Шәһри Казан

Вәгыйз Минһаҗев: «Малай булып уйнап йөрергә туры килмәде»

Берәүләр аннан гел гаеп эзли, икенчеләр һәрчак җылы сүз белән искә ала һәм эшләү сәләтенә хәйран кала, ә кемнәр өчендер ул, гомумән, табышмак.

Тик исемен белмәгән һәм аңа карата битараф кешеләр юк диярлек. Сүзем Вәгыйз Минһаҗев турында. Декабрь аенда аңа 60 яшь тула. Яшермим, кызыксынып туган елын караганчы, мин аны әллә кайчан туган кеше дип уйлый идем. Чөнки яшүсмер чактан бирле исемен ишетеп киләм, инде үзем дә түгәрәк саннарга якынлаштым, ә аңа әле 60 кына икән. Тагын шуны аңладым: исеме гел телдә булса да, Вәгыйз Минһаҗев турында мин бик аз беләм икән.

- Вәгыйз Васыйлович, 23 яшьтә колхоз җитәкчесе булгансыз. Авылда яшәп, эшләп пешкән колхозчы абзыйларны ничек ышандыра, эшкә тарта алдыгыз?
- Кешедән нинди булса да эш таләп иткәнче, иң элек үзең өчен ачыкларга кирәк: син башкалардан нәрсә таләп итәсең һәм үзең моның өчен нәрсә эшли аласың?

- Үзеңә һәм башкаларга таләп куярлык тәҗрибә каян килгән соң яңа гына институт тәмамлаган яшь егеткә?
- Биш ел уку дәверендә ел саен имтиханнарны алдан тапшырып, бригада җыйнап, колхозларда төзелештә эшләдек. Ул вакытта бу «шабашка» дип аталды. Шул чорларда, бригада җитәкчесе буларак, мин һәрвакыт иртәнге нәрәтләрдә катнаштым. Халык белән сөйләшергә, эш оештырырга бу нык ярдәм итте. Авылда үскән малайга аның яшәеше чит-ят түгел. Малай чакта сыер асрарга азык эзләп тилмергәннәр истә. Кукуруз арасыннан алабута, билчән җыюларны ничек онытасың. Үзем җитәкче булып эшли башлагач, кешенең хезмәтенә карап ашлык, печән бирүне куйдык. Кем эш тәртибен боза, әлбәттә, аларга бирелмәде.

- Күп тапкырлар Сабан туе батыры булгансыз, штангачы, гармунчы... Шулай да шукланып, әтәчләнеп йөрми калмагансыздыр. Ул чорда кәттә егетләр мотоцикл иярләгән бит инде.
- Алай мотоциклларда чабарга туры килмәде. Акча юклыктан түгел. Институтта укыганда беренче курстан ук заводта эшләдем, әйткәнемчә, җәй дә тик ятмадык. Әтинең таләбе шулай булды: булган хезмәт хакын авылга алып кайтып тапшыра идек. «Акчагызны хәзергә җыйнап куям, кирәге чыгар, әле киләчәктә әллә нинди машиналарда йөрерсез», - ди торган иде.

Реклама

- Гармуныгыз булгандыр?
- Без яшь чакта авылларда гармун уйнаучылар күп иде, мин дә кызыксынып, яратып, гармун уйнарга өйрәндем. Гармуннарым күп. Һәркайсының үз тарихы. Иң кадерлесе - Фән Вәлиәхмәтов бүләк иткәне. Гармунына кызыгып, бер машина бирергә вәгъдә иткән идем - сатмады. Шул гармунын Казанда кичке Сабан туенда урладылар. Аны үзем эзләтеп таптырдым. Мин бер машина биреп алырга теләгән гармунны бер литр аракыга сатарга йөргәннәр. Каракларны судка бирмәдек, бер ящик аракы биреп, гармунны кайтардык. Фән Вәлиәхмәтов, Арча буйлап концертлар куеп йөргәннән соң, бөтен халык алдында әлеге гармунны миңа тапшырды.

- Вәгыйз Васыйлович, иң беренче шелтәне сез Арчада өй салганнан соң алгансыз дип укыган идем. Казан буенда салынган йортыгыз турында да күп сүзләр ишетергә туры килгәндер. Әлбәттә, билгеле бер вакыт узгач, бу төзелешләр тирәсендә булган имеш-мимешләр онытылыр, ничәдер дистә еллардан соң: «Вәт салып та күрсәткәннәр ул вакытта!» - дип, бу йортларга сокланырлар. Бүген без тарихи биналарга карап хәйран калып йөргән кебек. Авыл хуҗалыгы тармагын сайламаган булсагыз, архитектор булыр идегез, мөгаен.
- Әйткәнемчә, төзелеш тә миңа яшьтән таныш, студент еллардан ук һәм, гомумән, үземне бөтен барлыгым белән төзүче дип саныйм. Арчада эшләгәндә, кирпеч заводы төзегән идек. Шул елларда матур итеп кызыл кирпечтән йортлар сала башладылар, Казан артында төзелеш культурасы безнең районнан башланды. Безнең Арча ташчыларын Мәскәүгә хәтле чакыралар иде. Матур итеп төзелгән биналарга битараф кала алмыйм. Кайда гына булсам да, фотосурәткә төшереп алып кайтам, төзүчеләр белән һәр элементын карап өйрәнәм.

- Сез - журналистлардан шактый кыен ашаган кеше, кабул итүегез өчен рәхмәт.
- Сүз артыннан йөри башласаң, ул тагын да арта, күбәя. Гайбәтләргә игътибар итмәскә тырышам.

- Сезне концертларда, әдәби кичәләрдә, театрларда еш күрергә була. Күңел халәтеме бу?
- Әдәбият, сәнгать минем өчен һәрвакыт якын булды. Китап укырга яратам, тарихи китаплар минем өчен бик кызыклы. Хайваннар турында тапшырулар карыйм һәм атна саен диярлек туган ягыма - Арча районы Хәсәншәех авылына кайтам.

- Соңгы сорау да авыл турында булсын әле. Авыл өчен бүген иң мөһиме нәрсә?
- Авылда кешеләргә шөгыль кирәк. Чит илдән ризык кертелмәү авыл хуҗалыгы өчен уңайга булыр. Без үзебезне үзебез туендыра алабыз. Барыбыз да белә һәм аңлый: авыл - безнең телебез дә, милләтебез дә.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: