Шәһри Казан

Якты образның киндердә үз нуры

Сәгате, минуты алдан тәгаенләнгән көндәлек рәсми очрашуларга караганда, һич уйламаганда-юрамаганда була торганнары нигәдер һәрвакыт күңелне кузгатып җибәрүчән. Соңгы вакытта шундый очрашуларның берсе, мөгаен, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган рәссамы, ТР Мәдәният министрлыгының Б.Урманче һәм ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, рәссам Зөфәр Гыймаев остаханәсендә булгандыр. Кайсы гына остаханәгә кермә,...

Моңа кадәр дә Урманче, Хәсән Туфан, Сәлих Сәйдәшев, Гайшә Рахманкулова, Празат Исәнбәт, Нәкый Исәнбәт, Туфан Миңнуллин, Рафаэль Мостафин, Василий Аксёнов, Дания Нуруллина һәм Наил Дунаев кебек күп кенә мәшһүрләрнең портретларын эшләгән рәссамның мольбертында берьюлы ике эш төгәлләнеп килә. Икесе дә портретлар. Берсе - сәнгать дөньясында танылган шәхес - ТРның Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин. Икенчесе - бишмәт киеп, бүрек колакчыннарын төшереп бәйләп куйганын кем дияргә дә түгел. Шулай да әллә гел шуныкы төсле җыйнак ап-ак сакал-мыеклы булгангамы, нигәдер күршебез Лемуза апаның әтисе мәрхүм Зәки бабайга охшатып куйдым. Ул да шушындый ап-ак йомры сакаллы, эчтән якты кеше иде. Икеләнеп торуымны сизеп булса кирәк, ярдәмгә кылкаләм остасы үзе килде: «Г.Камал исемендәге академия театры артисты Әзһәр Шакировның әтисе ул...»
Менә бит ничек дип җанланып ук киттем. Шушында Яңа Ташлыяр авылы бабаен «очратырмын» дип кем уйлаган?!. Безнең Чуар Абдулдан 3-4 чакрым ераклыкта гына булган ул. Авыл урынында басу хәзер. Эреләндергәннәр. Шулай итеп, портреттагы Шәфыйгулла ага бик якын кеше булып чыкты. Күрше авыл бабае булудан битәр, авылдашым - эчкерсез, хәйлә белмәс мәрхүм Зәйтелҗинан апаның әтисе, чордашларым Инсаф белән Илһамның бабасы булып чыга ул. Чубар Абдулга кияүгә чыккан кызы Зәйтелҗинан янына Шәфигулла ага да килми тормагандыр. Үзен күреп белмим, шулай да бик киң күңелле кеше булгандыр. Югыйсә клубы гына түгел, бөтен авылына бер радиосы да булмаган кечкенә авылда кышкы озын кичләрдә авыл яшьләре кич утырырга дип аларга җыелырлар идеме икән?! Өй уртасында янган тимер мич җылысы гына түгел, хуҗаларның күңел җылысы да тарткандыр аларны. Әле яшьләр генәме? «Мин белгәннән бирле безнең өйдә хәерчеләр өзелеп тормады. Хәтерлим: әни шуларны ашатып-эчертеп, мунча кертеп, бетләрен яндырып чыгара иде. Гомумән бездән кеше өзелгәне булмады: авылга кайткан бер кунакны әнкәй чакырмый калмас иде», - ди Әзһәр ага Шакиров та, истәлекләргә бирелеп, үзенең «Язмыш» дигән китабында.
Кич утырган чакларда, дөнья күргән кеше, дип, бөтен баштан узганнарын кат-кат сорап сөйләтәләр Шәфыйгулла абзыйдан. Мичтән төшкән ут яктысында, ихтимал, җор телле кеше авызыннан сөйләнгән михнәтләр дә, бәлкем, маҗаралы кыйсса булып яңгырагандыр. Донбасста күмер чабулар да, Себер якларында урман кискәндә, черки сырып алып, ике көннән соң гына аңына килү дә - берсе дә калмый андый чакта. Зәхмәт сугып, аяксыз урын өстендә яткан хатынын, сукыр әнисен, ике яшь баласын карарга дип өйгә икенче яшь хатын алып кайтуы да тормышта олы сынау булгандыр аңа.
Әле күптән түгел генә очрашкач, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр ага Шакиров белән дә нәкъ менә шушы портрет уңаеннан Шәфыйгулла ага турында сөйләшеп тордык.
«Зөфәр Фоат улы әтиегезнең портретын эшли. Барып карамадыгызмы әле?» - дип кызыксынам Әзһәр агадан. Әлегә күрмәгән. «Автор атап чакырмагач, уңайсыз бит», - ди ул, үзенә хас тыйнаклык белән.
- Мин туганда әтигә - 53, әнигә 43 яшь булган. Шуңа да минем хәтеремдә ул ап-ак сакаллы, ап-ак чәчле, бер якка аз гына бөкрәеп торган кыяфәтле, җиңел сөякле, зәңгәр күзле булып уелып калган, - дип башлады Әзһәр ага сүзен. - Әле дә хәтеремдә, кышын урамда малайлар белән кар атышып уйныйбыз. Фазыл атлы малай: «Әдһәр, әнә бабаң килә»,- дип, бөтен урамга шәрран ярып, мине үртәргә тотынды. Мин үземчә кабат-кабат: «Ул минем әти», - дип исбатларга тырышам. Ул исә һаман үзенекен сөйли: «Бабаң инде, бабаң! Атаң булса, ул сугышта булыр иде. Безнең әтиләр, немецларны кырып, герой булды...» Икебез дә үзсүзле, якалашып ук китәбез. Безне көчкә аералар... «Мин шахтада сукыр атлар белән эшли идем», - дип сөйли иде әти. Мин исә: «Ул сукыр атлар анда ничек төшә иде соң?» - дип төпченәм. «Алар башта сукыр булмый, улым. Бер-ике ел эшләгәч кенә сукырая. Без аларга күмер төйибез дә әкрен генә алларыннан җитәкләп барабыз, алар арттан ияреп баралар», - ди. Мин шул сукыр атларны күз алдына китерәм дә сулкылдап елап та җибәрәм. Әни исә аны: «Төнгә каршы балага шуның ише әйбер сөйләмәсәң, әйтер сүзең беткәнме», - дип тирги башлый...
...Менә шундый кызыклы типаж, олы язмышлы авыл агаен тапкан рәссам. Хәер, рәссам гынамы?! Чалымнары, улы Әзһәр тудырган образларга да ятып-йогып, Камал театры сәхнәсенә ияреп менгән Шәфыйк ага әле ул. Үз гомерендә гамәл-гыйбадәт кылып, биш вакыт намазны калдырмый, яңгыр булсын, кар булсын - дүрт чакрым ераклыктагы Буралы авылына җомга намазына йөреп гомер иткән кешенең якты образы киндергә дә үз нуры белән иңә.
* * *
Озакламый бу эш Саранск шәһәрендә узачак Бөтенроссия күргәзмәсендә урын алачак. Хәерле сәгатьтә булсын!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: