Шәһри Казан

Владимир Попов: «Мин эшләүче генә» (Тукай премиясенә кандидат)

СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1961), ТРның Рәссамнар берлеге әгъзасы (1993), ЮНЕСКО каршындагы халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы, ТРның халык рәссамы (1986), Россиянең атказанган рәссамы (2003), каллиграф В.А.Поповның (уңда) иҗатын төрле яклап карарга, бәяләргә тырышучылар арасында сәнгать белгечләре дә, ислам белгечләре дә шактый. Кемдер аның, рус милләтеннән була торып, ислам сәнгатенә...

Реклама

Ничек кенә булмасын, 90 яше уңаеннан узачак юбилей күргәзмәсенә калган көннәрне берәмтекләп санаган бер мәлдә, үзенең Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителүче кандидатлар арасына керү хәбәрен көтелмәгән вакыйга буларак кабул итте дөньякүләм танылган каллиграф. «Чөнки бу яшемә җитеп, минем моңа кадәр нинди дә булса премиягә тәкъдим ителгәнем дә, аның артыннан йөргәнем дә булмады», - ди ул.
Рәссам-каллиграф белән нәкъ шул уңайдан ТР дәүләт сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залына куелган шәхси күргәзмәсе эргәсендә очраштык. Рәссам тәкъдим ителгән эшләренең тематикасын ике өлешкә бүлгән: аларның яртысын чит илләрдә узган «Каллиграфия тынычлык хакына» дип аталган халыкара проектка кергән эшләр алып торса, икенче яртысы революциягә кадәрге чордан башлап Татарстанның алтын фондын билгеләүче шәхесләрнең, төгәлрәк әйтсәк, фән-сәнгать әһелләренең туграларын (Ш.Мәрҗани, Ш.Таһиров, Б.Урманче, И.Ханов һ.б) эченә ала.
- Владимир Александрович, әле күптән түгел генә 10 елга исәпләп чит ил паспорты алгансыз, тагын кая сәфәр чыгарга планлаштырасыз?
- 2008 елның июлендә Мәскәүдә РФ чит ил эшләре министрлыгының «Росзарубежцентр» бинасында узган шәхси күргәзмәмнән соң, каллиграфия күргәзмәсе белән килүемне сорап, дөньяның 24 иленнән чакыру алдым (Европа, Азия, Африка, Латин Америкасы). «Каллиграфия тынычлык хакына» дигән исем астында мин инде, Беларусьны да кертеп, Иран, Сүрия, Ливан, Мисыр, Марокко, Иордания, Төркия кебек ислам илләренең эре шәһәрләрендә һәм башкалаларының иң затлы залларында 19 шәхси күргәзмә уздырдым. 120-150шәр эш күрсәттем. Һәр илдә миңа әйдәп баручы җирле каллиграфлар да кушыла килде. Алга таба да әлеге юнәлештәге эшне дәвам итәсем килә, чөнки моңа кадәр булган күргәзмәләр зур резонанс тудырды. Күргәзмә турында икенче көнне үк әйдәп баручы каналлардан 20-30ар минутлык тапшырулар бирелә барды. Әль Җазира - төп мөселман телекомпаниясе минем бөтен күргәзмәләрне диярлек озата йөрде, иҗатым турында бөтен дөньяга тапшырулар күрсәтте. Россиянең чит илләр өчен эшләүче ислам каналы шулай ук 6 тапшыру эшләде. Дөньяның сәяси эшлеклеләренә багышланган туграларым «Татарстанда Япония көннәре» кысаларында күрсәтелде. «Мир» кинотеатрында узган күргәзмәмнең ачылышына Токио телевидениесе тапшыру эшләргә дип махсус килде. Әлеге тапшыру Япониядә, Һиндстанда, Кытайда күрсәтелгән. Сәяси лидерларның туграларын эшләүне әле дә дәвам итәм. Шулай булгач, паспортны иҗади командировкаларны күздә тотып эшләтүем аңлашыла булыр.
- Владимир Александрович, бу проект ничек барлыкка килде?
- «Каллиграфия тынычлык хакына» дип аталган проект «Сакура» татар-япон мәдәни-мәгълүмати үзәге, аның җитәкчесе Асия Йосыф кызы Садыйкова тарафыннан эшләнде. Әлеге күчмә күргәзмәгә башка илләрнең каллиграфлары кушылса да, аның нигезен һәрвакыт минем эшләр тәшкил итте. Бу тулысынча минем тема, чөнки сугышны башыннан ахырына кадәр үткән кеше буларак, мин сугышны, көч куллануны күралмас булып кайттым.
- Моннан нәкъ 5 ел элек, 85 яшьлек юбилеегыз уңаеннан «Хәзинә» милли сәнгать галереясында узган юбилей күргәзмәсенә 360 (!) эш куеп, 7 залны алып торган идегез. Быелгы юбилей күргәзмәсе нәрсәсе белән истә калыр икән?
- Бөтен иҗатымны күрсәтәсем килә. Шуңа күрә дә оештыручылардан, күргәзмә залының өч катын да бирсәгез икән, дип сорадым. Гомерем иҗат белән үтте. Каллиграфиягә тотынганчыга кадәр майлы буяулар белән башкарылган картиналарымны да куясым килә. Эшләр бик күп. Чөнки мин үз гомеремдә бер генә күргәзмәдә дә, бер генә эшемне дә сатмадым. Чит илләрдә дә сатканым булмады, әмма бүләк итә килдем.
- Ягъни кемнәрдә инде алар?
- Мәсәлән, Иранда узган «Коръән һәм каллигафия» бөтендөнья форумы кысаларында үткән күргәзмәне карап йөргәндә, Иран Президенты үзенең яраннары белән бары тик минем эшләрдән генә торган Россия экспозициясе янында 20-25 минутлап тоткарланды. Һәр эшне дикъкать белән карап чыкты. Аңа бигрәк тә ул чагында Казанда төзелеп килүче «Кол Шәриф» мәчетенең киндердә эшләнгән сурәте ошады. «Сезгә ул ошаган икән, шәрык йоласы буенча, мин аны Сезгә бүләк итәм. Теләсәгез, хәзер үк алып китә аласыз», - дидем. Ә ул, мине бүлдереп, рәхмәтләрен әйтте һәм күргәзмә тәмамлангач алачагын белдерде. Мин шул рәвешле эшләремне һәр илдә бүләк итә килдем.
- Сүз төп нөсхәләр бүләк итү турында барамы?
- Иранга ул чагында мин төп нөсхәләрне алып бардым. Әмма бу бик кыенга туры килде һәм миңа олы сабак булды, чөнки алар зур. Алар ни самолетка керми, ни багажникка сыймый торган эшләр. Миңа аларны, рам асларыннан кабат салдырып, төргәккә чорнап алып барырга туры килде. 25 эш алып барган идем. Иранга баргач, кабат рам аслары ясап, эшләрне янә тарттырырга, ә өйгә кайтканда, аларны, салдырып, тагын рулонга төрергә туры килде. Бу - шуның кадәр болгавыр, мәшәкатьле эш. Шуннан соң үз-үземә киртләп куйдым: яңадан чит илләргә чыга калсам, күчерелмәләрен генә алачакмын, дидем. Үзеңнең осталыгыңны күрсәтер өчен, кечкенә үлчәмдәге формат та бик җитә.
- Ерак юл һәрвакыт чыгымнар таләп итә. Сезгә кем ярдәм кулы сузды ул чакта?
- Мәскәүнең шәрык музеенда узган шәхси күргәзмәм белән, Иранга бөтендөнья «Коръән» форумына чакыру алгач, ул чактагы Президентыбыз исеменә, кайтарып бирү шарты белән булса да, дип, хөкүмәттән ярдәм сораган идем. Һич югы адәм рәтле рамнар белән алып барасым килгән иде эшләрне. Ярдәм булмады, банкта һәр эшкә, һәр багетка аерым кәгазь язып китерергә кушканнар. Мин моны бер елдан соң гына белдем. Ул чакта миңа хәбәр бирүче булмады. Баруын болай да бара идем, чөнки Иран хөкүмәте минем ике якка да юл чыгымнарын күтәрде. Анда булган 17 көнне мин коммунизмдагы кебек уздырдым. 2 нче урынны алдым. Иран хөкүмәте алтын белән язылган Коръән бүләк итте - 5 кг лы. Ул - шуның кадәр хикмәтле эш.
- Ислам илләреннән килгән, шул мәдәниятне туганнан бирле сеңдергән каллиграфлар арасында 2 нче урынны яулау уен эш түгел. Ни белән алдырдым дип уйлыйсыз?
- Анда бөтен каллиграфлар традицион алымда башкарылган эшләр тәкъдим иткән иде. Ә минем иҗат, минем гарәби каллиграфиям ул традицион түгел. Шуңа да аларның исләре китте: «Сез безне гаҗәпләндердегез. Сезнең эшләрегез искиткеч гүзәл. Бөтенесе безнеңчә язылса да, бу безнең өчен гайре табигый әйбер, шул ук вакытта, без җаныбыз-тәнебез белән моның үзебезнең тамырларыбыз икәнен тоябыз. Бу - безнең каллиграфия. Ә бәлкем ул 1000 ел элек шулай булгандыр да...» - диделәр. Ул дәверләрдән, чыннан да, шуның кадәр шедеврлар сакланып калган. Без - делегатларга Кун шәһәрендә кыядан кереп китеп, җир астындагы биналарда җиде йозак астында саклана торган Коръәннәрне күрсәттеләр. Хайван тиреләренә куфи шрифты белән язылган беренче Коръәннәрне дә шунда күрдем. Бөтен дөньядан җыелган уникаль китаплар саклана анда.
- Чит илләрдә күңелгә уелып калган тагын нинди хатирәләрне еш искә аласыз?
- Иранда чагында кемнедер эзләп бер конференция залына килеп кердем. Анда ниндидер концерт бара, алып баручы кемнедер игълан итә иде. Шунда берсе, мин кергән якка борылып карады да, бөтенесе ишетерлек итеп: «Мистер Попов!» - диде. Бөтен зал борылып карады. Алып баручы да тынып калды. Мин тизрәк чыгып китү ягын карадым. Күргәзмәләрнең шаукымы иде бу.
- Владимир Александрович, әгәр дә гарәп илләрендә каллиграфиягә өйрәтүне 4-5 яшьтән башлауларын исәпкә алсак...
- Ул чагында минем бу эшкә 70 яшьтә генә тотынуым бөтенләй сәер тоелачак, әлбәттә. Гадәттә, булачак каллиграфлар гарәби язуның рәсми рәвештә гамәлдә булган 20 почеркы белән дә аларның бөтен кануннарына туры китереп язарга өйрәнгәнче шөгыльләнәләр. Ә мин моңа беркайда да укымаган да, өйрәнмәгән дә. Мин, көнбатышның реалист рәссамы буларак, бу эшләрне интуитив рәвештә тудырдым. Бөтен галимнәр, ислам белгечләре әйтүенә караганда, мөмкин булмаган эш эшләгән булып чыгам. Мин шәрыкның үткәндәге иң яхшы каллиграфия үрнәкләрен, көнбатыш классик сәнгатенең үрнәкләре белән куштым. Нәтиҗәдә, менә шундый конгломерант барлыкка килде.
- Сез - бик күп күренекле шәхесләрнең туграларын ясаган кеше. Тукайны эшләгәнегез булдымы?
- Әлбәттә. Һәм инде ул бүген генә дә түгел. Күзаллавым буенча, мин язган текст җирлегендә Тукайның йөз чалымнары күренергә тиеш иде. Ул мин теләгәнчә үк наять килеп чыкмады. Шуңа да ул эшне күрсәткәнем булмады.
- Сезне нәрсә илһамландыра?
- Беренче чиратта Коръән. Аннан күп вакыт мин күргәзмәләр вакытында тамашачылар язып калдырган теләк-тәкъдимнәрдән дә күп нәрсәгә өйрәнәм. Чөнки алар мин күрмәгән-белмәгәнне дә күрәләр, кайбер әйберләрне миңа әйтеп җибәрәләр. Мин исә алар әйткәнгә барып та җитмим кайчак. Чөнки мин бит эшләүче генә бу очракта. Миңа Аллаһ ярдәм итә аларны башкарырга. Күпләр аны шулай дип яза да! Мин бөтен сорауларым белән турыдан-туры Аңа - Аллаһка мөрәҗәгать итәм. Ул бөтен галәмне юктан бар иткән. Ислам миңа якын, чөнки ул бердәнбер Аллаһка табына. Әгәр дә без бер Аллаһка мөрәҗәгать итәбез икән, бу - бик яхшы, бик күркәм. Ә инде һәркем үзенекенә табына икән, монда минем гаебем юк...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: