Шәһри Казан

ЯШӘП ТӘ КҮРСӘТӘБЕЗ ИНДЕ!

Танылган драматург, «Микүләй дәдәйнең бөер ташы», «Хатын түгел - аждаһа», «Пуля», «Яшьлек хатам - йөрәк ярам», «Туй күлмәге - соңгы бүләгем», «Бәйрәмгалинең сыер тышавы», «Өзелгән йөзем», «Чукрак» кебек бихисап пьесалар авторы Данил Салихов мәзәкләр сөйләргә бик маһир. Тикмәгә генә артистлыкка укымаган икән! Кайчандыр ул сөйләгән ике мәзәкне (аларны ул үзе,...

Реклама

Танылган драматург, «Микүләй дәдәйнең бөер ташы», «Хатын түгел - аждаһа», «Пуля», «Яшьлек хатам - йөрәк ярам», «Туй күлмәге - соңгы бүләгем», «Бәйрәмгалинең сыер тышавы», «Өзелгән йөзем», «Чукрак» кебек бихисап пьесалар авторы Данил Салихов мәзәкләр сөйләргә бик маһир. Тикмәгә генә артистлыкка укымаган икән! Кайчандыр ул сөйләгән ике мәзәкне (аларны ул үзе, булган хәлләр, ди) укучылар игътибарына тәкъдим итмәкче булам.
Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә бер авыл агаен (без аны, әйдә, Мирзәкәй, диик) мәктәпкә - балалар белән очрашуга чакырырга булганнар. Ләкин агайның әлеге очрашуга килергә бер дә исәбе юк ди. Үз туксаны туксан икән моның - бармыйм-килмим, беркая да йөрмим, бетте-китте, вәссәләм! Нишләргә икән инде дип аптырашып торган бер мәлдә, ветеранның холкын яхшы белгән бер укытучы болай дип әйтеп куя:
- Аракысыз беркая да аяк атлыйсы кеше түгел ул! Аның янына көтү чыгар алдыннан барырга кирәк. Шул вакытта гына аек була.
Алайса бу эш сиңа йөкләнә, дип, ветеран агайны мәктәпкә алып килергә әлеге укытучыны ризалаштыралар.
Бара бу укытучы ветеран янына. Хәлне аңлата. Агай башта карыша, билгеле. Бармыйм, бетте-китте, ди. Укытучы аңа «телачтыргыч» шешәне күрсәтеп ала. Салып бирсәң, барам, ди агай. Очрашудан соң - шешә синеке, ди аңа укытучы. Хәле бик үк шәптән булмаган агайның куелган шартка ризалашмыйча хәле юк - бара бу мәктәпкә. Үзен көтә-көтә көтек булган балалар каршына чыгып баса да сөйли башлый Мирзәкәй агай:
- Менә, балалар, коточкыч сугыш бара, име... Фәлән-төгән итим... Авызларын...
- Мирзәкәй абый, зинһар, сүгенмәгез инде. Каршыгызда балалар бит! - диләр аңа.
Ветеран кисәтүне әллә ишетә, әллә юк - бик яман сүгенә-сүгенә сөйләвен дәвам итә:
- Нимесләр... кабер такталарын шулай итәсе нәрсәләр... перәме өскә киләләр! Майттити!..
- Мирзәкәй абый... Зинһар... балалар...
- Менә бервакыт... авызларын... кабер такталарын... шулай иткере... нимесләрнең танклары килеп чыкмасынмы! Аналарын... искә төшерим!..
- Мирзәкәй абый... балалар... балалар...
Ветеран агай, үзен бүлдергәнгә ачуы килеп, ярсуына чыдый алмыйча, әйтеп сала:
- Балалар... балалар... төкердем мин балаларга! Анаңны!.. Фәлән-фәсмәтән!.. Өскә килә бит ул танклар!.. Яффаймат!
Данилның икенче мәзәге мондый.
Кайсыдыр авылда дуңгыз караучы булып эшләүче, биш-алты баласы булган, аракы эчәргә яраткан бер ир белән хатын яшәгән. Бар чагында - бүредәй, юк чагында - шүредәй дигән шикелле көн күреп ятмышлары икән боларның.
Хезмәт хакларын алган көнне кибеттән төянеп, күтәренеп кайта икән ир белән хатын. Кайтуга, бөтен тәгам-ризыкны өстәлгә өеп-тутырып куялар ди болар. Ач балалар шундук кәнфит-прәнниккә ябырыла. Бераздан, тамаклары туйгач, алар бер тешләп ташланган прәнникләрне аяк астында типкәләп йөртә башлый...
Икесенә берәр стаканны кәгеп алгач, хуҗа кеше, канәгать елмаеп, хатынына болай дигән, имеш:
- Яшәп тә күрсәтәбез инде, име, карчык?!
Ике-өч көн дә үтми, акчалары бетә боларның. Балалар, карават асларында аунап яткан прәнник кисәкләренең соңгысын эзләп табып, тагын ни ашарга икән дип эзләнеп йөргән мәлдә, хуҗа белән хуҗабикә, башларын тотып, сытык чырай белән өстәл янында утыра икән. Шулвакыт хуҗа кеше күз кырые белән генә хатынына карап алган да, авыр сулап, сүгенеп җибәргәнен сизми дә калган ди:
Тормышмыни бу... фәләнем!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: