Шәһри Казан

Яңа юллар ачар

Казанда Халыкара шигърият көне берничә ел дәвамында уздырылып килә. Узган ел әлеге көн Г.Тукайның туган көне белән бәйләп үткәрелсә, быел ул халыклар дуслыгына багышланган иде. «Бәйрәм» 21 март көн­не Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге милли музеенда уздырылды.

Реклама

Кунакка Казан шәһәренең 12 нче яһүд мәктәбе, телләр өйрәнү үзәге укучылары килде. Балалар иврит һәм төрек телләрендә шигырьләр укыдылар, «Benım vatanım» җыры да һәркемнең күңеленә хуш килде. Төрек телендә Габдулла Тукайның «Шү­рәле» әкиятеннән өзек яңгырады. Казан федераль университетыннан килгән студентлар япон шигъриятенең үзенчәлекләре белән таныштырдылар, испан һәм итальян телләрендә дә шигырьләр яңгыраттылар.
Кичәнең мөхтәрәм кунаклары - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Лена Шагыйрьҗан, тәрҗемәче, Татарстан Язу­чылар берлеге әгъзасы Фатих Котлу да чыгыш ясадылар. Лена ханым тәрҗемә итү серләре белән уртаклашты. Фатих бәй исә «Печән базары, яхүд Яңа Кисекбаш» поэмасын татар һәм төрек телләрендә укыды. Ә яшь шагыйрьләребез Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Йолдыз Миңнуллина рус әдәбиятында лаеклы урын алган Анна Ахматованың һәм, әлбәттә инде, үз иҗат җимешләре белән куандырдылар. Кичә Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге милли музее директоры Рәмис Аймәтнең изге теләкләре белән тәмамланды.
PS. Халыкара шигърият көнен билгеләп узуның тарихы XX гасырның 30 нчы елларына барып тоташа. 1938 елда Америка шагыйрәсе Тесса Суизи Уэбб 15 октябрьне Шигърият көне дип игълан итә (бу - борынгы Рим шагыйре Вергелиянең туган көне). 1951 елга әлеге көн АКШның 38 штаты тарафыннан кабул ителгән була. 1999 елның 15 ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30 сессиясе барышында «һәр елның 21 мартында Халыкара шигърият көне уздырырга» дигән үзенчәлекле карар кабул ителә. ЮНЕСКО вә­килләре әлеге карар милли, төбәк һәм халыкара шигъри агым-хә­рәкәтләргә яңа юллар ачар дип өметләнә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: