды чираттагы күргәзмә. Дөрес, анда аның үз кулы белән башкарылган бер генә эше дә булмады, әмма үзәктә барыбер ул иде. Мәшһүр Урманченың шәкертләре, заманында бер иҗат казанында кайнаган рәссамнар, яшь буын вәкилләре шул рәвешле Урманчены искә алды. Күргәзмәнең «Ядкярь» дип аталуында ук Урманчега хас колачлылыкка ишарә бар иде кебек.
* * *
Халыклар дуслыгы йортында күргәзмәләр эшчәнлеге белән турыдан-туры шөгыльләнүче Рәсим Мәһдиевкә Урманче рухына тәңгәл килерлек күргәзмә үткәрү идеясен бүгенге көндә Болгар керамикасын торгызучы, Бакый Урманче премиясе лауреаты Зөфәр Сәит улы Низаметдинов тәкъдим иткән булган. Төрле кимәлдә эшләүче төрле буын вәкилләрен - Владимир Попов, Рифкат Вахитов, Нәҗип Нәккаш, Равил Заһидуллин, Зөфәр Гыймаев, Рушан Шәмсетдинов, Абрек Абзгильдин, Фиринат Халиков, Рәшид Госманов, Гөлназ Әдһәмова, Андрей Морозов, Рания Хәйруллина һ.б.ны үз тирәсенә туплый Урманче.
Шуңа күрә дә танылган сәнгать белгече шагыйрә Розалина Шаһиева әлеге күргәзмәне пародаксаль күренеш буларак бәяләде. Чыннан да, бер якта Равил Заһидулланың һәр детален җентекләп, бөртекләп башкарган реалистик әсәрләре булса, икенче якта - Чаллыдан Гөлназ Әдһәмованың баштанаяк авангардлыкка корылган эшләре, шунда ук Рушан Шәмсетдиновның график, Зөфәр Гыймаев һәм Рифкат Вахитовның майлы буяулар белән башкарылган портретлары, Зөфәр Низаметдиновның Болгар рухын җиткерүче керамик эшләнмәләре торсын да, шулай димә! «Бу - Казанда милли Урманче мәктәбенең оешып килүенә бер дәлил. Аңа Урманчеда укыганнар, аның белән аралашканнар, аның иҗатына багынучылар, аның кебек булырга омтылучылар һәм онытмаучылар керә. Менә шул бөтенесен бәйли. Урманче исән чагында аның үз мохите бар иде. Шагыйрьләр, композиторлар, рәссамнар - бөтенесе аның тирәсендә кайнады. Моңа әле дә ихтыяҗыбыз бар», - дип белдерде Розалина ханым.
Хәтер уянуга, күңелдә булган хатирәләр яңаруга да сәбәпче иде күргәзмә. Рифкат Вахитов та заманында шул иҗади мохиткә эләгүенә әле булса Ходайга рәхмәтле булып яши. Чөнки, аралашудан битәр, олуг оста белән иңгә-иң куеп бер остаханәдә эшләү бәхете дә тия аңа. Һәркайсысы Россия Фәннәр академиясе секретаре Камил Вәлиевнең портретын эшләгән, соңрак Тукай музееның төп залына фриз ясарга кирәк булгач, шуның эскизларын ясаган ул чакларны әле дә сагынып искә ала Рифкат ага.
- Тукай музееның диварына сурәт эшләргә кирәк булгач, монументалист буларак, миңа мөрәҗәгать итте. Эскизны бергә эшләдек. Шәхсән үзе ул эштән бик канәгать калган иде. Әмма министрлыкның акчасы булмау сәбәпле, ахыргача башкарып чыга алмадык, эскиз көенә калды. Юкса: «Мин өскә менеп йөри алмам, анда үзең эшләрсең», - дип, үзенчә эш тә бүлешкән иде. Безнең арада Мәҗит Гафури белән Тукай портреты хакында да сүз булды. Дөресрәге: «Әлеге портретны ясап бетерерсең», - дигән васыяте бар иде. Бу хакта хатыны Флора ханым янында да кабатлаганы булды. «Минем хәлем юк, эшләнеп бетмичә кала», - дип борчылды, -ди Рифкат ага, истәлекләре белән уртаклашып.
Әмма ни кызганыч, нәкъ шул вакытта Р.Вахитовка Мәскәүгә күченеп китеп, анда 3 еллап яшәргә туры килә. Кире әйләнеп кайтуына, Урманче инде вафат була. «Теге портрет кайда?» дип эзләнеп йөрсенме инде ул хәзер. Уңайсызлана. Аның каравы, Урманче үзе исән чагында ук Р.Вахитов натурадан аның портретын эшли. 3-4 сеанс күчергеч булып утыра аңа Урманче. Эшләнеп беткәч: «Күңелгә бик хуш килә, яңадан үзгәртмә», - дип, үзенчә бәясен дә бирә. Ә Урманченың тууына 100 ел тулган көнне исә Рифкат Вахитов үзенең элеккеге шәхси галереясында, 30-40 кешелек табын әзерләп, Коръән укытып искә ала остазын. Анда да үзе исән чактагы кебек мөнәҗәтләр укыла, истәлекләр яңара...
Дөньякүләм танылу алган каллиграф Александр Попов исә әлеге күргәзмә өчен махсус эшләгән истәлек туграсы - шәмаиленә «Урманче - XX гасыр татар сәнгатенең патриархы» дип язып куйган. «Урманче үз иҗатында Татарстан рәссамнары арасында кемгә караганда да миллирәк, ул үзе тапкан купшы, нәзакәтле юл белән барды», - дип белдергән рәссам үзе дә, Урманчены сурәтләү өчен, бөтенләй яңа чараларга мөрәҗәгать иткән. Эшләнеше ягыннан башкалардан аерылып торган ул тугра хәзерге вакытта Шәрыкта киң кулланылыш алган «раем» стилендә башкарылган. Бу - каллиграфиядәге традицион язу түгел, ә шартлы язу. Ягъни гарәп хәрефләре йә күпмедер күләмдә үзгәрәләр, хәрефләр нәрсәгә дә булса охшатып ясала һәм шартлы образ туа. Әмма шул ук вакытта ул хәрефләр укылырга да тиеш.
* * *
Татар каллиграфиясен янәдән торгызуга, үз мәктәбен булдыруга зур өлеш керткән мәшһүр рәссам Нәҗип Нәккаш та, кайчандыр Бакый агадан каллиграфия буенча дәресләр алучы буларак, күргәзмәне Урманче мирасының дәвамы буларак бәяләде.
- Мин Казан дәүләт университетының филология факультетында укыганда, 1975 елны хөрмәтле профессорыбыз Хатип ага Госман, Урманче белән сөйләшеп, бер-ике студентны аның фатирына, остаханәсенә өйрәнчек итеп йөртте. Урманче безне, һәрвакыт елмаеп: «Исәнмесез, дусларым», - дип каршы ала иде. «Дусларым» аның яраткан сүзе булды. Ул безне ничек каләм тотарга һәм бу эшнең башка нечкәлекләренә өйрәтте. Бу вакытта рәссамның Тукай музее өчен эшләгән чагы иде. Бик зур китапханәсе, иске кулъязмалары булуы хәтердә калган. Ул гарәп телен, Коръәнне яхшы белә, кайбер аятьләрне яттан укый иде. Тукайны яттан белә, Дәрдмәндне ярата, фарсы шигырьләрен яттан сөйли иде. Без аңардан 3-4 дәрес алдык. Хатыны Флора ханым белән кухняда чәй эчә идек. Кухняларында шәмаил эленеп торуы истә. Аңа сәнгатьнең бу төре белән җитди шөгыльләнергә туры килмәде. Чөнки коммунистик идеология, атеизм еллары үзенекен итте. Ул аларны күргәзмәләрендә дә күрсәтә алмады. Шәмаилләрен рәссам җаны теләгәнгә, дуслары, таныш-белешләренең үтенече буенча гына ясады. Мин аның сакланып калган 8-9 шәмаилен беләм. Бер дигән үзенчәлекле эшләр. Ачык, анык ул эшләргә монументальлек хас. Узган гасырның 90 нчы еллары башында заманалар үзгәргәч, борынгы мирасыбызга янә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге туды. Гарәп теленең дә, безнең күнекмәләрнең дә кирәге чыкты, - ди Урманче фатихасы белән әлеге юлга кереп китеп, татар каллиграфиясе өлкәсендә инде 25 еллап эшләүче Нәҗип Нәккаш. Каллиграфның күргәзмәгә куелган эше дә Габделбакый Идрис улы Урманчега багышлана. Ул традицион классик стильдә эшләнгән. Уңнан сулга һәм астан өскә укыла. Зур эшкә тотынганда, Урманче:
Күңел багладым эшем уңасына,
Тәвәккәл иттем кодрәт иясенә,
Өмедим нык, ышанычым камил
Бу фәкыйрьгә бәхет иңәсенә,
- дип кабатлый торган була. Әлеге юллар да туграның бер бизәге булып кереп киткән.
Урманчедан килгән мәдәни-тарихи мирасның бүгенге көндә куәт алып, республикада «Әлиф» каллиграфлар берлеге оешуы да Урманче музеена килгән яшьләрнең генә түгел, ә өлкән буын рәссамнарның да Бакый аганың киндергә ничек буяу салуына кадәр өйрәнеп, җентекләп караулары да күп нәрсә хакында сөйли булыр. «Бакый Урманче - безнең сынлы сәнгатебезнең патриархы, башы, аксакалы. Бездән, татар шигъриятенә, музыкасына кем нигез салган дип сорасалар, без: «Г.Тукай һәм С.Сәйдәш», - дип җавап бирәбез. Ә татар сынлы сәнгатенә кем нигез салган дип сорасалар, «Бакый Урманче», - дибез». Күптән канатлы сүзләргә әверелгән бу юлларны, шөкер, инде берәүгә дә исбатлыйсы юк. Шулай да, ярый әле янәшәсендә рәссамның иҗатын мәңгеләштерү юлында күп көч куйган фидакарь җан - хатыны, филология фәннәре кандидаты Флора ханым Әхмәтова булган, дияргә дә кирәктер.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: