Шәһри Казан

Җәвит Шакиров: «Миңа акыл кермәс инде ул»

«Яңа Гасыр» телевидениесендә «Башваткыч» тапшыруы күрсәтелә башлагач, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Җәвит ШАКИРОВ белән кызыксыну бермә-бер артты кебек. Тәгәрмәч өстеннән төшмәгән артист өчен ул тапшыру өчен вакыт табулары үзе бер башваткычтыр инде аның, хак булса, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, концерт белән концерт арасында Казанга, күп дигәндә, бер генә атнага...

- Җәвит абый, әңгәмәгә дә үзегезне генә чакырдым, шуңа Зөлфия апа белән булган иҗат тормышыгыздан тыш темага тукталып, сүзне «Башваткыч» тапшыруыннан башлыйсым килә - туймадыгызмы әле сез аннан?
- Юк, апаем (Җәвит абый нәкъ башкорт ягындагыча сөйләшә, анда үзеңнән кечерәкләргә шулай дип дәшәләр. - Г.Җ.), әле рәхәтләнеп эшлим. Кем әйтмешли, үз тәлинкәмдә кебек хис итәм, әле уемда китү теләге юк. Әлбәттә, битеңә алты-җиде камера терәп куйганнан соң дулкынланмыйча гына эшләүләре җиңел түгел анысы. Әмма миңа аның дулкынлануы да кадерле - ул булмаса, син иҗатчы булудан туктадың дигән сүз.
- Дулкынланмыйча дисез... Сез бит әле юмор жанрында эшлисез. Татарны болай да көлдерү авыр, бүгенге көндә икеләтә...
- Бер дә җиңел түгел! Соңгы вакытта бигрәк тә авырлашты халыкны көлдерү. Тамашачы бит хәзер гади юморга күчеп бетте, уйландырырлык юмор сәхнәдән төшеп бара. Анекдот булсын аңа, чәйнәп каптырсыннар. Бу шартларда юмор жанрында эшләүче артистка да кызык түгел - юморның бит мөмкинлекләре киң. Әмма иң мөһиме - юмор саллы булырга һәм уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш.

Зөлфия - серле хатын-кыз
- Туймыйсызмы, дигән соравым ишәеп китсә дә... Өйдә дә, эштә дә Зөлфия апа белән берөзлексез бергә булу ялкытмыймы, Җәвит абый?
- Ике тәкә башы бер казанга сыймый дисәләр дә, без бергә, бик тыныч, рәхәтләнеп эшләп-яшәп ятабыз әле. Туярга вакыт юк, чөнки бездә баш июче дә, буйсындырырга тырышучы кеше дә юк. Икебез дә бертигез эшлибез, йөкне бергә тартабыз, шуңа да син - баш, мин - муен дигән нәрсә булмады. Үзара килешү бар, чикалашып, талашып, тавыш чыгарган кешеләр түгел. Талашканыбыз да юк хәтта, өлкән кешеләр әле бездән киңәш сорап килә. Ул үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли.
- Тәкә башы, дисез - ул ике «тәкә» дә күз өстендә каш бит әле - чат саен чәчәк тотып торган фанат хатын-кызлар да юк түгелдер?
- Теләсә кем, теләсә кая эшләсә дә, үз-үзен куя белергә тиеш. Мин сәхнәдә генә артист, тормышта артист түгел. Шуңадырмы, менә 27 ел гаилә булып яшибез - безгә һәрвакытта да хөрмәт белән карадылар. Чәчәк тә хөрмәт белән бирелергә тиеш дип беләм. Ә һәр гаиләнең үз кануннары-законнары, чикне үтеп, анда беркем дә керә алмый. Мин һәрвакыт үз гаиләм белән яшәдем, Зөлфиягә карата хисләрем суынмады.
- Ә монысы инде хатын-кыздан торадыр?
- Зөлфия - бик серле хатын-кыз. Шул ачып бетереп булмаслык табышмак булуы белән кызыклы да инде ул хатын-кыз. Көн саен берәр сюрприз ясап кына тора ул: мин йокыдан торышка бизәнеп, киенеп- ясанамы, телеңне йотарлык берәр чит-ят ризык пешереп куямы... Шуңа да мин һич икеләнүсез әйтә алам - безнең бәхетле, түгәрәк гаилә булуда хатын-кызның роле беренче урында. Тормышка ачык йөз белән караучы, елмаеп яшәүче һәм яшәтерлек, бөтен җирдә тәртип-чисталык сакларлык, булган байлыкны тәртипле итеп урнаштыра, акчаны тота белүче хатын-кыз булмасамы... Башкортстаннан Казанга килеп урнашкан елларга әйләнеп бер күз ташлау да җитә: бер нәрсәбез юк - анда да Зөлфия акыллы була белде, түзем-сабырлыкта аңа тиңнәр юк иде. Минем белән башка хатын булсамы!.. Әллә кайчан аерылышып туктаган булыр идек инде!
- Бөтенләй яшәп булмаслык ир-атмыни сез?
- Ә кәк же! Тиз кызып китәм, парә-парә бәхәсләшергә миңа куш, чисталык яратам. Миңа кияүгә чыккан хатын ашарга пешерә белмәсә, чисталык белмәсә, поты бер тиен! Безнең өйдә әнкәй кер юа башласа, беребез дә тик тормый идек, кем су кертә, кем чайкый дигәндәй... Үз корган оямда да гомер бакый шулай булды: Зөлфия апагыз каенана туфрагыннан, өйдә бөртек тузан юк. Аннан, Зөлфия бик акыллы гаиләдән, әти- әнисе нефть тармагында эшләгән, ихтирам казанган кешеләр. Алар, Аллага шөкер, исән әле: әтисенә 91 яшь туларга тора, әнисе 87сен тутырды.

Реклама

Ипи-сөткә - шешә сатып
- Зөлфия апа андый яхшы гаиләдән булгач, Казанга килеп урнашкач та әллә ни авырлыклар күрмәгәнсездер, Җәвит абый?
- Без беркайчан да әти-әни ярдәменә өмет итеп яшәмәдек. Монда килеп урнашкан вакытларда сөт шешәләрен тапшырып, кара көнгә ипилек-сөтлек акча эшләүләребез турында да оялмыйча сөйли алам. Зарланып сөйләвем түгел, анысы да безнең тормыш. Ул вакытлар булмаса, бәлкем, бүгенгенең кадере аның кадәр булмас иде? Казанга килеп урнашып, 13 квадрат метрлык бүлмәдә яшәгәнне Зөлфиянең әти-әнисе белми дә калды. Әле анысында да өч гаилә тордык, ширма белән караватларны бүлеп яши идек. Фатир алып, күченергә кирәк булгач кына Зөлфиянең әтисенә дәштек. «Нишләп калдырып китәсез бу бүлмәне, балалар, зур бит бу», - диде шунда бабай. Зөлфия әтигә ширма куйган эзне күрсәтеп, бүлмәнең өчтән бере генә безнеке булганын әйткәч, әти шапылдап урындыкка утырды. Ярый белмәде-күрмәде инде ул кызының нинди шартларда яшәгәнен, кире алып та кайтып киткән булыр иде.
- Зөлфия апаның Уфада болай да перспективалары шәп булгандыр?
- Зөлфия Уфада сәнгать училищесын тәмамлап, институтка укырга кергән иде инде. Аны бишкуллап Уфа дәүләт филармониясенә эшкә чакырып торалар иде. Өйләнешкәч, ир сүзен санлап, шуларның барысын да ташлап, Казанга чыгып китте. Ул вакытта мин Камал театры артисты, Зөлфия театрда костюмерша булып эшләп алды. Шунда эшләгәндә, улыбыз Илһам туды, фатирлы булдык. Театрда рольләрем дә бар иде, әмма тормыш көтү өчен еллары да катмарлы булды ул чакта, ә яшәргә кирәк. Театр директоры Шамил Закиров белән киңәшләштек тә (урыны җәннәттә булсын!), филармониягә китәргә булдык. Филармониядәге худсовет аша үттек тә, үзебезнең яшьләр бригадасы белән гастрольләргә чыгып киттек.
- Һәм тормыш үз кәлиясенә кайтып утырды?
- Аллага шөкер! Һәр нәрсәнең үз вакыты, киңәш бирүче булган, үзебезнең тәвәккәллек тә булмаган түгел. Әмма безгә уңыш елмайды да, рәхәтләнеп яши башладык дип әйтә алмыйм. Әйе, койрыкның бозга береккәне булмады, филармониядә эшли башлагач, тормыш җайланды. Әмма тормышта бер нәрсә дә җайлы һәм бушка килгәне булмады - бөтенесе дә эшләп табылды. Бушка килгәне килешми дә аның безгә. Шуңа хәзер дә: «Үзебезгә эшләп табарга язсын», - дибез.

Зөлфүшем - Явитем
- Ике тәкә турында сораудан шома гына качтыгыз, әмма алай да, кайсыгыз гаиләдә локомотив, Җәвит абый?
- Ир кеше локомотивтыр инде, ә аңа күмер өстәп торучы - хатын-кыз. Мин «иртәгә» кешесе (сүз уңаеннан, күптән түгел генә Италиядән кайттык, италиялеләр шундый икән. Бәлки, миңа Италиядә туасы калгандыр?!), ә Зөлфия әтисе кебек үк: «калган эшкә кар ява» кешесе. Ул эшне ярты юлда калдыра алмый, минем иртәгәгә калдыру гадәтем белән янган чакларым булганга, күмер өстәп торырга да онытмый. Сабырлыгым юк - миңа тиз булсын, сындыра, вата торганрак... Хатын-кызның муен-беләзек чылбырын эләктерергә дә сабырлыгым җитми.
- Гаиләдә матур сүзләр әйтешү гадәте бармы сезнең?
- Өйләнешкән вакытта мин Зөлфүш-Зөлфүшем дип дәшә идем, соңгы җиде-сигез елда «матурым», димен. Зөлфия апагыз миңа Явитем, ди.
- Балаларыгызның кайсысы кемгә охшаган, Җәвит абый?
- Тәртипсезрәк булганда, ике малайны да миңа охшаган ди инде Зөлфүш (рәхәтләнеп көлешәбез). Олы улыбыз Илһам сабыр-чыдам холыклы, әнисенә охшаган. Искәндәр икенче төрле - шук булды ул, замана баласы. Искәндәр белән без охшашрак - безгә шалт-шолт, җәһәт, ватарлык булсын. Илһамга 27 яшь тулды инде, халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлады, хәзер диссертация яклап йөри, гаиләле. Искәндәр абыйсыннан ун яшькә кече, әле кая укырга керәчәген тәгаенләмәде.

Булмый инде булмагач...
- Хәзер инде онык сөюче әби белән бабай булдыгыз, Җәвит абый. Тормышның бу этабы картайтып җибәрмәгәндер?
- Без онык - Самира белән чыгып китсәк: «Үзегезнекеме?» - дип сораучылар да табыла, нинди картаю ди?! Мин: «Әйе», - дип җавап бирәм!.. Ә болай шаяртуны читкә алып куйганда, яшәгән дәвердә балаларыңның балаларын күрү иң зур бәхет икән ул! Бездә бит картәтәй, нәнәй дип дәшәләр. Вәт шул - мин картәтәй булам инде. Йокыдан торуга яшь тә җиде айлык Самирабыз: катәтәм, нәнәм, дип алдый башлый. Ә без алданырга һәрвакыт риза! Әле менә күптән түгел генә Зөлфия апагызның туган көне булды, бирелгән бүләкләр арасында кызыл тасма белән уралган коробка да бар иде. Шулай кич бөтенебез бергә залга җыелдык, мин идәндә тәгәрим, башкалар диваннарда дигәндәй. Килен оныкка теге кызыл тасманы тоттырган, бу миңа килә - янәсе, балерина кебек тасма белән бие. Зөлфия апаң әйтмешли, аны бит инде кулда гына да бөтереп була. Ну, мин шулай итеп баланы алдый аламмы? Торып бастым, теге тасманы тоттым һәм Волочковадан да кимрәк булмаган балет күрсәттем. Ну, аны сөйләп аңлатып бетереп булмый анысы, күрергә кирәк: 95 килолык гәүдә, йонлач аякларны яшереп бетерүгә сәләтсез шорты, сикерә-сикерә аякларын күтәреп биюче картәтәй... Анда бөтенесе ауды! «И, Җәвит, кермәсә дә керми бит сиңа акыл, ә?» - диде Зөлфия апагыз. Юк, гомер булмаган нәрсә каян килеп шушы яшьтә эзләп тапсын ди инде мине?! Менә хәзер иң кыены - онык теге тасманы онытмый, тоттыра да куя миңа шуны...
- Мәхәббәтнең иң мәгънәле фасылына кереп барасыз алайса, Җәвит абый?
- Мәхәббәтсез гаилә корып, яратмаган кешең белән яшәү - ул мәңге төзәтеп бетереп булмаслык ялгыш, бер генә килгән гомереңне чүп чиләгенә чыгарып түгү. Җаның-тәнең тартмаган кеше белән яшәүдән дә авыры бармы икән ул? Өеңә теләмичә кайтсаң, тормышыңнан тәм тапмасаң?.. Мин шәхсән Зөлфия апагыздан башка үземне күз алдына да китерә алмыйм - 27 ел яшәп, икебез дә өйдә була торып, аеры-чөере чәй өстәле артына да утырган булмады. Мин чәй өстәле артында сөйләшергә сүз таба алмыйча интегүчеләрне дә күргәнем булды - без бытбылдап туймыйбыз анысы, Аллага мең шөкер!
- Соңгы җөмләгез әңгәмәбезгә: «Мин бәхетле», - дип нокта куйды кебек.
- Шулай, күз генә тимәсен берүк! Гаиләм, балаларым, яраткан эшем бар, яраткан кешем белән яшим (бусын зур итеп язып куй!) - тагы ни кирәк?! Тормыш бит ул шуның белән мәгънәле дә. Болын кадәр фатирыбыз булса да, йорт салып кердек - картлыкны уйлыйбыз инде! Анысында да Зөлфия апаңның зирәклеге алдан йөрде: «Явитем, олыгайган көнебездә бала-чагаларны, кода-кодагыйларыбызны каршы алырлык үз йортыбыз, онык-оныкчыкларыбыз йөгереп йөрерлек бакчабыз булсын, өй салыйк», - дип миңа «күмер» өстәде. Олы малай белән евровагонкаларын үзебез кактык, Зөлфия апагыз үзе отмосткаларын ясады, обойларын беркеттек - ялт итеп тора йортыбыз. Ә аңлашу-мәхәббәт булмаса, янып тормасаң, рәзе шуны эшләп була?! Әле безнең тормыш гастрольдән гыйбарәттер, әмма иртәгәсе көнне дә кайгыртып, бүгенгенең тәмен белеп яшибез, шөкер!..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: