Шәһри Казан

УРЫНБАСАР-2 яки ҮЗ ТУКСАНЫ ТУКСАН

Сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй... Мин бит урынбасар һөнәре һәм үзем белгән кайбер урынбасарлар хакында сөйләмәкче идем. Каләм әһелләре арасында байтак танышларым, дусларым урынбасар вазифасын башкара. Бер ишләре белән, иңгә-иң торып, кайчандыр бергә эшләргә дә туры килде хәтта. Бу юлы мин «Казан утлары» журналының баш мөхәррире урынбасары Рәфикъ Юныс турында,...

Реклама

Сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй... Мин бит урынбасар һөнәре һәм үзем белгән кайбер урынбасарлар хакында сөйләмәкче идем. Каләм әһелләре арасында байтак танышларым, дусларым урынбасар вазифасын башкара. Бер ишләре белән, иңгә-иң торып, кайчандыр бергә эшләргә дә туры килде хәтта. Бу юлы мин «Казан утлары» журналының баш мөхәррире урынбасары Рәфикъ Юныс турында, бер уңайдан, аның нәкъ менә урынбасарлыгына да басым ясап, берничә сүз әйтмәкче булам.
Рәфикъ абый - шагыйрь, журналист, публицист. Милләтпәрвәр (җәмәгатьчелектә киң яңгыраш тапкан «Татарстан референдумы» дигән китабы гына үзе ни тора!). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе (2004). «Казан утлары»на нисбәтле булып дөнья күргән «Сүнмәс утлар балкышы» дигән саллы китапны төзүче. Дистәләп шигъри китап авторы. Мин аның белән ныклап танышкан вакытта, ул «Татарстан яшьләре» газетасында эшли иде. Рәфикъ абый берара (1985-1991 елларда) Татарстан китап нәшриятында да хезмәт куйды. Шунда эшләгән чакта баш редактор урынбасары буларак тәүге чыныгуын алды дип беләм. 1992-2004 еллар арасында - «Идел» журналы баш мөхәрриренең беренче урынбасары хезмәтендә, аннары 2005 елдан хәзергәчә «Казан утлары» журналының баш мөхәрррире урынбасары вазифасында. Бактың исә, Рәфикъ абыйның урынбасарлык стажына гына да ике дистә елдан артык икән.
Урынбасарларның төрлесе була. Бар куштаннары, ялагайлары, мәнсезләре, мокытлары, хуҗасының күзенә генә карап, тәлинкә тотып торганнары, бар кеше хәленә керә белүчеләре, бар шефына аркадаш, фикердәш була белгәннәре, бар әйткәнне, әмер биргәнне генә көткәннәре... Рәфикъ абый - үзенчәлекле урынбасар. Кемдер әйткәнне, өстән кушканны гына көтеп утыручылардан түгел ул. Еш кына идея аннан чыга, инициатива аңардан башлана. Өстәвенә, үҗәтлек һәм үзсүзлелек сыйфатлары да хас аңа. Кайберәүләр турында сөйләгәндә, аның үз туксаны туксан, диләр. Бу сүзләрне Рәфикъ абыйга карата да әйтергә була. «Казан утлары»нда эшләп алган чагымда, аның «туксаны туксан»лыгына үземнең дә шаһит булганым бар. Баш мөхәррир Равил абый Фәйзуллинның урынбасарыннан үзенә кирәкле уңай җавапны ишетәсе килә, Рәфикъ абый исә, шефының соравын бөтенләй ишетмәгәнгә салынып, карашын бер ноктага текәп, үзенекен «тукый», фикерен дәлилләргә тырыша. Мондый сөйләшү рәвешен беренче мәртәбә күргән мәлемдә, бу ике яшьтәш агай үзара чәкәләшеп китмәгәе, дип, бераз шүрләп тә куйган идем. Гомер буе үҗәт, киребеткән булдың инде, дип, Равил абый, ахыр чиктә, кулын селтәп, көлеп җибәрә.
«Үз туксаны туксан»лыгы аның туры сүзле булуыннан киләдер, мөгаен. Әйтәсе сүзен кешенең маңгаена ук бәреп әйтми әйтүен, әмма барыбер әйтә.
Аның туры сүзле һәм үтә милләтпәрвәр булуына бер мисал. 2010 елның декабрендә опера һәм балет театрында Х.Туфанның тууына йөз дә ун ел тулуга багышланган тантаналы кичә булды. Әлеге кичәбез (сценарий авторы мин идем) Нури Арслан сүзләренә язылган күтәренке рухтагы бер җыр белән тәмамланырга тиеш иде. Ходайның хикмәте, кичә ахырында Н.Арсланныкы урынына М.Хөсәен сүзләренә язылган җыр яңгырамасынмы (режиссер бу хакта сценаристка әйтеп тормыйча гына, ни сәбәптәндер, бер җырны икенчесе белән алыштырган)! Борын-борын заманда язылган ул җырда исә мондыйрак сүзләр бар иде:
Казан, Казан...
Якты, матур кала...
Башкалабыз Мәскәүдән ул
Якты нур ала...

Әлеге җыр яңгыраганда мин сәхнә артында идем. «Башкалабыз Мәскәүдән әле һаман да якты нур алып яшәвебез» хакында ишетүгә, миңа шок булды...
Икенче көнне эшкә килүгә, беренче «удар»ны Рәфикъ абый ясады: ну кичәне «шәп» тәмамладыгыз, «афәрин»! (Соңыннан кемдер сөйләде, хактырмы-юктырмы, кичәдән соң, үз-үзенә урын табалмыйча, Рәфикъ абый опера-балет театры бинасын өч мәртәбә әйләнеп чыккан, имеш! Булыр-булыр...) Хәлне аңлатырга тырышып карадым аңа, ләкин ул, мине тыңлап та тормыйча, кулын гына селтәде... Бу аның, шулай кулын селтәп, башта эшеңне җиренә җиткереп эшләп күрсәт әле, диюе, миңа шулай зур сабак бирүе иде...
Эш, дигәннән... «Идел»дә урынбасар булып эшләгән чагыннан ук ул миннән, кемнәргә икәнен тәгаенләп (араларында сәясәтчеләр дә бар), бик күп эпиграммалар яздырттырды. Рәхмәт аңа. Берничә автор бергәләп язган «Әчтерхан чикләвеге» дигән күләмле шаян кыйссаны да аның «дирижерлыгында» башкарып чыктык. Җикеренмичә-нитмичә, түрәлеге белән масаймыйча, кешене эшләтә белү (кул астындагыны гына түгел) урынбасар өчен иң кирәкле сыйфатларның берседер ул, минемчә. Тирәнтен уйлап баксаң, мөгаен, шулайдыр да әле.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: