Шәһри Казан

Якташыбыз ирләр ролен иң яхшы башкаручы булды

Быелгы ХI Халыкара мөселман киносы фестивалендә 25 илдән 51 фильм катнаш­ты. Фестиваль программасы җиде урында күрсәтелде.

«Родина» кинотеатры унике мең тамашачыны кабул итте. ­Россиянең халык артисты Владимир Меньшов җитәкләгән жюрида Россия, Казахстан, Үзбәкстан, Латвия, кинематографистлары һәм Татарстаннан Рәшит Ягъфәров бар иде.
К атнашучыларга бүләк ителгән сыннар быел башка елларныкыннан аерылып тора. Мөселман киносының төп бүләгенең дизайнын Фешин исемендәге сынлы сәнгать училищесы студенты Рәмзия Хәйретдинова эшләгән. Сөембикә манарасы һәм татар милли бизәкләре төшерелгән истәлек­ле бүләкне Санкт-Петербургта алтынга манылган металлдан койганнар.

Жюри әгъзалары фестивальдән канәгать калдылар. Аның рәисе Владимир Меньшов журналистлар белән очрашуда үз фикерләрен җиткерде.

- Без һәрвакыт могҗизалар көтәбез, әмма кайчакта көткәннәр акланмый. Бу юлы юкка булмады. Рухи кыйммәтләрне алга сөргән әсәрләрне күреп сөендек. Киноның киләчәге мөселман кинематографистларына бәйле. Европа кинематографлары тормыштан читкә китте. Алар әкият чыгару белән шөгыльләнә. Соңгы вакытта Америка фильмнарының 50 проценты җинаятьтән тора. Мөселман киносы халыкка якын. Алар тормышны күрсәтә, тамашачы анда үзен күрә. Аз гына акчага да шундый фильмнар төшерергә мөмкин икән. Казанга үзенең зур киностудиясен булдырырга кирәк. Мәсәлән, Иранда кино сәнгате алга киткән. Аларны дөньяда яхшы беләләр,- ди ул.
Латвиядән килгән артист Мирдза Мартинсонега да мөселман киносында барысы да ошаган. Бигрәк тә ирләр һәм хатын-кызлар арасындагы мөнәсәбәтләр.

Жюри бәяләгән фильмнар кичен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында игълан ителде.
Кинематографияне үстергән өчен ТӨРКСОЙның махсус бүләгенә Рабит Батулла әсәре буенча төшерелгән «Рудольф Нуриев. Рудик» фильмы лаек булды.

Классик әсәрне популярлаштырган өчен махсус дип­ломга «Татарстан - Яңа гасыр» телевидениесе ия булды. Аны тапшырганда, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев: «Татар дөньясы түгәрәк булса да, аның китеге бар иде. Безнең кино сәнгатебез дөньяга чыгарлык түгел иде. Хәзер татарның рухи байлыгы түгәрәкләнде», - диде. Жюриның махсус бүләге Таҗикстанның «Белый воробушек» һәм Башкортстаннан Айнур Аскаровка «Ни пуха, ни пера» фильмына бирелде. Казан шәһәре мэрының махсус бүләген Татарстан егетләре Фариз Әхмәтов белән Степан Белов төшергән «Под знаком любви» фильмы яулады. Ул композитор София Гобәйдуллинага багышланган.
«Тулы метражлы документаль фильм» төрендә Денис Красильниковның «Война непрощенных» фильмы җиңү яулады. Анда күренекле режиссер Фәрит Бикчәнтәев тә катнаша.

Реклама

Анимацион фильмнар арасында Иранның «Когда я был маленьким» дигән картинасы җиңүче дип табылды. «Кыска метражлы уен фильмы» төрендә Салават Юзеевның «Хлопнул дверью и ушел» картинасы җиңү яулады. Һиндстанның «Имена неизвестны» фильмын төшергән оператор «Иң яхшы оператор эше» дип бәяләнде.

«Ирләр ролен иң яхшы башкаручы» төрендәге бүләк Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахмановка тапшырылды. Мәскәүдән Мария Машкова «Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы» буларак танылды.

«Иң яхшы сценарий» төрендәге бүләкне Таҗикстанның «Учитель» һәм Иракның «Лицо в пепле» фильмнары бүлеште. «Иң яхшы режиссер эше» төрендәге бүләк Иранның «Без границ» фильмы өчен тапшырылды.

«Иң яхшы уен фильмы» тө­рендә Кыргызстанның «Курманжан Датка Королева Гор» фильмы җиңү яулады. Ул фестивальнең иң зур бүләгенә ия булды. ­­В. Мень­шов Кыргызстанда кино сәнгатенә җитәкчеләр тарафыннан зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Президентның махсус бүләгенә Мисыр, Норвегия, Франция илләренеке булган «Прошлое вернется» дигән кино ия булды.

Фестивальнең ябылу тантанасына Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин килгән иде. Дин әһелләре арасыннан гына җитәкчеләр күренмәде.
Камал театры сәхнәсендә ул кичне Дмитрий Харатьян, Дмитрий Певцов һәм Семен Стругачев, театр һәм кино артистлары чыгыш ясады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: