Шәһри Казан

Урманче рухы шат булсын

Үткән җомгада ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее галереясында ТР Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премиясе тапшырылды.

Тантана әлеге олы бүләккә дәгъва белдерүче эшләрдән торган экспозиция эргәсендә барды. Быел жюри тарафыннан барлыгы 57 эш каралып, җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнде: живопись, графика, скульптура, кулланма-гамәли сәнгать һәм сәнгать белгечлеге. Җиңүчеләрне ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин тәбрикләде.
- Мин әлеге комиссия составында булуыма шат, чөнки эш барышында киләчәктә хәл ителәчәк мәсьәләләрне күрдем. Бәйгенең нигезләмәсендә дә, комиссия әгъзаларына килсәк тә ротация-үзгәреш булырга тиеш. Аның эшенә чит өлкәләрдән дә сәнгать белгечләрен чакырырга кирәк булачак. Быел Мәскәүдән берәү катнашты. Аның килүе бик әйбәт булды. Бәйгедә яшьләрнең эшләрен күбрәк тә күрәсе килә, чөнки аларны үстерергә кирәк, - ди А.Сибагатуллин.
Ә бүләкләнүчеләр әлеге хәбәрне төрлечә кабул итте. Әйтик, зәркән эшләнмәләр остасы, бүгенге көндә кыю рәвештә болгар традицияләрен дәвам итүче Ирина Васильева (ул «Алма бакчасы» дип аталган гарнитур тәкъдим иткән иде): «Минем бу бәйгедә катнашасым гына килгән иде. Бернинди бүләккә дә өмет итмәдем», - дип белдерде. Шунысын әйтергә кирәк, Ирина Аполлоновнаның милли традицияләрдә башкарылган эшләнмәләре Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да бик популяр.
Сәнгать белеме номинациясенә «Стили и формы средневековой архитектуры Казани» дигән китап өчен Нияз Халитов һәм Наилә Альменова-Халитовалар бүләкләнде.
- Конкурс өчен эшләмәдем. Бары тик мәдәниятебезнең бөеклеген күрсәтәсем килде. Мин үзем шөһрәт ярата торган кеше түгел, әмма китап өчен бу зур бәя. Әлеге премия бирелгән өчен генә дә аны күбрәк кеше кулына алыр, укыр дип өметләнәм, - ди Н.Халитов.
Ә Урманче белән очрашу хатирәсен әле булса күңелендә саклый. 1966 елларда була ул. Аның Х сыйныфта укыган чагы. 39 нчы мәктәптә практика узучы студент - булачак сәнгать белгече Розалина Шаһиева алып бара аларны мәшһүр сынчының остаханәсенә.
- Олы гәүдәле, үз-үзенә бик нык ышанган, ачык күңелле яхшы кеше булып күңелемдә саклана. Идәндә яткан бер шәрә хатын-кыз сыны хәтердә уелып калган. Шуңа бик сәерсенеп караганым истә, - ди ул.
Ә менә быелгы премия иясе Равил Заһидуллин исә (ул «Мунчадан соң», «Җылы кич», «Балалар уйный», «Осталар» кебек бер бәйләм эш тәкъдим итте) - заманында Бакый Урманчедан шәмаил ясау буенча дәресләр алган, шунда ук автор эшләренең күчерелмәләрен ясаган рәссам. Күргәзмәләрдә 1982 елдан бирле даими катнашып килеп, тарихи темага иҗат итүче рәссам буларак танылу алуына карамастан, ул да бу премиягә әллә ни зур өметләр багламаган.
Графика номинациясендә Урманче премиясенә Виктор Петрович Аршинов лаек булды. Аның эшләре «Белла Әхмәдуллина шигырьләренә» дигән исем астында бара. Бу, бер яктан, автор тарафыннан моңа кадәр башкарылган Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Марина Цветаева шигырьләренә башкарылган иллюстрацияләр циклының дәвамы, икенче яктан, әлеге шәкелнең соңгы бүлекчәсе буларак бара. Белла Әхмәдуллина шигырьләренә башкарылган эшләр барлыгы 60 табактан тора (биредә аның берничәсе генә). Әлеге цикл моңа кадәр дә ТР Сынлы сәнгать музеенда, «Зур Идел» күргәзмәсендә күрсәтелде.
- Быелгы бәйгедә сынчы Асия Миңнуллинаның шәкерте Асия Камалетдинованың («Яшь кыз» сыны) катнашуы географияне киңәйтеп җибәрде. Көндәшлеккә ниндидер стимул бирде. Мин әле аны Төрки дөнья симпозиумында да катнашыр дип уйлыйм, - ди сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Солтанова, материалны яхшы тоемлаучы кызның эшен шәрехләп. Рауза ханым әлеге бәйгене киләчәктә фестиваль форматына күтәрергә теләвен дә белдерде.
- Рәсем сәнгатендә әлегә андый фестиваль юк. Бу Урманче рухын тагын да күтәрүгә, бәйгенең чикләрен киңәйтүгә китерер иде, - ди ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: