Шәһри Казан

«Визельләр гаиләсенең сәнгать дөньясы»

Үткән шимбәдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Россиядә узучы Германия елы кысаларында «Казанда немецлар» дип аталучы күргәзмәләр шәкеленнән берьюлы өч күргәзмә ачылды. Бүген сүз шуларның берсе - «Визельләр гаиләсенең сәнгать дөньясы» хакында.

Киң җәмәгатьчелек катнашында узган әлеге ачылышта Визельләр династиясе вәкилләренең катнашуы аның кыйммәтен тагын да арттырды. Россия сынлы сәнгатендә аерым урын алып торучы әлеге нәселнең дүрт буыны язмышларын Петербург белән бәйләгән булса, аның бер тармагы 1939 елдан бирле Казанда яши. Шуңа күрә дә 1990 еллар ахырында - 2000 еллар башында ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, КДУның тарих музеенда, Галимнәр йортында (Мәскәүдә А.Н. Скрябинның Дәүләт мемориаль музеенда) әлеге нәселнең гаҗәеп бай мирасын күрсәтүче күргәзмәләр булып уза.
Күренекле сәнгать һәм музей эшлеклесе, Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы (1912 елдан), нәкышчы, портретчы, график Эмиль Аскарович Визель (1866-1943), берсүзсез, әлеге нәселдә үзәк фигура булып тора. 30 ел дәвамында Петербург сәнгать академиясендә академия музееның саклаучысы булып эшли ул. Парижда (1900), Мюнхенда (1901), Брюссельдә (1910), Римда (1911) һәм Туринда (1913) үткән халыкара күргәзмәләрдә рус сәнгате бүлеге оештыручысы була. XIX гасыр уртасыннан XXI гасыр башына кадәр Визельләр нәселенең биш буыны сынлы сәнгать өлкәсендә эшләгән һәм эшли. Сугыш, инкыйлаб, репрессия, куылулар, чикләүләр аларны да урап узмый.
- ХХ гасырның авыр елларында күп кенә кешеләр тарафыннан каһарманнарча сакланып калган тупланма бүген дә мәдәни мохиттә яшәвен дәвам итә. Соңгы чирек гасырда тупланманың саклануына, экспонатларны күргәзмәләргә әзерләүдә минем беренче хатыным - 2002 елда вакытсыз гүр иясе булган Ирина Андреевна Студенцова, ә соңгы унъеллыкта Лидия Ивановна Щукина күп көч куйды. Визельләр нәселе рәссамнарының иҗатын анализлауда, шул хакта профессиональ әдәбият булдыруда сәнгать белгече Ирина Фаековна Лобашеваның хезмәте дә бәяләп бетергесез. Бу юлы исә күргәзмә дүрт буынның җиде вәкиле эшләреннән тупланды, - дип билгеләп үтте Арбузов исемендәге Органик химия институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, ТРның Фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләге лауреаты Андрей Оскарович Визель (рәсемдә). Әлеге тупланма тарихы, анда эшләре куелган һәр рәссам белән очын-очка ялгап эзлекле рәвештә таныштыручы да ул булды.
Тантанада катнашучыларны Евросоюзның Россиядәге вәкиллеге башлыгы Фернандо Валенсуэла әфәнде тәбрикләде һәм әлеге күргәзмәдән алган тәэсирләре белән, Мәскәүгә кайткач, Алман иленең илчесе белән дә уртаклашасын җиткерде.
Казан немецларының Карл Фукс исемендәге җәмгыяте исеменнән чыгыш ясаган Виктор Георгиевич Диц Казанның мәдәни үсешенә саллы өлеш керткән Карл Фукс, Лундстрем, Гуммерт һәм Спориус кебек бик күп милләттәшләренең исемен зур горурлык белән телгә алды.
ТР мәдәният министрының урынбасары Ирада Әюпова да: «Нинди милләттән, нинди дин вәкилләре булуыбызга карамастан, без бердәм-дус гаилә булып калдык һәм иң мөһиме - без казанлыларның уртак мәдәни мирасы бар, - дип, алдарак чыгыш ясаучыларның фикерен куәтләде.
Визельләрнең моңа кадәр узган күргәзмәсендә 500 эш куелып, ул тулы бер катны биләп торган булса, бу юлы экспозиция 100 эшне берләштерә. Иллә зарар юк. «График эшләрне күргәзмәдә озак тотарга ярамаганлыктан, экспозиция әледән-әле алышынып торачак», - дип белдерде ТР Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева. Шулай икән, безгә: «Һәр гамәлнең бер яхшы ягы бардыр», - дияргә генә кала.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: