Шәһри Казан

«Яклап милләт сакчысын...»

«Академия театры «Зәңгәр шәл»не яңадан куя икән...» - дигән хәбәрне ишеткәч, иң беренче булып күңелдә: «Иҗади торгынлык галәмәте түгелме бу?» - дигән шик-шөбһә туды. Очраклы бер очрашуда Фәрит Бикчәнтәевнең үз авызыннан: «Куюын куярбыз да, ничек килеп чыгышын белгән юк», - дип борчылуын ишетү мине тәмам хафага салды. Чөнки баш режиссерның...

Реклама

«Академия театры «Зәңгәр шәл»не яңадан куя икән...» - дигән хәбәрне ишеткәч, иң беренче булып күңелдә: «Иҗади торгынлык галәмәте түгелме бу?» - дигән шик-шөбһә туды.
Очраклы бер очрашуда Фәрит Бикчәнтәевнең үз авызыннан: «Куюын куярбыз да, ничек килеп чыгышын белгән юк», - дип борчылуын ишетү мине тәмам хафага салды. Чөнки баш режиссерның репетицияләр башланыр алдыннан спектакльнең ничек булачагын алдан белмәве, яисә икеләнүе иҗади торгынлыкның бер симптомы буларак карала.
Торгынлык... Экономикада аны «стагнация» диләр бугай. Сәнгатьтә стагнация бармы, буламы? Ә иҗатта?! Әллә инде иҗат үзе әнә шул «стагнация»дән, ягъни торгынлык чиреннән котылу процессымы?
Һәр яңа фикер, яңа идея икеләнүләрдән, шикләнүләрдән ярала, дигән борынгы акыл ияләре. Шулай булсын, хәерле булсын! Репетицияләре башланыр алдыннан артистларда да кычкырып әйтелмәгән икеләнүләр сизелде. Шундый кәеф белән эш башлау олы ачышлар вәгъдә итмәсә дә, артистларның әсәрдәге һәм элекке спектакльләрдәге акны кара белән ямаган урыннарны хәтерләве яңарышлар булыр кебегрәк өмет уята иде. Әмма ләкин искене, булганны инкарь итү генә яңалыкка, яңа әсәр тууга гарантия түгел. Театр тарихында моңа мисаллар җитәрлек.
...1962 елда Г.Камал театрына баш режиссер итеп Александр Михайлов атлы русны китереп куйдылар. Эшли башлавына багышланган тантаналы җыелышта яңа баш режиссер нотыгының «өрлеге», ягъни төп мотивы: «Я выжму из вас татарщину», - фикере иде. Шул максатын эшкә ашыру юнәлешендә, гөрләп барган «Зәңгәр шәл» урынына аның «Бергә-гомергә» дигән музыкаль комедия «әтмәлләп», репертуар «яңартуын» хәтерләүче тамашачылар әле бардыр: көйләрен композиторыбыз Җәүдәт Фәйзи язып, исеме лозунгка тиң «звучный» булса да, бу спектакль артистлар белән дә, тамашачылар белән дә бергә кала алмады. Гомере кыска булып, репертуарга ничек керсә, шулай арткы ишектән генә чыгып, билгесезлеккә чумды. Сәбәбе әсәрнең тормышчан милли нигезе булмауда иде.
...«Татарщина»ны «тармащина» белән генә сыгып чыгара алмагач, өлкән абзабыз рус классикасы ярдәмендә татарны акылга утыртырга ниятләде. Яратып түгел - ачудан.
Беренче репетициясендә сөйләгәннәре колагымда һаман яңгыраса да, блокнотыма теркәп куйганымны гына күчерәм: «Татарский зритель, наконец, достоин профессионального спектакля. «Враги» по пьесе вашего земляка Максима Горького - это как раз то, что ждут от вас. Я поставил эту пьесу в семи театрах Союза, знаю ее наизусть. От вас требуется выполнять только то, что требую я...»
Михайлов кушканны театр коллективы тиешенчә үтәде, сәхнәдә яңгырга кадәр яуды, тамашачы гына «аумады», ягъни «дошманнар»ны үз итә алмады. Артист белән сәхнә тулы булса да, тамаша залында «корылык» иде. Иң үкенечлесе: шушы спектакльне әзерләгәндә, СССРның халык артисты Хәлил ага Әбҗәлилов вафат булды. Инсульт, диделәр.
Михайловыбыз татар тамашачысын «Бергә-гомергә» дигән ялган шигасына ышандыра да, «дошманнар»ы белән куркыта да алмыйча, билгесезлеккә китеп югалгач, театрыбыз «Зәңгәр шәл»не тагын 4 тапкыр куйды! Кайда гына уйнаса да, бу спектакльгә тамаша заллары тулы булды. Шунысы игътибарга лаек: милли колоритлы оригиналь спектакль буларак, «Зәңгәр шәл», ил буйлап гастрольләрдә йөргәндә, гел дә тансыктан иде. Театр белгечләренең күбесе аның кабатланмас, уникаль булуына басым ясап, башка милләт театрларының «Зәңгәр шәл»гә тотына алмавын да шуның белән аңлаттылар. Феномен! «Моң» сүзенең русчага тәрҗемәсе булмаган кебек, «Зәңгәр шәл»не дә башка телдә яңгыратып булмыйдыр. Булмасын да! Татарның татарлыгын саклаудагы серле бер әләм ул милли «Зәңгәр шәл»ебез!
Инде менә аның 6 нчы куелышы. Театрда репетицияләр барган арада без фаразлап алыйк. Нинди яңа сүз әйтерләр икән «иске шәл» белән? Бөтенләе белән башка заман бит, башка мохит, башка тамашачы, башка таләпләр...
Соңгы биш-алты ел эчендә куелган «Кара чикмән», «Телсез күке», «Курчак туе», «Арбалы хатыннар», «Йөзек кашы» кебек спектакльләр, йоклаган җәмгыятьнең температурасын бераз күтәреп, кайбер авыруларга каршы иммунитет булдырсалар, яңа куелыш «Зәңгәр шәл»ебез «жаропонижающий» эффекты гына бирмәсме?
Яңа спектакль булгач, аның яңа герое да булырга тиеш бит! Кем булыр ул? Булаттан каһарман ясап булмый. Драма әсәрләренә таләп нормаларыннан чыгып караганда, ул персонаж автор тарафыннан образ булырлык дәрәҗәгә җиткерелмәгән, муенына «герой» дигән катыргы таккан деклоратив персонаж кебек кенә функция үти. Аннары тагын... Режиссер өчен дә, артистлар өчен дә бик мөһиме - тамашачының спектакльдән үзе эзләгәнне яки үзе яшерергә теләгәнне табуы-күрүе. Ул табыш-ачыш спектакльдән соң да тамашачыны «чыгырыннан чыгарырмы»? Бимазалап торырмы? «Холостой выстрел» булмасмы? «Зәңгәр шәл»дәге кайсы персонаж койрыгына «гауга барабаны» тагып була?
...Әсәрнең динчеләрне фаш итү мотивларын күпертеп уйнарга кирәк дигәндә, коммунизм тәгълиматы үзен-үзе йоткач хасил булган идеология бушлыгын тутыруда хәзерге хакимиятнең мәчеткә таянуы бу ниятне гамәлгә ашыруда театр өчен тышау булачак. Богау ук булмаса... Тандемнар чоры бит, плюска - плюс, минуска-минус тартыла башлаган парадокслар заманы.
Театрга, «сак булырга кирәк», дип тә киңәш биреп булмый, чөнки саклык бар җирдә могҗиза тумый, сәнгать булмый.
...Ни булыр? Ни күрсәтерләр? «6» саны - хикмәтле сан. Алтынчы куелышы булгач, «Зәңгәр шәл»дән могҗиза гына түгел, хикмәт тә көтелә икән, тамашачының моңа да хакы бар. Әйе тамашачы һәрчак хаклы, ләкин әсәрдә хикмәт чыгарыр бөреләр бармы соң?! Аңа бит, ягъни хәзерге «азган вә азгын» тамашачыга яңа бөреләр генә түгел, таныш гөлнең моңа кадәр күрелмәгән чәчәк атуы да кирәк. Ул чәчәкнең исе таныш та булсын, яңа да булсын, ә тәлгәш-төймәсе бөтенләй яңача булсын! Үтә дә җаваплы һәм катлаулы мәсьәләне чишәргә тиеш театр коллективы. Икенче төрле әйткәндә, әсәрдән тарихи-документаль аргументлар эзләми, сәнгатьчел хакыйкать мәрҗәннәре табып күрсәтергә тиеш яңа буын «Зәңгәр шәл»челәр. Кемдер:
- Ишан хәзрәт ярдәмендәме? - дип мыскыллы көләр.
- Әйе, - дим мин, ул «кемдер»не бәхәскә чакырып, - әйе, Ишан образы белән!
- Драматургия каланчасыннан караганда кем соң ул Ишан? Кандала бит! Примитив паразит!
- Идеолог! Юлбашчы ул! Хәзерге идеологлар белән чагыштырганда, Ишан - Зюганов, Жириновскийлар камытын кигән сәясәтче - эшмәкәр ул! Миссионер!
- Гамәлләре артык вак түгелме?
- Бүгенге тамашачыга Ишанның үз дәвере мөритләреннән хәерне ничек җыйганын карау мәзәк булып күренсә дә, кызык түгел - чынлап та, бик вак мәсьәләдер. Зюганов, Жириновскийлар камытын кигән Ишанның үз тарафдарларын ничек оста алдавын күрү гыйбрәтлерәк булыр иде. Ләкин аның өчен мөритләр дә фәкыйрь-мескеннәр түгел, ә фәкыйрь-мескенгә сабышып, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүче «сайлаучыларга» тиң булырга тиеш. Ягъни чалма-чапан, дога-вәгазьләр Ишанның тышкы атрибутлары гына, ә максаты мандат булганда, хәер-сәдака җыю да вак мәсьәлә булмаячак.
- Кәрим Тинчурин ни әйтер?
- Театр өчен спектакльгә карата әсәр авторының фикере мөһим булса да, хәлиткеч түгел. Спектакль авторы - театр!
- Театрның ниятенә әсәрнең тексты карышса?
- Куелырга алынган әсәр - үзле кызыл балчык кебек ул: никадәр озаграк изсәң, шулкадәр үзләнә, җилемләнә төшә. Нәтиҗәдә режиссер ихтыярындагы артистлар үз рольләрен, үзләренчә формалаштырып, тамашачыга тәкъдим итәләр...
- Һәрхәлдә, Мәйсәрә текстын сөйләп, «татар леди Макбет» ясап булмастыр?
- Текстны уй-теләкләрен яшерү өчен яисә максатчан гамәлен аклау өчен генә сөйләгәндә, Мәйсәрәгә шул сүзләре дә бик җиткән. Әйтик, мәсәлән, Ишанның (ягъни лидерның) тәһарәт яңарту күренешен алыйк. Бу эпизодта автор, Мәйсәрәнең саф кыз булуын күрсәтү өчен, аннан «наивная недотрога» сүзләре әйттерә. Әмма саф булса да, Мәйсәрә үз күкрәгендә нинди җеннәр яшәвен яхшы белә. Шулай икән, Ишанның (лидерның) ниятен ачыклагач, нигә «уенны» катлауландырып карамаска?! Әйтик, чирлегә сабышып, кинәт өянәге тоткан кызга әверелсә, ташы кызган лидер нишләр иде икән? (Вариантлар күп.)
Авторның Мәйсәрәсе бер күзәнәкле амеба кебегрәк: салкын белән җылыга гына реакциясе бар. Дөньяның караңгылык-яктылык, әче-төче кебек шартларын сиземләп, аларга адекват җавап бирү урынына ул йә елый, йә җырлый. Елавы күп чак сәбәпсез булса, җырлавы - максатсыз. Әйтерсең лә беркатлылык белән пассив елаклык - сафлыкның төп сыйфатлары! Ятим кызның яшәү өчен көрәштә тормышта очраган күп нәрсә белән, хәтта, һәрнәрсә белән җентекләп кызыксынырга тиешлеген автор яхшы белсә дә, аны тасвирлауда ни өчендер тонык төстәге инерт буяулар гына куллана. Нәтиҗәдә, әсәрне укыгач, Мәйсәрә турында: «Җырлаучы, елак биомасса түгелме бу персонаж?» - дигән шик туа.
Әсәрдә персонажлар күп. Болын чәчәкләре кебек, һәркайсының үз төсе, үз исе бар. Букет итеп җыйгач, чәчәкләрнең аерым үзенчәлекләре юкка чыккандай, персонажлар да, урыны-урыны белән, бер-берсен кабатлыйлар, әсәрнең динамикасын үстерүдә катнашмыйлар, сюжет тукымасына кермиләр, аерым мәзәкләр әйттерер өчен генә «штатта торучы» персонажлар кебек тоелалар. Әсәрнең шундый: бассаң - сына, тартсаң өзелә торган урыннарыннан театр ничек узар? Урапмы? Әллә, хәвеф-хәтәр күрмичә узам, дип, сазга кереп батармы?
Тормыш-көнкүреш дөреслеге белән сәхнә-сәнгать дөреслеге икесе ике нәрсә, диелсә дә, сәнгатьнең өлге-үрнәге чынбарлык. Автор вакыйгаларны Сабан туена әзерләнү фонында тасвирлый. Булатны да шул көнне кайтара, Ишанны да шул көндә китерә. Булатны каршылау бәйрәмнең үзәге булса, Ишан күренүгә, халык кача, таралыша.
Тормышчан да түгел, драматургик бәйләнеш ягыннан да кызыксыз. Күз алдына китерик: әйтик, Сабан туена күп мөфтиләребездән берәрсе, йә булмаса Жириновский килде, ди. Яратмасалар да, ташлап китмәячәк бит аны халык. Ул гына да түгел, күзенә тишекле чүпрәк бәйләп, чүлмәк ваттырачаклар үзеннән, башын катыкка чумдырып, акча эзләтәчәкләр! Теләсә нинди сынауларга түзәчәк кунак. Чөнки түземлеге бәрабәренә ул шушы мөритләр исеменнән кануннар чыгарып, шулар җилкәсендә яши башлаячак!
Пьеса-әсәр - үзле балчык, дидек. Ә үзле балчыкны сузып та, җәеп тә була. Аннан сыбызгы да, чүлмәк тә ясыйлар. Утта яндырып, исемен дә, җисемен дә үзгәртеп була аның.
Бу куелышта «Зәңгәр шәл» ничек үзгәрер? Үзгәрерме? Үзгәртсәң, нәрсә килеп чыгар? Чүлмәк ясыйбыз, дип, сыбызгы гына чыкса?
Мәйсәрәнең хәле Лесков язган леди Макбетныкыннан җиңелрәк түгел. Ничек чыгар ул аннан? Ничек котылыр?
Фаразларыбызда артык читкә китмәдекме? Буразнадан чыкмадыкмы? Чыксак? Автор чыга бит кагыйдә чикләреннән...
Боларның барысына да, ягъни авторга якынаюга да, ерагаюга да яңа спектакле белән театр җавап бирәчәк. Димәк, барысы да театр ихтыярында?! Ләкин бу бит, «чум-чум, закун безгә нипочём» дигәндәй, Кәрим Тинчурин әсәре «нипочем» дигән сүз түгел: «Зәңгәр шәл» икән «Зәңгәр шәл». Аның текст авторы Кәрим Тинчурин булса, музыкасының авторы Салих Сәйдәшев бит! Димәк, театр бу әсәр өстендә эшләүче өченче автордаш. Без автордашларга әһәмият бирмәү традицияләрендә тәрбияләнгәнбез. Бу юлы да музыка әсәрнең текстына салынган мәгънәне көчәйтүче яки киметүче элемент итеп кенә каралмасмы? Әсәр Мәйсәрә җыры белән башланып китә. Җыр белән башлана икән, музыка әсәрнең куласасын әйләндерүче көч түгелме? Әллә сүз дәвамы - җыр, җыр дәвамы гамәл була алмыйча, аерым-аерым номерлар гына булып калырлармы?
...Абзасы үлеп, Мәйсәрә-Ишан никахы укылмый калды. Ишанның бишенче хатыны булырга Мәйсәрәне кем мәҗбүр итә? Авылны кулда тотуда Ишанга терәк булган мөрит үтерелгәч, аның ятимә сеңелесе - «кеше үтерүче калдыгы» идеолог-юлбашчы - лидерга кирәкме? Казакларны авылга кем һәм ник чакырткан? Авылга казаклар килү хәзерге лидерларны ОМОН яки ГАИ вәкилләре озатып йөрү генә түгел. Ул гадәттән тыш вакыйга булуга ишарә.
Автор моны гадәти бер күренеш итеп кенә уздырса да, сәхнәнең «күзе» үткен: диварда мылтык эленеп тора икән, ул кайчандыр һәм ничектер бер атарга тиеш. Пьесадагы мылтык шул казаклармы? Интрига ясаган төп вакыйга кайсы? Булатның кайтуымы? Мәйсәрәнең Ишанга чыгуымы? Әллә соң пьесаны әсәр итеп оештырырлык төпле бер вакыйга булмау - персонажларның гамәлләрдән мәхрүмлегендәме?
Әсәр укучы алдына сораулар куймаса да, пьесаның үзенә сораулар чиксез күп. Әмма тамашачының түземлеге чиксез түгел. Аңа мондый фаразлаулар түгел, ә спектакль-тамаша кирәк. Тамашаның файдалы яки файдасыз булуы да, ниндидер мәгънә төягән арбаны тәгәрәтүе дә мөһим түгел. Аңа, Тимуш әйткәндәй, «үз рәхәте рәхәт», аңа тизрәк үз «Зәңгәр шәл»ен карап ләззәтләнү мөһим. Һәм менә, ниһаять, премьера!
Премьераларга, гадәттә, кем омтыла, кем атлыгып тора? Әйтеп узган сорауларга җавап эзләүчеме? Түгел, әлбәттә! Күпчелек тамашачы театрга, тормыш куйган сораулардан качып, бик азга гына булса да онытылып торырга, күңел ачарга дип килә. Чөнки театр, барыннан да элек, күңел ачу урыны. Киңәш бирү урыны да, ашыгыч ярдәм күрсәтү оешмасы да түгел. Театр моны беркайчан да онытмый. Килгәннең күңелен күрү аша аны үзенчә үзгәртү, тәрбияләү төп максаты икәнен дә яшерми театр. Бу аның вазифасы - фаразы да, хокукы да. Шул ук вакытта театр күңел ачу тамашалары аша җәмгыятькә үз «даруын» эчерүче, «уколын» да кадаучы, юлын да күрсәтүче, адаштыручы да, киңәш бирүче дә. Шулай булмаганда, ул җәмгыятьнең әйдәүче катализаторы булып яши алмас иде.
«Премьераларны кем карый?» - дигән сорауга: «Кем теләсә, кем өлгерсә - шул карый», - җавабы дөрес булыр иде. Шулай да, «рядовой» спектакльгә килгән тамашачы белән «премьерный» тамашачы арасында аерма бар: премьерачылар алар, гадәттә, спектакль карарга дип түгел, премьераларга гына йөргән түрәләрне, вип-персоналарны күрергә, җае чыкса, аларга үзләрен дә күрсәтергә, «рядовой» түгеллекләрен расларга дип киләләр.
Гаепме бу? Түгел, әлбәттә. Тик шунысы бар: премьераны гына яратучыларның игътибары сәхнәдә түгел, ә залда: «Кемнәр килгән, хөкүмәт җитәкчеләре бармы, җәмәгатьләре беләнме, ничек киенгәннәр, кемнәр кем белән күрешә, реакцияләре нинди?!.» (Сүз дә юк, премьера спектаклен күрергә махсус әзерләнеп, кунаклары белән горурланып килүчеләр дә очрый, максатсыз - вакыт уздырырга йөрүчеләр дә була. Алары башка категория, башка статус әһелләре...)
...Ниһаять, соңгы звонок. Утырышулар. Таныш әсәр, күп тапкырлар куелган, хәтта күп тапкыр күрелгән спектакль. Тамаша залында иркенлек, танышлар белән очрашуны көтү атмосферасы алыштыра. Телләрдә: «Йә, ничек шаккатырырсыз?» - дигән сорау эленеп тора! Тик... тукта! Ни бу? Кая соң таныш персонажлар? Сүзләре шул ук шикелле... Тамашачылар арасында теге спектакльләр белән бу спектакль аермалары буенча бәхәсләр, ягъни «чыш-пыш» башланыр дип көтсәм, зал, мөкиббән китеп, спектакль карый.
Ник бер сүз әйткән кеше булсын - сәхнә белән тамаша залы арасында ышанычлы элемтә! Гаҗәп хәлләрнең гаҗәбе иде бу.
Тамашачылар белән артистларның ике тән, бер җан булып кушылулары нәтиҗәсендә спектакль өч сәгать барса да, бер тын алу арасы кебек кенә тоелып, финалына якынлаша. Алкышлар, котлаулар һәм башкаручыларга лаеклы чәчәк букетлары! Барысы да традицияләр буенча һәм... йөрәк кушканча. Бер генә факт гадәттәге калыпка сыймый: тамашачы яңа спектакльне таныш әсәр буенча куелган дип түгел, ә яңа әсәр буенча куелгандай кабул итте. Тулысынча. Гәрчә режиссер әсәрне, заман таләпләренә туры китерәм дип, кыскартмаган да композициясенә дә үзгәрешләр кертмәгән. Ничек булса, шулай калдырган. Хикмәт нәрсәдә соң?
Бу сорауга спектакльне караган һәркемнең үз җавабы бардыр. Минем дә үз версиям бар. Премьерадан соң кулыма каләм тотканчы айдан артык вакыт узса да, бер сорауга җавап таба алмадым: әсәр буенча туган шик-шөбһәләрем спектакль караганда кая киттеләр соң? Мин бит җиңелмәслек коралланып килгән идем: янәсе, әсәр белән спектакль арасында театр нинди «басма» салыр икән? Әллә сала алмыйча, тамашачыны судан «йөзеп» чыгарга дучар итәрме?
Иң гаҗәбе шул: спектакль караганда әсәр тудырган сорауларның берсе дә искә төшмәде, әйтерсең лә алар бөтенләй булмаган, булу ихтималы да булмаган, һәммә сүз үз урынында урынлы, артык та, ким дә түгел.
...Шатлыклы җиңелүемнең сәбәбен, ниһаять, мин үзем өчен әле хәзер ачтым: пьесаны бер автор тексты буенча гына кабул иткәнмен мин. Гәрчә әсәр, Менделеев таблицасындагы кебек, «буш шакмаклар» калдырып язылган булса да. Ул «шакмакларда» ни булырга тиешлеген текст авторы белән музыка авторы, һичшиксез, килешкәннәрдер. Шуңа күрә спектакльнең музыкасы - аның динамосы, моторы, энергия чыганагы ролен үти. Моны искә алмый ярамый. Икенче төрле әйткәндә, «Зәңгәр шәл»нең музыкасы ул - тамактан шома үтсенгә, коймакны майга манчыгандай, колакка ятышлылык өчен текстны «майлау» гына түгел, ә нинди текст кирәген әйтеп торган «диктатор» да. Әйе, яңа «Зәңгәр шәл» спектаклендә музыка сәхнәне үзенә буйсындырып, үзе таләпләр куя. («Качкыннар» пәрдәсен генә алыйк.) Әсәр тукымасыннан табып үстерелгән азатлык мотивы музыкада кристаллаша һәм спектакльнең төп мотивына әверелә. Бу - яңалык! Әмма бармактан суырылган яңалык түгел, ә әсәрдә булган фикернең балкышы. Кош белән чагыштырганда, текст спектакльнең бер канаты булса, музыкасы - икенче канаты. Аларның берсе икенчесенә иллюстратор яисә тылмач түгел: икесе ике стихия, ике көч. Театр, шул икене берләштереп, бер идеягә хезмәт иттерә. Бусы да яңалык.
Композитор күңеленә милләттән күчкән, милләттән сеңгән моңнарга ташып чыгарга сәбәбе булса да, сылтавы табылмый торган, күрәсең. Сүз кайсы канатка кайчан каурый чыгып очуда түгел. «Зәңгәр шәл»гә, сәнгать күгендә очар өчен, Тинчурин чичәнлегенә Сәйдәш моңы кушылу кирәк булган. Нәтиҗәдә өр-яңа сәнгать гибриды - музыкаль драма, яңа татар операсы туган. Бусы яңалык кына түгел. Бу - көтелмәгән уңыш. Татар сәхнәсендә егерменче-утызынчы елларда куелган музыкаль драмаларны милли операбызның шәҗәрә башы итеп карарга ихтыяри булсак та, алай каралмаган; руслардан күчерергә омтылынган һәм бу тенденция әле дә дәвам итә. Бу начар дигән сүз түгел, ә башка сәнгать дигән сүз, башка юлдан баруга дәлил. Күчерү тенденциясенең аянычлы нәтиҗәләрен күрсәк тә, без әле һаман үзебезне үзебез кимсетүне дәвам итәбез, кемгәдер иярергә, охшарга омтылабыз. Шиксез, бу юлда да кайбер уңышларыбыз бар. Тик алар - милләтнеке түгел, ят. Театрыбызның бу спектакле драма театрлары иҗатына яңа сүз әйтү генә түгел, ә бәлки милли операбызның сикәлтәле үсү юлын киңәйтү юнәлешендә дә танылырлык омтылыш - талпыныш буларак каралырга тиеш.
Операның авторы дип композитор гына күрсәтелә. Чайковскийның «Онегин»ы, Бизенең «Кармен»ы, диләр. (Әйтерсең Пушкин белән Меременың бу әсәрләргә катнашы юк.) Автор буларак композитор гына күрсәтелү, бәлки, әсәрнең төп компоненты музыка икәнне раслау өчен кирәктер?!
«Зәңгәр шәл»дә дә төп компонент, ягъни спектакльнең аркау җебе музыка дидек. Ләкин бу спектакльдә музыка композитор язган көй генә түгел, анда музыка милләтнең йөрәк тибеше, темпераменты, өмет-хыяллары, кайгы-хәсрәтләре, омтылышлары символы ролен дә үти. Һичшиксез, бу символларның тамашачы күңеленә үтеп керүендә оркестрның роле бәхәссез. Спектакльнең үсеш динамикасы, температурасы һәм темпераменты музыкантлар кулында булуны таныганда, дирижер 4 нче автордаш. Һәр инструмент үз партиясен диалогта катнашучы җаваплылыгында башкарган икән, бу, әлбәттә, аның һөнәри камиллеге үрнәге.
...Милләтне икътисади-социаль һәм тәрбия продукты гына дип карау дөрес түгеллекне галимнәр күптән исбатлаган. Милләт ул - мәдәни-социаль мохит тәэсиренә өстәп, кешеләрнең аерым биологик-табигый дулкыннарга яраклашуы нәтиҗәсендә формалашкан феномен. Һәр милләтнең ишетү, әйтү, сөйләү сәләтенә тәңгәл сүзләре һәм көйләре моңа мисал. Ә музыка сәнгатенең теле үзенә башка бер код ул. Универсаль булса да, һәр милләтнең үзенең коды - үз ачкычы. «Зәңгәр шәл»нең ачкычы азатлык булуны моңа кадәр күрмәү - гаҗәп тә, гаеп тә. Ниһаять, бу хата төзәлде. Рәхмәт театрга. Салих Сәйдәшевтән калган кодлар, яши-яши, көтә-көтә, адресатларына ирешә бара. Аларда милләтнең тормыш агышына, яшәү рәвешенә композиторның рухи бәһасе. Кемдер аларны тормышка, яшәүгә гимн дип бәяләр, кемдер, милләтнең үксүе, дияр. Ә без, һич икеләнмичә, Тукай иҗаты татарның бер канаты булса, Сәйдәш моңнары - татарны милләт иткән икенче канаты, дибез. Спектакль шушы фикерне раслый һәм ышандыра. Бу - зур эш.
«Зәңгәр шәл»не яңадан куеп, театр милләт канатларының әле талмаганлыгын күрсәтте. Афәрин! Опера сәнгате Европада Италия операсы тәэсирендә һәм үрнәгендә үсә, яши. Озак еллар буена Германия һәм Австрия композиторлары сәхнәдә итальян моңнары, чит милләт, чит ил әкиятләренә нигезләнгән опералар патшалык итүгә чик куя алмаганда, аренага яшь композитор Вебер чыга. Милли аңнары үсә барган ариецлар чит милләтләр үрнәгендәге сәнгать күчермәләреннән йөз чөерә, милли сәнгатькә сусавын пассивлык белән сиздерә, итальян операларына йөрми башлый. Моның сәбәбен композитор Карл Вебер яхшы аңлый һәм 1821 елда халык иҗаты әсәрләренә нигезләнгән «Ирекле укчы» дигән опера язып тәкъдим итә. Безнең «Зәңгәр шәл»ебездәге кебек, таныш шартлар, көнкүрештә очрый торган гадәти әсбаплар, таныш типлар булуы бу операны беренче куелышында ук күккә чөя, халыкчан итә. Артистларның сүз дә сөйләве, җырлаулары һәм биюләре яңа тип операны иң популяр сәхнә әсәренә әверелдерә. Сакланган язма истәлекләрдән аңлашылуынча, шушы операның куелу көне немец милли операсының туган көне итеп санала.
Яңа «Зәңгәр шәл» 7 ноябрьдә тәкъдим ителде. Татар театры сәхнәсендә музыкаль драмалар аз куелмаган, тик аларның берсе дә Веберның «Ирекле укчы» язмышын кабатлый алмаган. Музыкасының сыйфаты түбәнлектән түгел. Ул спектакльләрнең аерым арияләре яраткан җырчыларыбызның репертуарын әле дә бизи.
Мин, «Зәңгәр шәл»не опера дип таныйк яисә аны опера дип игълан итик, димим. Ул аңа мохтаҗ түгел. Аңа үзе булып калу да җиткән. Иң мөһиме - ул ялгыз булмасын иде. Театрыбыз сәхнәсендә бу жанр лаеклы урын алсын һәм иң мөһиме - гел милли булсын иде. Чөнки бары тик милләт кенә бу тиз үзгәрүчән дөньяда иң бәһасе төшмәс, үз кыйммәтен һичкайчан югалтмас байлык-хәзинә булып кала ала. Милләт сагына постка баскан бу спектакльне иҗат иткән театр коллективы, ягъни Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үзе, һичшиксез, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек. Бөтен театр!
Әгәр дөньяда гаделлек чынлап та бар икән, бу карар иң гадел карарлардан саналыр.
«Зәңгәр шәл» спектакле - бөресе өлгереп ачылган чәчәккә тиң сәнгать әсәре. Таҗ яфракчыкларының формасы, исе, төсе нинди генә булса да, без чәчәкне дәгъвасыз кабул итәбез. Чөнки бар булганы белән бөтен килеш камил, кабатланмас, бердәнбер ул. Чәчәктән аның җимешенә хас сыйфатлар дәгъва итү - мәнфәгатьчелек, ягъни сәнгать әсәренә файда-зыян позициясеннән карау.
Әгәр әсәр мәнфәгатьчел сораулар тудыра икән, бу әле кирәкмәс әсәр дигән сүз түгел, ә бәлки аның сәнгать орбитасында, сәнгать конденциясендә булмавын гына раслый торган фактор. Андый спектакльләр дә була, бар һәм алар да үзләренә йөкләнгән вазифаны үтиләр.
«Зәңгәр шәл» исә башка категориядән. Аның вазифасы - сәнгать әсәре булу. Һәм ул үз вазифасын үти, үтәр. Чәчәкнең чәчәк килеш калуын гына телисе кала.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: