Шәһри Казан

Якты кеше (тәрҗе­мәче Марат Абдулла улы Хәйруллин турында)

... 1990 еллар башы ниндидер зур үзгәрешләр көтү, бил­гесез тоемлаулар белән тулы иде. Рәсәйдәге гауга, Татарстанда­гы милли күтәрелеш, СССРда безнең гомердә булмаган сәяси уеннар күңелләрне алгысытты, хәтта Горбачев «перестройка»сы да әллә ни какшата алмаган торгынлыкны актарып атты. Йөрәк җилкенә, зур-зур эшләр майтарасы килә. Инде Буа редакциясенең бинасы да төзелгән, Ленинград...

... 1990 еллар башы ниндидер зур үзгәрешләр көтү, бил­гесез тоемлаулар белән тулы иде. Рәсәйдәге гауга, Татарстанда­гы милли күтәрелеш, СССРда безнең гомердә булмаган сәяси уеннар күңелләрне алгысытты, хәтта Горбачев «перестройка»сы да әллә ни какшата алмаган торгынлыкны актарып атты. Йөрәк җилкенә, зур-зур эшләр майтарасы килә.
Инде Буа редакциясенең бинасы да төзелгән, Ленинград Югары партия мәктәбендә белемнәр дә арттырылган, «Байрак» исемле газетабыз республика, район басмалары конкурсларында призлы урыннар да алган...
Шундый иләс-миләс вакытта, 1990 елның җәендә Хәлим Габдулла улы Гайнуллин Казанга, үзенең җитәкчелегендә яңа оешып килгән «Шәһри Казан» газетасына эшкә чакырды. «Бу газета - башкалабызның татар телендә чыгачак беренче басмасы, «Вечерняя Казань»га альтернатива да булачак. Бик зур эш башлыйбыз, иң зыялыларны гына җыям», - диде ул. Июльдә ял аем иде, күреп-танышып кайтыйм дип, Казанга килдем. Редак­тордан башка, редакциядә өч-дүрт кенә кеше икән әле, барысы да бишенче каттагы бер бүлмәгә сыеп беткән.
Ишекне ачып, башымны тыгуга:
- Чәй эчәсезме?! - дигән мөлаем тавыш ишеттем, ә хуҗасы күренми. Ул да булмады, шкаф артыннан бик җыйнак гәүдәле кыз бала килеп чыкты. Газетаның секретарь-машинисткасы Сания Тумакаева икән. Ә түр башында инде мин танып белгән Әхәт Гаффар һәм алып гәүдәле тагын бер ир-ат утыра. Алар белән киң елмаеп күрештек.
- Монда шулай килгән һәр кешегә чәй эчерәләрме?
Таныш түгел абзый - тәрҗе­мәче Марат Абдулла улы Хәйруллин булып чыкты. Ул бары­быздан да уздырып елмая, йөзеннән үзенә бер төрле нур балкып тора. Әле монда килеп җиткәнче булган дулкынлануым юып алгандай юкка чыкты. Чәй эчтекме-юкмы, анысын хәтерләмим, ә «мондый ачык, гади кешеләр белән эшләп булыр, мөгаен, тәвәккәлләргә кирәк!» - дигән уй күңелдә уелып калды.
Озакламый бер гаилә булып эшли дә башладык, коллекти­выбыз бик тиз үсте, тәҗрибәле журналистлар, күренекле язучы­лар килде. Тәрҗемәчеләр төркеме оешты, аны Марат Абдулла улы җитәкләде. 17 август көнне газетаның беренче саны дөнья күрде. Ул милләтебезнең яраткан төсендә - яшел буяу белән һәйбәт кәгазьгә басылды һәм, 30 август көнне Республикабыз суверенлыгы турында Декларация дә кабул ителгәч, тиз арада сувенир-бүләк булырлык номерга әйләнде. Күпләрдә ул әле дә саклана һәм анда Марат абыйның бик саллы, бик мәгънәле бер­ничә мәкаләсе дә бар.
Коллективка беренчеләрдән булып, инде зур тәҗрибә туплап, төрле югары оешмаларда эшләп килгән Марат Хәйруллин баш-­аягы белән эшкә чумды. Татар тарихын һәм әдәбиятын яхшы белгәнгә, үзе дә менә дигән шигырьләр язганга, аңа һәр тема җиңел бирелә сыман иде. Иҗат итүнең татлы газабын ул үзе һәм иң якын кешеләре - сөекле җәмәгате Миләүшә ханым һәм балалары гына белгәндер инде. Ничек булса да, аның тәрҗемә материаллары коеп куйгандай, чын татарча килеп чыга иде. Һәрхәлдә, мин газета планлаштыруларда тәрҗемәгә нинди дә булса тәнкыйть фикерләре әйтелүен хәтерләмим, ә ул чорда әлеге «пятиминуткалар», ай-һай, җанлы уза иде.
Журналист-­язучылар газета эчтәлегенә, сүз сыйфатына килгәндә, берәүгә дә ташлама ясамады, кайчакта шактый каты әйткәләшәләр дә иде. Тик Марат Абдулла улы гына бер чыгышында да, берәүгә карата да авыр сүз әйтмәде, киресенчә, һәрвакыт елмаеп, бик җитди, төпле фикерләрен дә тыныч кына, хәерһахлы итеп җиткерә белде. Шуңа да коллектив күңелендә якты бер образ булып калды, аны сагынып яшәдек...
«Булып калды» дим, баксаң, аның күркәм иҗатын, төгәл тәрҗемәсен без генә түгел, бик югарыдагылар да күргән булып чыкты. Ел үтәр-үтмәс Марат Хәйруллинны Беренче Президентыбыз аппаратына тәрҗемәче итеп алдылар. Шулай итеп ул республикадагы реаль ике теллелекне «Телләр турында» Закон кабул ителүдән күпкә алда - 1991 елның җәеннән үк тормышка ашыра башлады. Ә юл ярып бару һәрвакыт бик авыр эш ул.
Президент Аппараты Кремльнең калын диварлары эчендә, милиция сагы астында, ә без газетада, халык арасында булгангамы, Марат абый белән элемтәләр беразга өзелеп торгандай итте. Ләкин, Ходайның рәхмәте диярсең, үземә дә 1996 елдан аның юлыннан китәргә туры килде -республикабыз парламентына, ул чактагы Югары Совет аппаратына тәрҗемәчеләр секторы мөдире итеп алдылар. Менә монда инде ешрак аралаша башладык - йә ул, йә мин киңәш сорап шалтырата идек. Ул берничә тапкыр сессияләргә килде, мин дә, кабул ителгән законнар тәрҗемәсендә берәр үзгәреш булганда, Кремльгә баргач, Марат абый янына керми китми идем. Ул яше буенча да, биләгән урыны буенча да олы булуга карамастан, һич зурая, һавалана белмәде. Кочаклашып күрештек, үзем тартучы булмасам да, аның белән, качып-посып дигәндәй, берәр сигарет та суыра идек әле.
Шулай итеп, тагын ун ел үтеп китте. Соңгы вакытларда очрашканда Марат абый: «Их, бергә эшләсәк, җиңелрәк булыр иде, үземә генә бик авыр», - дия иде. Чыннан да, ул шактый үзгәрде, йөрүе авырайды. Бер тапкыр, хастаханәгә барганда, аның биредә дә зур-зур материаллар тәрҗемә итеп ятуын күрдем. Әйе, эше бик җаваплы, барысы да сәгате-минуты белән башкарылырга тиеш, ә бу нервларны шактый какшата торган нәрсә. Марат Абдулла улы бар нәрсәне йөрәгенә бик якын кабул итә, эшендә аз гына чатаклык килеп чыкса да, бик борчыла иде. Үзем дә Дәүләт Советындагы синхрон тәрҗемәгә авырсынып карый башлаганга, мин аны яхшы аңладым.
Марат абый үзе янына чакыруларны һаман ныграк кабатлагач, инде югарырак башлыклары белән дә сөйләшенеп куюын хәбәр иткәч, мин аның янына күчәргә булдым, авырлыкларны бергәләшеп җиңәргә җиңелрәк булыр, дип уйладым.
Ни булса булды, 2006 елның беренче эш көне иртәсен без бер бүлмәдә каршыладык. Ул -тәрҗемәчеләр төркеме җитәкчесе, ә мин - гомуми бүлекнең баш белгече, шул ук тәрҗемәче инде. Баштагы шәптә аның бүлмәсенә өстәл куйдылар, ә 2-3 айдан кабинет та бирделәр. Минем «Жигули»ем булганга да, Казанның бер үк почмагында яшәгәнгә дә, эшкә бергә йөрдек, көне буе бергә идек. Тәрҗемә булмый торган арада сөйләшеп туймадык. «Шәһри Казан»дагы бергә булган хәлләрне дисеңме, Сабантуйда җырлашып утыруларнымы, без малай чактагы уеннарнымы, әнкәйләр авылда пешергән халык ашларынмы... Марат абый һәр темада судагы балык кебек йөзә, тәмле итеп сөйли, фикерләр кисешкәндә дә, һичкайчан каты бәрелми: «Әйе, мин дә шулай уйлаган идем аны», - дип, уңайлап җибәрә.
Коллективта да Марат Абдулла улын үз итәләр иде. Аңар­дан киңәш сорасыннармы, котлау-­сәламләүләр яздырып алсын­нармы, берсен дә кире бормый ич. Ә туган көннәрдә бер-бере­безне котларга кергәндә бүлек мөдире һәрвакыт аңардан сүз әйттертә. Туган телебездә шулкадәр матур итеп, күңелләргә сеңдереп әйтә ул, чыннан да, «мин дә шәп кеше икән», - дип уйлый башлыйсың. Шулай итеп, аның күңел яктысы, җан җылысы баш­каларга да күчә. Ә миңа игътибары тагын да зуррак, тәмле сүзенә өстәп, матди ярдәмне дә шактый күрдем. Машинада гел бергә килеп-китеп йөргәч: «Заправкасы беткәнче үк әйтегез, бензинны бергә салабыз», - дип кенә торды.
Бер генә нәрсәгә күндереп булмады, ничә тапкыр: «Марат абый, без күптән таныш ич инде, әйдәгез, «син»гә күчик!» - дисәм дә, һаман «Сез» дип эндәште, кече күңеллелек күрсәтте. Хәер, коллективтагы һәркем - олымы ул, кечеме, идарә башлыгымы, җыештыручымы - аңардан «син» дигән сүз ишетмәгәндер...
Йөткерүләре ешаеп, тынны буарлык каты була башлагач, Марат абый берничә тапкыр хастаханәдә ятып чыкты. Хәле нинди авыр булса да, ул һәрвакыт аякка басып каршылады, елмаеп сөйләшергә тырышты. Ә бер тапкыр реанимациядә булып чыкканнан соң, «теге дөнья»да булып кайтуын сөйләде. Анда нинди сихри музыка ишетүен, нинди аллы-гөлле нурлар күрүен шундый илһамланып тасвирлый, үзеннән дә нур бөркелгәндәй була. Шигъри күңеле иң куркыныч мизгелләрне дә шулай кабул иткәндер инде...
I класслы Дәүләт киңәшчесе чинындагы Марат Абдулла улын лаеклы ялга озатканда Татарстан Республикасы Президентының эшләр идарәсе коллективы тулы составта җыелды. Идарә башлыгы аңа Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатын укып тапшырды. Әйтүләренә караганда, Рәхмәт хатларын Минтимер Шәрип улы шәхсән үзе якыннан белгән, аеруча хөрмәт иткән кешеләргә генә тәгаенли. Ә Марат Хәйруллин аның белән Аппарат оеша башлаганнан бирле иң беренчеләрдән булып эшләгән зат иде...
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: