Шәһри Казан

Вил Усманов паспорт алыштыра?!

Чын ир-ат һәрвакыт егет була - аның яше дә еллар белән түгел, гамәлләр кимәлендә санала. Ирешкән үрләре, яулап алынган көнләшерлек уңышлары булганда, нинди ел ди дә, нинди олыгаю ди? Татарстанның атказанган артисты Вил УСМАНОВка кагыла бу сүзләр. Танылган көрәш остасы, җырлар авторы, үз тамашачысын булдырган җырчы озакламый 45 яшьлек юбилеен...

Реклама

Концертына кадәр бөтен кешене шаккатырырга да өлгерде ул - унбиш кило авырлыгын «салып ташлаган» Вилне танырлык түгел. Сәхнә кешесе бар яктан да килгән булырга тиеш!
- Вил, сүзне шаяртудан башлыйм әле, бу яшьтә ир кеше ябыкса, аның турында йә авырый дип гөманлыйлар, йә гашыйк булган диләр...
- Моңа көннәрдән бер көнне көзгедәге зу-ур чагылышымны күреп: «Үзеңә шушындый булу ошыймы?» - дип калкып чыккан сорау гаепле. 102 кило авырлыкны күтәреп йөрү дә җиңел түгел. Шуңа үз-үземә, син 25 яшьлек физик халәтеңә кайтырга тиеш, дигән таләп куйдым. Спорт, сәламәт туклану режимы белән мин моңа дүрт-биш айда ирештем дә - 88 кило авырлык минем өчен норма.
- Юбилей алдыннан физик форма гына түгел, иҗади әзерлек тә саллы булды бугай?
- Сер түгел, үземне профессиональ җырчы итеп соңгы 7-8 елда гына тоя башладым. Аңа кадәр спорт аркасында вокал мөмкинчелекләрем чикләнгән иде. Ул вакытта әтием әманәте буенча көрәш беренче урында булды, сәхнәне мин гаиләмне туендырыр өчен генә файдаландым. Сәнгатькә чиле-пешле килеп кердем дип саныйм. Бүгенге акылым булса, әзерлексез килеш сәхнәгә күтәрелмәс идем. Чөнки шул көрәшеп йөргән елларда җырлап йөрмә инде, көрәш кенә дигән сүзләр ишеттерүчеләр булды. Җырчы булуыма ышанган бердәнбер кеше укытучым Клавдия Щербенина гына иде.
- Димәк, элегрәк күңел бирми генә җырлауларыңның сәбәбе үз-үзеңнең мөмкинлекләреңә ышанмаудан килә?
- Мин ул вакыттагы иҗатымнан канәгать түгел. Кире әйләнеп кайту мөмкинлегем булса, мин көрәшер идем дә композитор буларак танылыр идем. Ә бүген (бераз мактанып та алыйм әле!) концертыма килгән тамашачы бөтенләй башка Вил Усмановны күреп китә.
- Сине сәхнәгә көрәш алып менеп танытса, көрәшкә җитәкләп әтиең алып килгән дип беләм.
- Минем кулымнан килгән һәр эш - әти мәктәбе. Әтидән күреп, кечкенәдән батыр буласым килде, аның теләген үтәп, Әлмәт физкультура техникумына укырга кердем. Әтием Нургали авылда калуымны теләмәде, мине профессиональ спортчы итәсе килде. 23 яшемдә Казанга укырга дип чыгып киттем. Әтинең миңа әйткән бөтен сүзе: «Мин сиңа ышанам, көрәшеңне генә ташлама», - булды. Аның сүзен сүз иткәнгә, көрәшче булганга, Казан мине таныды. Көрәш исә тәрбияләде дә, кеше дә итте.
- Әтиегезне югалту, өлкән бала буларак, гаилә өчен җаваплылыкны сиңа йөкләдеме?
- Әтине җимертеп дөнья көткән җиреннән авыру тез чүктергәч, ул шактый көйсезгә әйләнде. Шул вакытта мин аның белән икеләтә якынайдым бугай - ул минем киңәшкә генә колак сала, миңа ышанып кына табибларга йөрде. Иртә югалттым әтине... Аны соңгы юлга озаткач та бер атна йоклый алмый интектем. Күзне генә йомам - әти сурәте. Әти белән эчке бәйләнеш көчле булган, күрәсең, әни кәгазьгә ниндидер сүзләр яздырып, шуларны яндыргач кына йоклый ала башладым. Әтисез калгач, энекәш, сеңелкәш, әни өчен дә мин җаваплы. Энекәш - машина йөртүче, сеңлем туган авылым Баулы районы Хансөяр мәдәният йортында эшли, шулай ук җыр-моңга гашыйк. Әни төп йортта - һәр кадагына кадәр әтинең кул җылысы кергән, һәр ниргәсенә кадәр әтинең күз нуры тамган нигез җылысын саклап яшәүчебез. Аның янына еш кайтам.
- И-и, ир баланың әни кеше белән барыбер сере уртак булмый инде аның.
- Нишләп алай дисең, бәлки, әни тагын да якынрак буладыр? Мин бит әнигә охшаган. Әни белән көн саен сөйләшәм. Ни эш бетерәсең, авылда нинди яңалыклар бар, сызланмыйсыңмы? Әнием Рәсимәгә 65 яшь, ул - минем өчен иң кадерле, изге кеше. Ул озак еллар сыер савучы булып эшләде, яшь вакытларда, мин уянганчы, төнлә кемне озату турында хәбәрләр кайтып ирешә иде инде. «Болай дип әйттеләр бит әле, улым», - дип сораштыручы әнигә чәй табыны артында барысын да сөйлисең. Хәзер дә таңга кадәр сөйләшеп утырган чаклар бар. Әни исән булганда, туган як юлларына тузан төшмәячәк.
- Кешенең бәхете гаиләдә. Яңа өйләнешкән елларда нинди иде дә гаилә корабы, бүген нинди үзгәрешләр кичерде?
- Гөлфия белән без авылдашлар. Күз алдында үсте - үзенең тыйнаклыгы, мөлаем булуы белән җәлеп итте. Ул Алабуга пединститутын тәмамлаган елны тәкъдим ясадым. Әле яңа гына диплом алдым, бер ел эшлим әле, дип караган иде, мин тимерне кызуында суктым. 1993 елның 20 августында никах укыттык. Гаиләне тотрыклы, матур итү өчен хатын-кыз да, ир-ат та тырыша дип саныйм - тормыш булгач, төрле вакыт була. Яши-яши исә ярату янына хөрмәт тә кушыла.
- Ир кеше малай көтә, кызын күбрәк ярата диләр - кызларыңа «юк» сүзен кулланасыңмы?
- Мин, бер карасаң, бик кырыс, ешрак - йомшак әти (көлә). Кызларымның икесе дә - Гөлгенә дә, Гөлнар да үземә охшаган. Балалар дип яшибез, алар дип тырышабыз. «Юк» сүзе булмасын өчен, алардан тырышлык таләп ителә. Без эш белән үстек. Кызларым да җәен әбиләре янына кайтып булышалар. Өйдә дә һәр нәрсә вакытында эшләнгән, ялт иткән, ашарга пешкән булырга тиеш. Аллага шөкер, өйдә өч хатын-кыз булгач, үземнең яулык, алъяпкыч бәйләп, ашарга пешереп йөргәнем юк. (Көлешәбез).
- Мартта булачак концерт серләре янына өстәп, афишаңдагы «Вил Нургалиевич»не дә аңлатып китсәң иде - олыгаеп киләм дигән сүзме инде бу?
- Бәлки, концертымда Россия югарылыгында ук көтелмәгән кунаклар булыр. «Туган көнең белән, Вил Нургалиевич!» афишасы исә масаю да, олыгаю да түгел. Беренчедән, шундый яшькә җиттем, икенчедән, ирешкән һәр уңышым артында әти исеме тора. Шуңа аның исемен хөрмәтләп телгә аласым килде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: